news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чыгарылыш сыйныф укучылары фаҗигале һәлак булган Камилланы искә ала

news_top
Чыгарылыш сыйныф укучылары фаҗигале һәлак булган Камилланы искә ала
Фото: Ришат Зиннәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Түбән Каманың бер мәктәбендә 9 сыйныф укучылары «Чыгарылыш вальсы»н бәйрәм алдыннан гына фаҗигале һәлак булган сыйныфташлары Камиллага багышлап биегән. Видео белән «Күңел радиосы» алып баручысы Ришат Зиннәтов бүлешә.

«Камилла, син дә бүген безнең белән булдың. 9А һәм 9Б сыйныфы укучылары «Чыгарылыш вальсы»н Камилла Сөнгатуллинага багышлап биеделәр.

Экраннарда Камилла күк төстәге кофтадан. Ул да әлеге вальсны бию өчен репетицияләргә йөрде, бәйрәм көнендә аны биергә хыялланды.

Тыныч йокла, Камилла», – дип яза ул.

Ришат комментарийларда аңлатуынча, Камилла 19 апрель көнне юл фаҗигасенә очрап һәлак булган.

«Соңгы кыңгырау» алдыннан гына Казахстанда авариягә очрады. Ул да вальс биергә әзерләгән иде, тик насыйп булмады», – дип яза ул, «Ни булды?» дип сораучыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар