Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чыгарылыш кичәсеннән соң 17 яшьлек егет суда батып үлгән

news_top_970_100

Брянск өлкәсендә 17 яшьлек егет чыгарылыш кичәсеннән өчен вафат булган. Ул классташлары белән бәйрәм иткән була, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Матвей 11 сыйныфны бетергән. 26 июньдә чыгарылыш кичәсе була. Чыгарылыш укучылары төн буе бәйрәм итә, ә иртән, өйләренә таралышыр алдыннан, Красная Гора бистәсендәге Беседь елгасында су коенырга уйлыйлар. Алар суга дүртәүләп керә. Классташлары сөйләгәнчә, Матвей йөзә белмәгән, еракка кермичә, аякларын гына чылатып алырга теләгән, тик аны су 4 метрга якын тирәнлеккә бөтереп ала. Дуслары аны коткара алмый. Батып үлгән егетнең мәетен водолазлар таба.

Классташлары һәм укытучылары Матвейның гаиләсенең кайгысын уртаклашкан:

«Син мөлаем, шат күңелле, якын һәм газиз булып мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың. Әти-әниеңә бу кайгыны күтәрергә көч бирсен... Мәңгегә хәтердә. Синең классташларың».

Матвейның киләчәккә планнары зурдан була. Ул волонтерлар курсы узган һәм шушы көннәрдә, университетка керер өчен, Мәскәүгә китәргә җыенган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100