Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыннан да үтерергә җыенамы?» «Miss Maxim» финалына чыккан кызны ире вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Чыннан да үтерергә җыенамы?» «Miss Maxim» финалына чыккан кызны ире вәхшиләрчә үтергән
"Татар-информ" архивы

«Miss Maxim» һәм «Мисс Россиянка-2019» бәйгеләрендә финалга чыккан 31 яшьлек Ольга Ч.ны ире вәхшиләрчә үтергән. 31 яшьлек Александр Ч. Пермьдә туган. Ольга белән Александр 3 ел элек социаль челтәрләрдә таныша. Бу вакытта Александр төрмәдә утыра. Ул иреккә чыккач, алар очраша башлый. Башта бар да яхшы була, аннары Александрның криминаль яшәү рәвеше Ольганың тормышына комачаулый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Аның, имеш, төзүчеләр бригадасы бар. Саша заказчылардан акча ала, ләкин эшне башкармый, ә Ольга шуңа борчыла. Аңа социаль челтәрләрдә ачулы хатлар язалар, «безнең акчага яшисез» диләр. Ир белән хатын талаша, ләкин Оля аннан китәргә курка. Ул аны куркытканмыдыр, белмим. 22 декабрьдә Ольга дус кызының фатирына качып китә, аннары Питерга билет ала», – дип сөйли Ольганың танышы Рөстәм.

Саша Ольгага берничә көн рәттән шалтырата, кайтырга сорый, кайтмыйсын аңлагач, соңгы очрашу турында үтенә. Ольганы җибәрергә әзер булуын, тик «нәрсәне дөрес эшләмәвен, хаталарны кабатламас өчен нишләргә кирәк» булуын аңларга теләвен әйтә. 29 декабрьдә Саша кунакханәдә номер ала, икенче көнне үк Питерга килеп җитә. Ир белән хатын кафеда очрашырга килешә.

«Оля өстәл янына килгәч үк, Саша аның битенә суга. Аннары гафу үтенә, утырырга сорый, башка тимәячәген әйтә. Ольга утыра, башка яратмавын, икенче кеше белән очрашуын әйтә. Саша моны ишеткәч, Оляга ташлана, буа башлый, кафе хезмәткәрләре полиция чакыра. Сашаны бүлеккә алып китәләр, Ольга өенә кайтып китә», – ди Рөстәм.

Александр үзе социаль челтәрләрдә язганча, ул полициядән качып киткән, аннары Оляны эзли башлаган.

«Саша Оляның адресын тапкан. Алар телефоннарын синхронлаштырган булган. Шуңа күрә Саша Оляның тору урынын ачыклый. Оля да Сашаның кайдалыгын күрә – ул Сашаның Интернетта пневматик пистолет эзләвен дә белеп ала. Үтерелүенә бер көн алдан Оля миңа язды: «Ул чыннан да мине үтерергә җыенамы?» – ди. Мин аңа өендә утырып торырга куштым. Үзем Пермьдә полиция бүлеге номерын эзләдем, Саша күзәтү астында бит. Аны ничек шәһәрдән чыгарганнардыр – әле дә аңламыйм. Мин номер таптым, тик трубканы алучы булмады. Сашаның элеккеге инспекторы да җавап бирмәде», – ди Рөстәм.

31 декабрьдә Рөстәм Оляга хәбәр яза, тик җавап булмый. Аннары ул социаль челтәрләрдә Александрның сәер постын күрә. Хәзер постлар юк, Ольганың битен дә Александр бетергән.

«Аннары Саша миңа үзе сөйләде – ул Оляны бер тәүлек буена подъездда көтеп утырган, Оля чыккач, пычак белән ташланган. Егермеләп тапкыр кадаган да качып киткән. Канга баткан Оляны күршеләре тапкан, хастаханәгә китергәндә, ул клиник үлем халәтендә була. Оля үлә, Сашаны икенче көнне хостелда тоткарлыйлар», – ди Рөстәм.

Рөстәм фикеренчә, вазифаи затлар битараф булмаса, фаҗига дә булмый калыр иде. Күзәтү астындагы кеше башка шәһәргә китүенә, кагыйдә бозган өчен аны төрмәгә утыртмауларына гаҗәпләнә.

Рөстәм сүзләренчә, Саша 15 яшеннән 14 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100