news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чыршысы да тора, аны Яңа елга барыбер куясы»: Данир Сабиров әтисендә кунак булган

news_top
«Чыршысы да тора, аны Яңа елга барыбер куясы»: Данир Сабиров әтисендә кунак булган

Данир Сабиров, әнисен туган көне белән котлап, туган якларына кайтып килгән. Ул Азнакай районының Сәпәй авылында яшәүче әтисе йортында да гаиләсе белән кунак булган.

«Әтинең йокы бүлмәсе. Патриот йокы бүлмәсе. Җир йөзендә нинди грамоталар бар – тезеп куйган. Безнең әти артыгын эшләргә яратмый, чыршы да тора, аны барыбер куясы бар Яңа елга. Ёлка булып тора, тора ул, торсын», – дип шаярта Данир.

«Минем өчен иң сәер һәм иң уникаль персонаж ул – әти. Мин аны яратам һәм ничек бар, шулай кабул итәм. Ул ничек һәм кем белән яшисе килә, шулай яши дә. Сабантуй вакытында Яңа елны бәйрәм итә ала, һәм киресенчә. Гаҗәеп кеше. Без Григориан календаре буенча яшәсәк, аның үзенеке – Исламбай календаре», – дип уртаклашкан Данир Сабиров әтисе турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар