news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөге ябышкак булып пешмәсен өчен нишләргә?

Дөге пешерү өчен калын төпле кәстрүл алыгыз.

news_top
Дөге ябышкак булып пешмәсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Дөгене дөрес итеп пешерсәң, ул таралып китә, тәмле була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Башта дөгене салкын суда юып, артык крахмалын бетерегез. Дөге шул крахмал аркасында ябыша.

Дөге пешерү өчен калын төпле кәстрүл алыгыз. Анда су да, ризыклар да тигез җылына.

Пешергәндә кәстрүл капкачы ябык булырга тиеш. Шулай ук дөгене болгаткалап тормау хәерле. Болгатканда тагын артык крахмал бүленеп чыга.

Ярма пешеп җитәр алдыннан кәстрүл капкачын ачып куегыз, тәмләткечләр салып җибәрегез. Бу бер кашык зәйтүн мае, башка тәмләткечләр булырга мөмкин. Нәкъ менә шулар нәтиҗәне беркетеп, таралып китә торган ризык ясауга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар