Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чын мәхәббәт ялгыш кына килеп чыга...» – Хәзер татар яшьләре кайда таныша?

Әби-бабаларыбыз су буйларына төшеп уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачканнар. Кошлар сайравын тыңлап, шунда үзләренең тиң ярларын тапканнар. Ә безнең яшьләр үз сөйгән ярларын ничек таба? Кайда танышалар? КФУның Филология институтында укучы Илзирә Хәйруллина «Интертат» өчен яшьләрнең танышу тарихларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Чын мәхәббәт ялгыш кына килеп чыга...» – Хәзер татар яшьләре кайда таныша?
freepik.com

«Танышуыбыз – кинолардагыча!»

Энҗе Рәхмәтуллина, Нияз Яруллин

Энҗе:

– Безнең мәхәббәт тарихы правага экзамен биргән вакытта башланды.Ул вакытта әле мин Нияз турында белмәгән дә идем.

Нияз:

– Мин Энҗене беренче караштан ук ошаттым, әмма аның янына килеп сөйләшергә оялдым һәм, дөресен генә әйткәндә, бөтен уем экзаменны әйбәт кенә тапшыруда иде. Экзаменнан кайткач, Арча һәм Теләчегә караган группалардан Энҗе эзләп тапмакчы булдым, әмма таба алмадым.

Энҗе:

– Безнең шул көннән соң күрешүебез нәкъ кинолардагы кебек булды. 1-2 атна узгач, күрше авылга дуслар белән күрешергә килдем. Иң кызыгы: экзамен биргән көнне кигән футболкамны киеп барган идем. Шул көнне ул да дус егетләре белән күрше авылга төшкән. Ул мине футболка буенча танып алып, танышырга уйлаган.

«Дуслык – мәхәббәткә әверелде»

Гөлия Гәрәева, Азат Хаматуллин

Гөлия:

– Безнең танышуыбыз дуслыктан башланды. Дуслык мәхәббәткә әверелде.

Азат:

– Гөлиягә беренче курс студентларына багышланган бәйрәмдә гримеркада игътибар иттем. Икенче көнне тулай торактагы дус егетләрем белән аларның бүлмәләренә кунакка бардык. Андагы атмосфера бер дә ошамады, һәм мин бүлмәдән чыгып киттем. Икебез дә беренче күрүдән үк бер-беребезне ошатмадык. Ләкин шул кызга күзем төшеп калды. Күзгә-күз күрешсәк тә, сөйләшми идек. Чөнки аның да, минем дә аралашырга кешеләребез бар. Яңа ел каникулларыннан соң, аралашу, күрешүебез ныгый башлады.

Гөлия:

– Бу вакытта аралашкан кешеләр белән юлларыбыз аерылды, һәм сизмәстән генә, Азат белән бер-беребезгә ияләшә башладык. Февральнең бер кичендә мин Азатка шалтыратырга уйладым.

Азат:

 – Мине борчымасыннар өчен, телефондагы бөтен тавышларны бетереп куясы килде, ә бетермәдем... күңел сизгән сыман. Берникадәр вакыттан соң Гөлия шалтырата. Алдым һәм шул ук мизгелдә аның янына машина белән очып килеп җиттем. Иң беренче машина штрафымны шул вакытта алган идем.

Гөлия:

 – Бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт һәм мәхәббәт хисе уянды.

«Сыналып килгән мәхәббәт»

Алия Гыйззәтуллина, Илмир Гыйбадуллин

Алия:

– Декабрьнең бер кичендә, кызлар белән кич чыгарга җыенганда, дуслыкка бер егет кушылды. Мин моны дусларга керттем, чөнки фотода матур егет иде. Шул ук минутта миңа «Hi» диелгән хәбәр килә. Мин моңа алай игътибар итмәдем. Кич чыккач: «Сәлам. Без танышмы?» – дип яздым.

– Без таныш түгел, ләкин таныша алабызмы? Һәм иртәгә кич чыга аласыңмы? – диде.

– Минем иртәгә укырга Казанга китәсе бар, – дидем.

– Алайса көтеп торам, икенче атнага күрешербез, – ди.

Мин көтмәс дип уйлаган идем, төрле егет бар бит. Бер районнан булсак та, моңарчы аның белән күрешкән булмады.

Килде, шундый буранлы көн. Минем Кукмарага чыршы карарга барасы килгән иде, Илмир әйтә, «әйдә алып барам» ди. Мин бер белмәгән кеше белән машинага утырып, Кукмарага чыршы карарга чыгып киттем. Шуннан соң «әйдә йөрик инде», дип аптыратты, мин аңа андый мөмкинлек бирмәдем, әзрәк булса да сынарга булдым. 1 атна буе мин Илмирны эчәме, тартамы икәнен, тәрбиясе ягыннан сынадым. Тәрбияле, акыллы, эчми, тартмый һәм кызлар белән йөрмәгән кеше булып чыкты. Мин аңа гашыйк булдым.

Илмир:

– Алияне «ВК»дан «Кукмор» дип эзләп таптым, һәм, нинди матур кыз икән дип, язарга уйладым. Аны күргәч, каушап калдым, һәм Алия үзе беренче килеп мине кочаклады.

«Чын мәхәббәт ялгыш кына килеп чыга»

Илинә Корнилова, Алмаз Садыйков

– Май айларында мин «Кольцо»дагы «Вкусно и точка»га эшкә урнаштым. Вакытлыча, безне Бауман урамындагы кафега эшләргә җибәрделәр. Бервакыт озаграк эшләргә туры килде, һәм Алмазларның сменасы эшкә чыкты. Мин кирәкмәгән эшне эшләп, безнең арабызда аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Алмаз килеп, мине ачуланып алды. Икенче көнне юри аны күрер өчен соңгарак калып эшләдем. Шул көнне үзе беренче килеп исәнләште һәм дусларча сөйләшә башладык. Ватсап группасында 420дән артык кеше арасыннан минем номерны табып алып, миңа үзе язды. Берничә тапкыр урамга йөрергә чакырды, шунда мин аның күзләренә, тавышына гашыйк булдым. Чын мәхәббәт көтмәгәндә, уйламаганда, ялгыш кына килеп чыкты.

«Кешене ярату – аның яшәешенә, күзләренә һәм гамәлләренә гашыйк булу»

Динә Нәҗметдинова һәм серле егет

Моңарчы «бер карауда гашыйк булдым» дигән сүзләргә ышанмый идем... Ләкин, бер караудан гашыйк булдым, гашыйк булу да түгел инде, миңа аның күзләре тәэсир итте, аларда мәгънә бар иде. Төгәл кайда танышканыбызны әйтә алмыйм. Ләкин, ул минем шул бер очрашудан соң ошаткан, миңа бүләкләр бирә, рестораннарга /кафеларга чакыра башлады. Безнең беренче очрашу театрда узды. Миңа 2 кешелек чакыру билеты биргәннәр иде, һәм шул көнне ул мине кафега чакырды. «Бара алмыйм, башка җиргә барам», – дидем, ул бер дә югалып калмады: «Мин дә барам театрга», – диде.

Шуннан мин:

– Ярар, театрда очрашырбыз, чакыруны шунда бирермен, – дидем.

Аның туганнары да шул театрда, бер рәт арттарак утырганнар икән, танып алганнар да:

– Абау, бу – безнең «племянник» түгелме соң? – дип шаккатканнар. Менә шундый маҗаралы хәлләр булды.

Бер 4-5 ай минем өчен ул – чын дус: кирәк җиргә алып бара, авыр вакытта ярдәм кулын суза торган кеше иде. Үзенә гел әйтә килдем «мин синең белән йөрмим» дип...

Шулай итеп бер-беребездән читләштек. 3 атна аралашмадык... Сагына идем, шул вакытта әлеге дустымны җаным-тәнем белән яратканымны аңладым. Шулай бер көнне урамга чакырды да:

 – Соңгы тапкыр сорыйм, йөрисеңме юкмы, әгәр җавап бирмәсәң, әниләреңнән кереп сорыйм, – диде.

Шулай йөреп киттек. Кешене ярату – аның яшәешенә, күзләренә һәм гамәлләренә гашыйк булу. Мәхәббәт кешегә дәрт бирә.

«Дусларыбыз уртак»

Зилә Төхфәтуллина һәм Руслан

– Егетем белән безнең дусларыбыз, без аралаша торган компанияләр уртак иде. Шулай итеп, дусларым кич утырырга җыеналар. Русланда да шул компаниядә. Бу очрашудан кайтырга чыкканда, дус кызларым такси чакырды. Мин таксига утырдым, анда минем яраткан музыка уйный башлады. Кинәт кенә, кафены узып барганда, карасам, ул басып тора, һәм такси туктый. Таксист аның дусты булып чыкты. Руслан машинага кереп утырды да миңа чәчәк бирде.

Нәтиҗә.

Егет белән кызның танышу урыннары – төрле. Я кафеда, я тулай торакта, я уку йортында, я урамда, я театрда, яисә социаль челтәрдә. Иң күбе – күзгә-күз карашып танышу, махсус танышу сайтлары да түгел. Хәзерге яшьләр тик ятмый. Социаль челтәрдә бер-берләренә язышып аралашу шулай ук нормаль күренеш, чөнки безнең кулыбызда гел телефон. Без аннан аерыла алмыйбыз, әмма, шул телефонга карап барып, тирә-юньгә күз салмыйча, үз бәхетебезне ычкындырырга да мөмкинбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100