Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыгарылыш кичәсенә өч күлмәк алабыз» - укучылар бәйрәмгә ничек әзерләнә?

Тиздән мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре һәм чыгарылыш кичәләре узачак. Хәзер мондый кичәләрне балалар бакчасыннан ук бәйрәм итә башлыйлар. Әлеге кичәләрне кайда үткәрәләр һәм аңа әзерләнү ничә сумга төшә - шуларны белештек.

news_top_970_100
«Чыгарылыш кичәсенә өч күлмәк алабыз» - укучылар бәйрәмгә ничек әзерләнә?
Александр Эшкинин

Май ае шомырт, сирень чәчкәләре, Соңгы кыңгырау бәйрәме белән истә кала. Элек бу бәйрәмгә 11 сыйныф укучылары гына әзерләнгән булса, хәзер балалар бакчасыннан чыгучы сабыйларның да чыгарылыш кичәсен уздыралар. Ничек үтә икән алар?

Күрше кызы да быел балалар бакчасын тәмамлый. Әнисе инде күлмәкне яз көне үк алып куйган. Шушы арада гына кызчык туфлиле дә булган. «Киемнәре 6 мең сумлык булды. Чәч ясауны әле уйлаган юк, көдрәләтеп куярбыз инде, – дип сүз башлады әнисе. – Башта балалар бакчасында бәйрәм була, аннан балаларны квестка алып барабыз. Әле менә тәрбиячеләргә рәхмәт йөзеннән ата-аналар белән җыелышып берәр сүз әйтәсе, җыр башкарасы булырмы – анысы төгәл генә хәл ителмәгән», – дип аңлатты ул.

«Күлмәкне арендага гына алабыз»

Чыгарылыш бәйрәменә әзерлекне күбесе берничә ай алдан башлый. Барасы кафеларга урын алып куялар. Балаларның өс-башларын да иртәрәк кайгыртырга тырышалар.

Блогер Айгөл Тимернең икенче кызы быел балалар бакчасын тәмамлый. «Балалар бакчасындагы утренниктан соң, барып ял итү урынын ата-аналар инде сентябрь-октябрь айларында ук уйлашып, сайлап куйдылар. Мин моңа үзем дә шаккаттым. Безнең төркем балалары «Лазертаг»ка барачак. Күпләп акча җыйдык дип зарлана алмыйм. Балалар саны да күп булгач, ике мең сумнан җыелыштык. Аерым видеооператор чакырып тормаска булдык. Төрле керемле гаиләләр бар бит, шуңа күрә ата-аналар комитеты алдан ук сөйләшеп, киңәшләшеп эшләде.

Безнең балалар бакчасында һәр бәйрәм бик югары дәрәҗәдә, яхшы әзерләнгән концерт номерлары, тиешле костюмнар белән уза. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсенең концерт өлешенә әзерлек инде күптән башланды.

Күлмәк бәяләре төрлечә. Кабартылган итәклеләре 8-9 мең тирәсе, ә болай бәйрәмгә киярлекләре дүрт мең сумнан башлана. Кызыма күлмәкне арендага гына алып торырбыз дип уйлыйм, чөнки ул аннары я киелә, я юк. Бу мәсьәләне әле уйлап бетерәсе бар», – ди Айгөл.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзер мондый бәйрәм өчен күбрәк актив уеннар сайлый башлаганнар. Һава торышының яхшы булуына ышанып, кайберәүләр исә бәйрәмнәрен урамда үткәрергә җыеналар.
Казаннан Гөлназ Әхмәтҗанованың кызы быел дүртенче сыйныфны тәмамлый. «Балалар ачык һавада төрле уеннар уйнаячак, квест була. Бәйрәмнең бу өлешен узган елның октябрь аенда ук белешеп, сөйләшеп, урын алып куйган идек. Һәр баладан 3500 сум булды. Шул бәягә уеннары, ашау-эчү һәм шоколадлы фонтан кергән. Барачак ата-аналар аерым акча җыеп, өстәл әзерләр дип уйлыйм.

Күлмәкләр алып, кафеларга барып тормаска уйладык. Балаларыбыз да шуңа риза, канәгать. Акчаны өлешләп, булдыра алганча көздән җыю да әйбәт кенә булды, бер көнне генә зур сумма чыгарып салырга туры килмәде», – ди ул.

Икенче бер танышым – Гөлназ Әскәрова да дүртенче сыйныф укучыларының кафеда бәйрәм итүдән баш тартуын әйтте. Андый очракта бәйрәмчә кием дә алып торырга кирәкми, укучылар линейкада мәктәп формасыннан була. «Шимбә көнне «Форт боярд» уенына баралар, соңыннан ата-аналар белән бергә җыелышып шашлык пешерәчәкбез. Уен өчен 4 мең сум, ә альбом өчен 3 мең сум түләдек», – дип аңлатты Гөлназ Әскәрова.

 

Фото: © Илнар Төхбәтов

«Зурдан кубып әзерләнмәдек»

Район һәм авыл җирләрендә укучылар бәйрәмгә ничек әзерләнә соң? Кама Тамагы районында яшәүче Лилия апаның кызы быел 9 сыйныфны тәмамлый. «Кызым Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсенә май башларында әзерләнә башлады. 11 сыйныф булмагач, бу бәйрәмгә бик җитди карамыйбыз. Алай артык әзерләнгән юк, ул бит әле мәктәпне бетереп китми. Күлмәк һәм туфлине Казанга барып алырбыз дип уйлыйм, районда әллә ни сайлау мөмкинлеге юк.

