Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашиядә яшенле торнадо: Түбәләр купкан, агачлар ауган, өйләргә ут капкан - видео

news_top_970_100
Чувашиядә яшенле торнадо: Түбәләр купкан, агачлар ауган, өйләргә ут капкан - видео
социаль челтәрләр

27 июньдә кич белән Чувашиядә көчле давыл - яшенле торнадо булган. Җил өй түбәләрен куптарган, 11,5 мең кеше яши торган өйләрдә электр уты беткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшенле давыл вакытында җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җиткән. Якынча белешмә буенча, табигый гарасат учагы Комсомол һәм Ибресинский районнарында була. Биредә яшәүчеләр гарасатны видеога төшереп ала.

Яшенле җил 157 агачны аударган, шуларның берсе автомобильне җимергән. 73 йорт һәм социаль әһәмияткә ия булган бина, шул исәптән мәктәп түбәләре купкан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсе хәбәр иткән.

«Комсомол һәм Ибресинский районнарында алты мәктәп бинасына зыян килгән, тагын берничә фермер хуҗалыгы, 80 шәхси хуҗалыкка да зыян килүе билгеле. Җил һәм ауган агачлар электр һәм газ белән тәэмин итү объектларына да зыян китергән. Имгәнүче кешеләр турында белешмә юк», - дип сөйләгәннәр Чувашия прокуратурасында.

Яшен вакытында - 1,5 сәгать эчендә биш янгын чыккан.

Башта Вурнар районындагы Калинин авылында 88 квадрат метр мәйданда чардак бинасы яна. Аннары Комсомол районының Александровка авылында торак йорт түбәсенә ут каба. Шунда ук биш минуттан тагын бер йортка яшен сугып, янгын чыга.

Соңгы янгын Батыр районындагы Кече Арапуч авылынңа сарай һәм йорт түбәсе яна, диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чувашия буенча Баш идарәсе табигый бәла-каза вакытында биш янгын булуын хәбәр итте.

Фото: © https://21.mchs.gov.ru

Фото: © https://21.mchs.gov.ru/

Гарасаттан соң төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100