Яңа телефон сатып алырга булдым. Кибеткә барып, сайлый-сайлый арып беттем. Ниндие генә юк! Ярый әле сатучы ярдәмгә килде.
– Менә, бу телефон – иң яхшысы, яңа гына чыккан. Хәтере дә күп. Функцияләре дә җитәрлек. «Анти-спам» да бар. Кирәкмәгән кешеләр сезгә шалтырата алмас.
– Ярар, – минәйтәм. – Бирегез шунысын.
– Бүген бездә акция. Телефон алган кешегә яңа сим-карта бүләк ителә. Бушлай.
Сөендем. Яңа номерымны иң якыннарыма гына бирермен. Башкалар аптыратып тормасыннар.
Кибеттән чыгып җитәргә өлгермәдем, яңа телефоным шалтырый.
– Исәнмесез, безнең сезгә бик уңай тәкъдимебез бар... – дип башлады сөйкемле генә хатын-кыз тавышы.
– Туктагыз, сез кем? Бу номерны кайдан алдыгыз? – дип сорадым мин аптырап.
– Медицина үзәгеннән. Номерыгыз компьютер аша сайланды. Котлыйбыз! Без сезгә тулысынча тикшеренергә тәкъдим итәбез. Бушлай...
– Юк инде, рәхмәт. Шөкер, авырмыйм, берни борчымый, – дидем дә, сүзләрен тыңлап бетермичә, телефонны сүндердем.
Кибеттән чыктым гына, тагын шалтыраталар.
– Исәнмесез, Фәлән Фәләновна, бу сез буласызмы?
– Ә сез кем?
– Мин – банк хезмәткәре. Сезгә уңайлы тәкъдимебез бар. Фәлән Фәләновна, бу сезме?
Дәшмим. Бу «әйе» дигән сүземне көтә бугай.
– Минем номерны кайдан табып алдыгыз. Ул бит яңа?
– Монысы – безнең коммерция сере. Безнең сезгә бик уңайлы тәкъдим бар. Бүген килсәгез, кредит аз процентка биреләчәк.
– Юк инде, рәхмәт. Кредитлар алып йөрергә яратмыйм. Кирәкле әйберне акча җыеп кына алам, – дидем дә сүзләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәдем.
Автобус тукталышына килеп җиткәндә, телефон тагын шалтырый башлады. Таныш булмаган егет тавышы:
– Әни, мин кеше таптаттым. Авария. Ярдәм кирәк. 600 мең сум акча бирче.
– Кайсы машинабызны имгәттең, улым? Тегү машинасынмы, әллә кер юа торганынмы?
Сүземне тыңлап бетермичә, телефонымның теге башындагы егет сөйләвен бетерде.
Ә мин, автобуска утырмыйча, кире кибеткә керергә булдым.
– Зинһар өчен, сим-картагызны кире алыгыз. Миңа андый бүләкләр кирәкми. «Анти-спам» дигән идегез. Монысына да әллә нинди кешеләр минут саен шалтырата башлады. Үземнең иске номерым әйбәтрәк икән. Алай ук аптыратмыйлар иде, – дип, сим-карталарын кире бирдем.
– Бу карта инде атна буе йөри, барысы да кабат китерәләр. Ярар, тагын килүчеләр булыр әле, бирермен аларга, – дип сөйләнә-сөйләнә, сатучы «симка»ны тартмасына салды.