Дөгеле-сырлы шарчыклар кабымлыгы
"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән дөгеле кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: ярты стакан дөге, 2/3 өлеш кукуруз, 5 йомырка, 250 грамм краб таякчыклары, 200 грамм сыр.
Тавык ите шулпасында ярты стакан дөгене пешерәсе. Дөге белән краб таякчыкларын, йомырканы иттарткычтан чыгарырга. Шул массага кукуруз салып, майонез белән болгатырга һәм вак-вак түгәрәк шарчыклар ясарга. Тәлинкәгә куйганчы вак кыргычтан уылган сырда тәгәрәтеп алырга.