news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиядә Урмай авылы мәктәбенең 160 еллыгын бәйрәм иттеләр

news_top
Чувашиядә Урмай авылы мәктәбенең 160 еллыгын бәйрәм иттеләр
https://congress.tatar

Чувашиянең Комсомол муниципаль округының Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм – 160 еллык юбилей булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Мәктәп мөһим һәм матур датаны – 160 еллык юбилеен билгеләп үтте! Бу бәйрәм буыннарның чын-чынлап җылы очрашуына әверелде. Залга төрле елларда чыгарылыш сыйныф укучылары, элеккеге укытучылар, мәгариф ветераннары – мәктәп гомеренең бер өлеше булганнар җыелды.

Сәхнәдә чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары аеруча горурлык уятты: алар җырладылар, биеделәр һәм тамашачыларга хисләр диңгезе бүләк иттеләр. Бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле – барлык укытучыларны берләштергән, күңелне нечкәрткән укытучылар хоры булды», дип хәбәр итте Чувашия татарлары милли-мәдәни мохтарияте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар