news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чыгарылыш кичәсенә баручы үсмерләр поезд астында калып үлгән

news_top
Чыгарылыш кичәсенә баручы үсмерләр поезд астында калып үлгән
"Татар-информ" архивы

Тамбов шәһәрендә үсмерләр поезд астында калып үлгән. Алар чыгарылыш кичәсенә барырга чыккан булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Өч үсмер малай чыгарылыш кичәсе көнендә фаҗигале һәлак булган. Балалар бәйрәм итәр өчен кафега барышлый юлны кыскартырга тели. Алар Оборона станциясе янында тимер юлга чыга. Мәскәүдән Волгоградка таба бара торган поезд балаларның артыннан килеп бәрелә. Алар урында ук үлә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар