Чувашиянең иң зур татар авылы Шыгырданда яңа җитәкче билгеләнде. Соңгы елларда Батыр муниципаль округы Шыгырдан территориаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Илнар Абейдуллин үз теләге белән эштән китте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Шыгырдан территориаль бүлеге җитәкчесе итеп 7 елдан артык Шыгырдан авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән (2016–2023 еллар), тәҗрибәле җитәкче Минсур Вәлитов билгеләнде.
«Илнар Абейдуллин кыска вакыт эчендә Шыгырдан авылы өчен күп көч түкте. Депутатлар, авыл активистлары һәм иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бергә күп эшләр башкарылды: инициативалы бюджетлаштыру программасы ярдәмендә авыл урамнарында асфальт юллар салынды, икенче гомуми практика табибы бүлеге ачылды, ФОК төзелә. Минсур Харис улына халык белән уртак тел табып, халкыбызның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртыр өчен барысын да эшләргә һәм уңышлар телибез», диелә хәбәрдә.