
2025 елның 19 маенда Калмыкиядә пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешә. Бу авариядә 7 кеше һәлак була, алар арасында Волгоградта танылган экскурсовод Маргарита П. һәм аның әнисе дә була. Маргарита бу көнне Әстерханга Каспий диңгез һәм елга транспорты институты көллиятендә укыган улының чыгарылыш кичәсенә барырга чыга. 20 яшьлек Семен укыган вакытта әнисе янына бик сирәк кайта, аңа бик еш диңгезгә чыгарга туры килә, шуңа күрә бу юлы ул аларның килүен бик зарыгып көтә. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 4тә «Мәскәү – Тамбов – Волгоград – Әстерхан» трассасында була. Пассажир микроавтобусы шоферы идарәне югалта һәм йөк машинасы белән бәрелешә. 20гә якын кеше имгәнә. Аларның 7се «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче үк һәлак була. Тагын берничә кеше авыр хәлдә хастаханәгә китерелә.
Шулай итеп, 20 яшьлек Семен бер мизгелдә барлык якын кешеләрен югалта. Аның әнисе дә, әбисе дә һәлак булган. Ул башка туганнары булмавын әйтә.
«Әни белән әбиемнең минем янга чыгарылыш кичәсенә килүе иде, ә иртәнге 6да мин аларның һәлак булуы турында хәбәр алдым. Әни белән әбием – минем бердәнбер якын туганнарым иде. Минем башка беркемем дә калмады», – дигән егет.
Якыннарын җирләүне оештыру мәшәкатьләре дә егет җилкәсенә төшкән. Аңа Волгоградтагы битараф булмаган кешеләр дә ярдәм иткән.
Калмыкия Тикшерү комитеты микроавтобус шоферына һәм пассажирлар ташуны оештырган шәхси эшмәкәргә карата «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк затның үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, диелә хәбәрдә.