news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөге һәм җимешләр белән тутырылган кабак

Көз көне кабак күп була. Әлеге рецепт белән әзерләнгән ризык файдалы һәм тәмле була.

news_top
Дөге һәм җимешләр белән тутырылган кабак
Алсу Сәлимҗанова

Кирәкле ингредиентлар: 1 зур булмаган кабак, 3 аш кашыгы дөге, 5 кара җимеш, бер уч йөзем, 1 чәй кашыгы бал, 1 аш кашыгы ак май, тоз.

Кабакның эчен алып аннан капкачлы савыт ясыйбыз. Эчен угычтан чыгарабыз. Җимешләрне юабыз. Дөгене әзерлибез һәм бераз гына бүрттереп алабыз.

Бөтен ингредиентларны бутыйбыз, бераз гына бал салабыз. Барысын да кабактан ясалган савытка тутырабыз. Өстенә ак май салабыз һм капкачны ябабыз. Алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 45 минут пешерәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар