Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыгып киткәнче, канлы кулларын юа». Күрше төбәктә әниле-кызлы ике хатынны үтергәннәр

news_top_970_100
«Чыгып киткәнче, канлы кулларын юа». Күрше төбәктә әниле-кызлы ике хатынны үтергәннәр
https://samara.sledcom.ru

Былтыр 26 декабрьдә Самара өлкәсендәге Волжский бистәсендә чит илдән килгән эшче ике хатын-кызны үтергән һәм Үзбәкстанга качкан. Аның шәхесен тиз ачыклаганнар, ләкин тоткарлау җиңел булмаган. Менә инде 2 атна аны полиция эзли, мәрхүмнәрнең туганнары исә ул бөтенләй җаваплылыктан качар дип курка. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, җинаять кылыр алдыннан, ир-ат якташы белән «салып» утыра. Исерек килеш йортка керә. Ул берничә ай элек бу йортта ремонт ясаган булган.

«Без аны үзебез ялламадык, безнең машина йөртүче 4 кешелек бригада тапты, алар плитка җәйде. Без аларны моңа кадәр дә, аннан соң да күрмәдек. Нигә ул нәкъ шушы йортка кергән? Акча бар, дип уйлагандыр», – ди мәрхүмнәрнең туганы Дмитрий.

Җинаятьче тәрәзәне ваткан һәм ишек биген ачкан. Тавышны ишетеп чыккан 74 яшьлек әбигә кул астына эләккән ишек тупсасы белән суккан. Әби канцелярия кайчысы белән сакланмакчы була, ләкин булдыра алмый. Җинаятьче әбигә пычак кадый, аннары йокы бүлмәсенә керә һәм әбинең 47 яшьлек кызын үтерә. Бу хатын каршы тора алмый, ул инвалид була.

«Аларны ник үтерергә? Әни акчасын үзе дә бирер иде. Димәк, ул үтерергә дип барган. Без бит 5 бала белән аңа 2 гыйнварда кунакка җыена идек. Әгәр шул вакытта без дә анда булсак? Ул бөтен кешене үтерер иде», – ди мәрхүмәнең кызы Татьяна.

«Ул бит чыгып китәр алдыннан кулларындагы канны юган. Аннары паспортын алырга кереп чыккан, нишлисен төгәл белеп эшләгән», – ди Татьяна.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, үтерүче тимер юл вокзалына бару өчен такси чакырган, ләкин аңа кирәкле поезд булмаган. Ул таксистлардан Мәскәү илтергә сорап караган, тик аны алып баручы табылмаган. Аннары ул аэропортка барып, Кыргызстан рейсына билет алган.

Тикшерүчеләр җинаять корбаннарының туганнары биргән генетик материалга экспертиза ясаганнан соң, бу кешенең Үзбәкстан гражданины булуын, 1988 елда тууын билгеләгән.

«Мин башта наркоманнардыр дип шикләндем. Тирә-юньдә андыйлар бар. Ләкин тикшерүчеләр, гастарбайтерлар ремонт ясамадымы, дип кызыксынды, без «әйе» дигәч, эзләү нәтиҗә бирде», – ди Татьяна.

Ләкин җинаятьче меңнәрчә километр ераклыкка китәргә өлгерә. Ул Кыргызстан һәм Үзбәкстан чиген җәяү чыккан. Андагы полиция бу кешене яшәү урынында тапмаган. Аны халыкара эзләүгә биргәннәр.

«Үзбәкстан ягына барлык мәгълүматны биргәннәр. Хәзер барысы да Үзбәкстан полициясеннән тора. Ләкин безгә аермачык әйттеләр – аны тапсалар да, Россиягә бирерләр, дип өметләнергә кирәкми», – ди Татьяна.

Мәрхүмнәрнең туганнары җинаятьчене Россиядә хөкем итүләрен тели. «Җәза бирелми калса, ул шундый схемада эшләргә мөмкин. Кемдер үтереп, таларга, аннары самолетка билет алып, башка илгә чыгып китәргә буламыни? Безнең очрак кына түгел, гомумән җәмгыятьтәге вазгыять турында әйтәбез», – ди Дмитрий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100