news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Cуыткычта нәрсәләрне сакларга ярамый?

Тәҗрибәле хуҗабикәләр кайсы продуктларны суыткычта сакларга ярамаганлыгын беләдер, мөгаен.

news_top
Cуыткычта нәрсәләрне сакларга ярамый?

Помидор

Суыткычта озак торган саен, помидорның файдалы матдәләре югала. Яшелчә тәмсезләнә. Помидорны бүлмәдә кояш нурлары төшми торган урында сакларга кирәк.

Ипи

Суыткычта торганга карап, ипине саклау вакыты үзгәрми. Ә суыткычтагы исләрне ипи үзенә сеңдерәчәк. Өстәвенә, суыткычта торган ипи тизрәк күгәрә.

Яшел тәмләткечләр

Укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләрне суыткычта сакларга кирәкми. Аларны су салынган стаканда, бүлмә температурасында тоту хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар