news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиягә ракета һөҗүме вакытында өч кеше зыян күргән

news_top

Чувашиягә ракета һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк башлыгы Олег Николаев хәбәр иткән.

Зыян күрүчеләрнең икесе уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Тагын бер кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән һәм аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзерге вакытта аларның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шулай ук урыннарда килгән зыянны теркәү эшләре бара.

«Украина кораллы көчләренең безнең төбәккә чираттагы һөҗүм ясарга омтылуы — фронтта уңышка ирешә алмаучы террорчыларның көчсез ачуы гына. Алар тылдагы тыныч халыкны куркытырга тырыша. Әмма мондый провокацияләр безне сындыра алмаячак, киресенчә, тагын да ныграк берләштерәчәк», — дигән Олег Николаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар