Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыгырдан чыккан әйләнгеч»: ишегалдындагы аттракционда бала имгәнгән – видео

news_top_970_100
«Чыгырдан чыккан әйләнгеч»: ишегалдындагы аттракционда бала имгәнгән – видео
видеодан скриншот

Краснодардагы күп фатирлы йорт ишегалдындагы аттракционда бер бала имгәнгән. «Чыгырдан чыккан әйләнгечне» көч-хәл белән генә туктатканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әлеге вакыйганы күзәтү камерасы төшереп ала. Малай әйләнгеч-карусельгә баса, аннары әйләнә башлый. Әйләнә-тирәдә башка балалар уйный, өлкәннәр дә басып тора. Ләкин әйләнгечтәге баланың тизләнә-тизләнә әйләнүен беркем дә абайламый кала. Бер мизгелдә бала аяктан егыла, аннары аттракцион канатына эләгеп кала.

Әйләнгеч баланы берничә минут әйләндерә. Шуннан соң гына якындагы әти-әниләр килеп җитә һәм аттракционны тормозлый башлый.

«Бу котырган әйләнгечтә тагын гадәттән тыш хәл. Баланы ашыгыч ярдәм алып китте. Нинди травмалары бардыр – белмибез. Күз алдына китерергә дә куркыныч. Яхшы булсын, дип өметләнәбез», – ди биредә яшәүчеләр.

«КП» хәбәрчесе ачыклаганча, биредәге ата-аналар әлеге әйләнгечне алып ташлауны инде берничә тапкыр сораган. «Бу әйләнгечтә күпләр иминлек кагыйдәләрен үтәми. Әти-әниләрен тыңламыйлар, бик тизләнеп әйләнәләр. Бу малай беренчесе түгел инде. Башка балалар да башларын ярганнары бар», – ди Ирина.

Хәзер бу вакыйганы Тикшерү идарәсе өйрәнә, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100