Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы»на менә кемне алырга кирәк» – Диләрә Илалетдинова кызыклы видео төшергән

news_top_970_100
«Мунча ташы»на менә кемне алырга кирәк» – Диләрә Илалетдинова кызыклы видео төшергән
Социаль челтәрләр

Җырчы Диләрә Илалетдинова кызыклы видеолар төшереп, социаль челтәрдә уртаклашып тора. Халык аның видеоларын ошата.

Җырчы бу юлы «Мунча ташы» театрының элеккеге артисты Ульяна Князова чыгышын «кабатлаган». Анда хатыннарына бүләк бирә белмәүче ирләр темасы күтәрелгән.

«Тиздән 8 Март, шулай була күрмәсен, кызлар», – дип теләгән җырчы.

«Соң син… Берәр заман берәр нәрсә бүләк иткәнең бармы? Нинди кием алганың бар? Әнә күрше хатыннары «шинель» генә киеп йөриләр, ди, аяк киемнәре дә «крестьянныкы». Ә син нәрсә бүләк итәсең миңа? Эт тә бет, черт та мурт, крокодил», – дип сөйли җырчы, Ульяна Князева чыгышын кабатлап.

«Әй бәгърем, акча синдә бит, ал. Син матур киенсәң, ямьсезләнәсең бит. Бәгърем, иң мөһиме – мин бит сине шундый яратам, почти...» – ди «Мунча ташы» артисты Искәндәр Мотыйгулла.

«Сөбханаллаһ! Шулкадәр һәрбер сүзгә авызны туры китерәсез. Кыланмышларыгыз да Ульяна Князованыкы. Суйган да каплаган инде», – дип сокланган видео караучы апа.

«Актриса», «Килештереп уйныйсың», «Берәр кинода төшәргә кирәк сиңа», «Мунча ташы»на менә кемне алырга кирәк», – дигән комментарийлар да бар.

«Мунча ташы» бу актрисадан башка «ял итә». Диләрә, бәлки үз театрыңны оештырырсың», – дип идея дә биргәннәр.

«Тач Ульяна Князова булган бу» дип язучыга «Ул берәү генә, аны уздырып булмый», – дип җавап язган Диләрә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 апрель 2023
    Исемсез
    Молодец 👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100