
Шәһәр перинаталь үзәгендә «корольләр игезәге» туды, дип яза Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин телеграм-каналында.
«Бу – Корнеевлар гаиләсе өчен шатлыклы вакыйга, һәм безнең табиблар өчен гаҗәеп клиник очрак. Безнең заманда игезәкләр – сирәк хәл түгел. ЭКО программасы актив кертелгәннән соң, күп яралгылы йөклелек ешлыгы артты. Ләкин Корнеевлар гаиләсендә бу – икенче тапкыр рәттән «корольләр игезәге», һәм ул табигый юл белән булды. Бу – чын могҗиза.
Светлана – 5 бала анасы. Аның олы улы, 1 ел 8 ай элек туган игезәк кызы белән улы һәм менә тагын игезәкләре бар.
Бу зур һәм дус гаиләне икеләтә бәхетле вакыйга белән котлыйм. Аларга нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим», – дип яза министр.
- «Корольләр игезәге» – бер йөклелектән ир һәм кыз бала туу.