Чыгарылыш бәйрәменең форматы да әле төгәл генә билгеле түгел, һава торышына да карарлар инде. Балаларыбыз имтиханнардан соң, аттестат алгач я кафега барачаклар, я табигать кочагына чыгып ял итәчәкләр», – диде Лилия ханым.

Апаста яшәүче Мәдинә Сәмигуллинаның да улы быел 9 сыйныфны тәмамлый. Алар да чыгарылыш бәйрәменә зурдан кубып әзерләнмәгәннәр. «Чыгарылыш өчен дип яңа киемнәр алмыйбыз. Укучылар һәм әти-әниләр бергә җыелышып пикникка чыгарбыз дип сөйләштек, Аллаһы боерса, көн матур булса. Чәчәк бәйләмнәре, тасма, шарларга акча җыйдык, альбом ясаттык. Барысы бергә 5 мең сум чамасы булды.

9 класстан китүче кызлар күлмәк алачак инде. Гадәттә, 11 сыйныфны бетергәндә чыгарылыш кичәләрен матур күлмәкләр киеп, ресторанга барып бәйрәм итәләр, шәһәрдән бер дә калышмыйлар», – диде Мәдинә ханым.

Балалары шулай ук 9 сыйныфта укый торган берничә ана кеше чыгарылыш кичәсенә киемнәр дә алмаганнарын һәм класс белән ничек ял итәчәкләрен дә белмиләр булып чыкты. 9 сыйныфта зурлап бәйрәм итүчеләре табылмады.

 

Фото: © Александр Эшкинин

«Яшьләрнең коттеджда ял итәсе килә»

Ә менә 11 сыйныфлар чыгарылыш кичәсенә ныклап тотынганнар. Кайберәүләр әзерлекне уку елы башында ук башлаган.
«Без «Круиз» ресторанына акча түләп куйдык, – диде Диләрә ханым. - Бер кешегә 3500-4000 сум тирәсе чыга, төгәл суммасы меню раслангач билгеле була. Бүләкләргә дип 1600 сум акча җыйдык һәм 2 меңгә альбом ясаттык. Директор, завуч, укытучылар коллективы, мәктәптәге ашханә хезмәткәрләре, вахтерша – барысына да бүләкләр бирәбез. Минемчә, бу кыйммәт түгел. Кайбер балалар бакчаларында да акчаны күбрәк җыялар хәзер.

Кызыма күлмәк алмадык әле. Безгә ошаган күлмәк 8,5 мең сум тора. Туфли 2 мең булыр инде. Чәч ясату һәм макияжга 3 мең сум кирәк, тик кызым аннан баш тартты, үзе генә бизәнәчәк. Кызларны бәйрәмгә киендерү арзан түгел. Дөрес, егетләргә модалы чалбар, пиджак һәм жилетлы костюм алу кыйммәтрәк тә әле. Ел буена мәктәпкә кигән күлмәге тузмаган, чалбары кечерәймәгән булса, бик әйбәт, ата-анасына чыгым әзрәк була.

Ресторан һәм тамаданы ике-өч атна элек кенә белешеп куйдык. Алып баручы һәм диджей 40-45 мең сум чамасы булды. Программасы 5 сәгатькә исәпләнгән. Бу эшкә чагыштырмача соң гына алынсак та, сайлау мөмкинлеге бар иде әле. Дөрес, балалар арендага коттедж алып, шунда үзләре генә бәйрәм итәргә теләгәннәр иде. Минем белүемчә, яшьләр арасында болай итеп ял итү формасы бик популяр. Ата-аналар чын бәйрәм булсын дип тырышты инде. Бәлки, икенче көнне балалар үзләре генә коттеджда да бәйрәм итеп алырлар.

Чагыштырмача зур чыгымнар таләп итми торган бәйрәм әзерләргә тырышсак та, сыйныфтан берничә кеше кичәгә бармаячак».

 

Фото: © Александр Эшкинин

«Бәйрәмне режиссер әзерли»

Чыгарылыш кичәсен Казанның үзәгендәге бер ресторан комплексында бәйрәм итәргә җыенган баланың әнисе белән сөйләштем. Аларның бәйрәмнәрен режиссерлар, тулы бер команда әзерләгән. Концерт номерлары белән булачак. Бәйрәм мәктәпнең дүрт 11 сыйныф укучылары өчен әзерләнә.
«Чыгыш ясарга дип махсус артист та чакырылды, – дип сөйли башлады Сәрия ханым. – Иртәгә-бүген сметаның төгәл суммасын әйтергә тиешләр. Башта 1 млн дигәннәр иде, сыешмаячаклар, ахры. Әлегә 20 меңнән җыелышкан идек. Өстисе булачак.

Бәйрәм бик матур булырга охшаган: видеографлар да чакырдык. Алар укытучылар, ата-аналар белән дә видеолар төшерәчәк. Кичәдә махсус фотозона да оештырдылар. Болар барысы да аттестат тапшырылгач була. Балалар таң атканчы бәйрәм итәчәк.

Кызыма бәйрәмгә өч күлмәк кирәк. Берсе Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, калган икесе чыгарылыш кичәсендә киеләчәк. Туфлине кыш көне үк алып куйдык – анысы билгеле брендныкы, 11 мең сум. Әлегә бер күлмәк кенә алдык, анысы ташлама белән 18 мең булды, үлчәмебез булмау сәбәпле, Санкт-Петербургтан кайтарттык. Бер алып куйган костюмы бар, берсенә бәлки шуны кияр. Кайбер кибетләрнең ябык булуы да кыенлык тудырды». 

Кая гына, ничек кенә бәйрәм итсәләр дә, чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юллар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100