Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин башкаруындагы «Соңгы бию» җырының клибы чыкты. Әлеге җыр бик тиз арада тамашачылар күңелен яулап өлгергән иде. Олысы да, кечесе дә «соңгы бию»ен биеде.
Хәзер «Соңгы бию» клибы чыгу кабат тамашачыларны үз көенә бөтереп алды.
«Ун тапкыр карадым. Карап туя алмадым. Сез нинди матурлар һәм романтиклар»;
«Клип бик зәвыклы төшерелгән, җитмәде генә. Бу клипны карагач, җирдә әллә чынлап та мәхәббәт бар инде дип уйлыйсың»;
«Клип искиткеч. Йөрәккә үтеп керә торган»;
«Әллә бу клипның көче мәхәббәттә инде», – дип хисле комментарийлар калдырган клипны карарга өлгерүчеләр.