news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиядә газүткәргеч шартлаган, өч кеше һәлак булган

news_top
Чувашиядә газүткәргеч шартлаган, өч кеше һәлак булган

Чуваш республикасының Вурнар районында (Канаш, Комсомол районнары белән чиктәш) газүткәргеч яна. Шаһитләр әйтүенчә, янгын көчле шартлаудан соң башланган. Бу хәл Ямбахтино һәм Калинино авыллары арасындагы газүткәргечтә, дип язалар.

Бу Себердән Европага газ кудыра торган Уренгой – Помары – Ужгород газүткәргечендә булган. 

«Çĕнтерý çулĕ» газетасы язуынча, газүткәргечтә төзелеш эшләре барган булган. Өч кеше һәлак булган, бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Шартлау урыны Ямбахтино авылыннан 600-700 метр гына ераклыкта икән. Газүткәргеч янган урынга Вурнар районы башлыгы Андрей Тихонов килгән.

Авылга куркыныч янамый, дип хәбәр ителә.

Газүткәргечне вакытлыча япканнар. Европага газ башка үткәргечләрдән җибәрелә, дип хәбәр итә РИА Новости.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар