Чувашиядә 2 яшьлек кызы канализациягә егылып төшеп үлгән өчен баланың әтисен хөкем итәләр
Чувашиянең Чабаксар районы Синьялы авылында 44 яшьлек ир саксызлык белән баласы үлеменә сәбәпче булуда гаепләнә.
Прокуратура хәбәр иткәнчә, 27 август көнне 2 яшьле бала ишегалдында уйнап йөргән. Бер көн элек әтисе канализацияне чистарта һәм капкачын нык итеп япмаган була. Бала шунда баса һәм егылып төшә.
Әти кеше үзенең гаебен таныган.