Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чыдап булмаслык авыр» — Эльмира Кәлимуллинаның якын кешесе вафат

news_top_970_100
«Чыдап булмаслык авыр» — Эльмира Кәлимуллинаның якын кешесе вафат

Эльмира Кәлимуллинаның якын туганы – Алия ханым вафат булган. Туган апасы – җырчыны иң беренче булып музыка дөньясына алып килгән кеше. Эльмира үзенең «Мин җырымда калам» дигән яңа альбомын апасының якты истәлегенә багышлаган. 

«Мине музыка дөньясына Алия апа алып килде. Аның бүлмәсендә кара фортепиано тора иде.  Әле дә күз алдымда: ул анда уйный, ниндидер көй өйрәнә, ә мин аның янәшәсендә басып торам яки алдына менеп утырам. 

Хәтеремдә, ул миңа беренче тапкыр «Во кузнице» дигән җыр өйрәтте һәм мине «Мечта» дигән музыка мәктәбе сәхнәсенә чыгарды. Ул уйнады, ә мин җырладым. Бу – музыка мәктәбенең чыгарылыш укучылары өчен әзерләнгән сюрприз иде. Искиткеч матур чыгыш булды ул, аннан соң миңа күп итеп лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Шул вакытта мине үземнең «өем»дә, үз урынымда икәнлегемне аңладым.

Кабат мин музыкадан аерылмадым инде. Шул көннән алып музыка минем тормышым, сайлаган һөнәрем, миссиямә әверелде һәм ул юлны миңа Алия апа күрсәтте.

Берничә көн элек апам бу якты дөньяны калдырып китте. Чыдап булмаслык авыр. Шушы сүзләрне язам, ә үзем аның юклыгына ышанмыйм. Алия апада күпме мәхәббәт, матурлык, энергия, талант бар иде. Минем һәр җырымда аның эзе, аның якты нурының эзе. Син минем аша яңгырыйсың. Яратам сине, Алия апа.

Әлеге альбомымны мин сиңа багышлыйм – Алия апама, минем беренче музыка укытучыма», – дип язган ул. 

Җырчының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100