Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Цветочек» дигән сүздән соң акчаңны бирерсең»: Алдаркараклар бабайны 11 млн сумга алдаган

Казанда пенсионерны фатирын сатарга һәм акчаларын аларга бирергә күндергән мошенникларны хөкем итәләр. Бабай өйсез калган, курьерга 10 ел колония яный, ә 11 миллион мошенниклар карамагына киткән. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Цветочек» дигән сүздән соң акчаңны бирерсең»: Алдаркараклар бабайны 11 млн сумга алдаган
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Гаебемне таныйм, мине СИЗОда калдырыгыз»

Казанның Авиатөзелеш судында Дмитрий Барановның аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы эше буенча процесс башланды.

Гаепләнүче зат журналистлардан йөзен яшермәде, судта ММЧ вәкилләре булуга каршы килмәде. Суд аның шәхесен ачыклаудан башланды: аңа 24 яшь, хөкем ителмәгән, гаиләсе юк.

«Узган ел ахырында зыян күрүче – 77 яшьлек Юрий Әхрамиев белән үзен Казаннан полиция майоры дип таныткан кеше элемтәгә кергән. Аның акчалары, фатиры кебек үк, куркыныч астында икәнен әйткән һәм милекне сатарга тәкъдим иткән. Юрий Әхрамиев хокук саклау органнарына зур ышанычы аркасында ризалашкан, мошенник аңа риелтор белән элемтәгә керергә һәм фатирны 3 млн 800 мең сумга сатарга ярдәм иткән», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Турал Гасанов.

Риелтор өлкән яшьтәге ир-атны мошенниклар турында кисәтүгә карамастан, фатирны бабай шулай да саткан. Ул вакытта билгесез кеше яңадан Юрий Әхрамиев белән элемтәгә керә һәм тиздән аның янына «цветочек» «позывной»лы хезмәткәр киләчәген хәбәр итә – аңа акча салынган сумканы тапшырырга кирәк булачак.

Ул вакытта, тикшерү версиясе буенча, Дмитрий Баранов, үзенә медицина битлеген киеп, куратор күрсәткән адрес буенча килгән һәм өлкән яшьтәге ир-ат янына килгән һәм «цветочек» дигән.

«Юрий Әхрамиев аңа сумкасын бирә дә өенә кайтып китә. «Полиция майоры» яңадан Әхрамиевка шалтырата һәм тиздән риелтор килеп, документларны тапшырачагын әйтә, ләкин хатын килми. Шуннан соң ул, барысын да белер өчен, аңа үзе шалтырата. Хатын-кыз аның нинди документлар турында сөйләгәнен белмәвен хәбәр итә һәм аның сөйләгәннәрен тыңлый. Аннары, аны мошенниклар алдаган, дигән һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе.

Гаепләнүче гаебен тануын хәбәр итте һәм хәтта чик кую чарасын ярты елга озайтуга да каршы килмәде.

«Мин СИЗОда калырга риза», – диде ул.

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, Баранов, имеш, кемнеңдер казинодан отышын ала, дип уйлаган.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Цветочек»ка 10 елга кадәр колония яный

Юрий Әхрамиев гомере буе заводта фрезерлаучы булып эшләгән. Аның пенсиясе – якынча 24 мең сум. Балалары юк, хатыны 3 ел элек үлгән. Олы яшьтәге ир-атның туганнары калмаган, хәзер ул Буада интернатта яшәргә мәҗбүр. Ул, үз фатирымны кире кайтара алырмын, дип өметләнә. Ләкин монда бер кыенлык бар: фатир закон нигезендә сатылган, бердәнбер юл – килешүне суд аша гражданлык тәртибендә дәгъвалау.

Процесста ул ни барганын бик үк аңлап бетермәгәнен, һәм бары тик акчаны һәм фатирны кире кайтарырга теләвен генә кабатлады. Чынлыкта, 77 яшьлек ир-ат мошенникларга җинаять эше материалларында әйтелгәнгә караганда 3 тапкырга диярлек күбрәк биргән.

«Татар-информ» чыганагы сүзләренә караганда, «иптәш майор»га Юрий Әхрамиев башта 7 миллион сум акча биргән, аннары тагын 350 мең сум биргән, ә ахырда фатирын саткан һәм тагын 3 миллион 680 мең сум биргән. Гаепләнүче Дмитрий Баранов ир-ат янына акча алырга килгән бердәнбер курьер булмаган, шуңа күрә урланган акча өчен ул закон буенча җавап бирә алмый.

Барановка карата гражданлык дәгъвасы 3 млн 680 мең сумга белдерелгән, чөнки 120 меңне Юрий Әхрамиев аның фатирын саткан риелторга хезмәтләре өчен түләгән.

«Майор», паразит, миңа риелтор тапты. Ул – беренче очраган кеше иде, без очраштык. Ул нигә фатирны сатуым белән кызыксынды. Мин аңа, бу – сер, дидем. Ул мине мошенниклар турында кисәткән иде, ләкин мин тыңламадым, «майор»га ышандым. Мин бары акчаны һәм фатирны кайтарырга телим», – диде Юрий Әхрамиев.

Хәзер мошенниклар курьерына 10 елга кадәр колония яный, ә бердәнбер торагыннан мәхрүм калган Юрий Әхрамиевка озак суд дәгъвалары булачак.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100