Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөге белән күрәгәдән десерт

Чәй янына менә шундый туклыклы һәм тәмле, күрәгәле һәм чикләвекле дөге десерты рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Дөге белән күрәгәдән десерт
Сөттә баллы дөге боткасы пешерергә. Ботканы ике өлешкә бүләргә, берсе ак кала, икенчесенә зәгъфран (шафран), 2 йомырка сарысы һәм 1 стакан йогырт салырга һәм болгатырга. Ботка матур сары төскә керәчәк. 


 
Тирән эчле тәлинкәгә ингредиентларны катлап салабыз:   
1 кат – ак дөге боткасы;   
2 кат – каймак;
3 кат – песта (фисташка);   
4 кат – сары дөге;   
5 кат – күрәгә, йөзем, миндаль.
Шулай итеп ботканы катлап салып бетерергә. 

  

160-170 градуска кадәр кызган мичтә уртача 1 сәгать пешерергә.  Десерт суынгач, кура җиләге сиробы сибәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100