Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024: Казан Яңа елны каршы алырга ничек әзерләнә – кайларда чыршы шәһәрчекләрен карарга?

Казан мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә район башлыклары үзләренең ведомство карамагындагы территорияләрнең Яңа ел бәйрәмнәренә ничек бизәләчәге һәм шәһәр халкын нинди чаралар көтүе турында сөйләде.

news_top_970_100
2024: Казан Яңа елны каршы алырга ничек әзерләнә – кайларда чыршы шәһәрчекләрен карарга?
Фото: kazved.ru

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов район территориясендә 70тән артык бәйрәм чарасы планлаштырылуы турында сөйләде. Алар арасында ул махсус хәрби операциядәгеләрнең балаларына меңнән артык бүләк тапшырылачагын, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел тамашаларын әйтте.

Районнарда 43 чыршы шәһәрчеге эшли башлаячак. Төп чыршы шәһәрчеге «Крылья Советов» паркында 24 декабрьдә ачыла. Монда 20 метр биеклектәге чыршы совет стилендә бизәләчәк.

Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов аларда 12 чыршы шәһәрчеге генә булачагын сөйләде. Ә төп мәйданчыклар тематик итеп бизәләчәк. Алар экологик яшәү рәвешенә багышланачак. Анда икенчел чималны аерым җыю өчен урналар урнаштырачаклар һәм экологик агарту мастер-класслары үткәрәчәкләр. Химиклар мәдәният йорты янында урнашкан «Наратлык» паркында, калдыкларны эшкәртүне популярлаштыру өчен, икенчел чималдан Яңа ел чыршылары конкурсы узачак.

«Быел без барлыгы 150 урынны бизәргә уйлыйбыз. «Наратлык» паркында яңа бизәлеш барлыкка киләчәк, аның темасы – балачак хатирәләре. Яңа ел бәйрәме символларын, иске мультфильмнардан һәм әкиятләрдән кадрлар кулланачакбыз, алар халыкны күңелле балачакның тылсымлы атмосферасына чумдырачак. Традиция буенча паркта шугалак оештырылачак, тематик фотозоналар һәм Яңа ел ярминкәсе ачылачак», – диде Миронов район хакимиятенең планнарын ачып.

Вахитов һәм Идел буе районнарында инде 16 метрлы төп чыршы куелган диярлек. Район администрациясе башлыгы Альберт Салихов әйтүенчә, ул барлык шәһәр халкы өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Аның конструкциясе җылы ак төсмерләрдәге кар бөртекләреннән ясалачак. Шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарында җәмәгать транспорты тукталышлары, кар җыю машиналары, бина фасадлары бизәләчәк.

Бу кышта гына Павлюхин урамында Назарбаев урамы белән киселештән җәяүлеләр күперенә кадәр «Халев» тукталышында «Йолдызлы күк» светодиодлы гирляндалары барлыкка киләчәк. Ә шәһәрнең үзәгендә, Иске Татар бистәсендә, яңа арт-объект – хәситә милли бизәге булдырылачак. Аны рәссам Илнур Сиразиев «туристик код» федераль программасы кысаларында эшләгән. Хәситәне Татарстан урамы, 7нче йорт фасадында күрергә мөмкин булачак.

Казанның иң зур районы булган Совет районы да Яңа елга якты иллюминация белән балкып керә. Ул райондагы 91 күп фатирлы йортның фасадларын бизәячәк. Ә «Светлая долина» паркында беренче тапкыр чыршы шәһәрчеге барлыкка киләчәк. Биредә 40 меңнән артык кешегә исәпләнгән сәхнә һәм мәйданчык оештырыла, чөнки тирә-якта күп төрле торак комплекслары урнашкан.

Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов бәйрәмнәргә әзерлек буенча зур планнарны күрсәтүче гомуми саннар турында сөйләде: «Район территориясендә барлыгы 45 яңа ел мәйданчыгы, шул исәптән 19 чыршы шәһәрчеге эшләячәк, шуларның дүртесе төп мәйданчыклар булачак. Каникулларда 100дән артык чара уздыру планлаштырыла».

Моннан тыш, районда берничә мәйданчыкта узган Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар яратып өлгергән «Яңа ел экспрессы» урам театры чыгыш ясаячак, «Яңа ел хобби-бокс» проекты үз эшен дәвам итәчәк, барысын да совет клоуны шатландырачак.

Утырышны үткәргән Казан мэры Илсур Метшин 15 декабрьгә шәһәрне Яңа елга бизәү буенча барлык эшләрне тәмамларга кушты. Якынча әлеге көннәрдә бик күп туристларның килүе көтелә. Димәк, киләсе атнада Татарстан башкаласы үзенең бөтен балкышында булачак. Шулай ук шәһәр башлыгы Казаннан махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең балаларына бүләк тә бирергә, игътибар да күрсәтергә кушты.

2024 елны каршы алганда кайларда ял итеп була?

Гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәгендә. Монда – Россиянең иң зур чыршыларының берсе, зур медиаэкран, һәрвакыт төрле музыка яңгырап тора.

«Черек күл» («Черное озеро») паркы – шулай ук бер дигән урын. Анда тимераякларны прокатка алып була. Башка урыннардан аермалы буларак, биредә 31 декабрь төнендә дә тимераякны прокатка бирәләр. Шулай ук бозда музыкаль шоулар уза.

Кремль яр буенда да каток эшли. Шулай ук анда Кыш бабай белән «сөйләшергә», кафеларда утырырга була. Бауман урамы да бәйрәмчә бизәлә.

Матур итеп бизәлгән урыннарның берсе – Ирек мәйданы.

Горький паркында «Казан чаналары» дип аталган кышкы фестиваль эшли. Шәһәр кешеләре үз куллары белән, фантазияләрен эшкә җигеп ясаган чаналарда шууларын карау – кызыклы күренеш.

Урицкий паркында кар бабайлар фестивале уза. «Крылья советов»та 1 гыйнварда совет чорын хәтерләткән ретро-карнавал уздыралар. Бәйрәм үзе «Голубой огонек» форматында уза.

Казан паркларының берсендә Гарри Поттерга багышланган турнир узачак, дип хәбәр ителде, әлегә кайсы парк икәнен тәгаенләмәделәр.

Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомольское»да («Бассейн») гыйнвар башында моржлар бәйрәме уза. Зәңгәр күлдә исә дайвинглар 31 декабрьдә күл төбенә чыршы урнаштыра. Бу көнне суда йөзәргә теләүчеләр өчен яр буенда палаткалар урнаштырыла.

«Туган авылым»да Яңа елны татар бизәкләре белән уздырырга мөмкин. Иннополиска барып чыксагыз, боланнар һәм этләр җигелгән чаналарда узыш, цирк шоуы, оливье ашау буенча конкурста катнашырга була.

Һәр театрда күңел ачу чаралары куелачак.

Кырлайдагы «Кыш бабай резиденциясе» исә интерактив уен тәкъдим итә.

«Казанские ведомости»дан тәрҗемә ителде. Авторы: Дмитрий Смирнов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100