Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашия юлындагы авариядә машина йөртүче хатын үлгән, дүрт бала имгәнгән

news_top_970_100
Чувашия юлындагы авариядә машина йөртүче хатын үлгән, дүрт бала имгәнгән
21.мвд.рф

Чувашиянең Чабаксар районында юл һәлакәтендә бер хатын-кыз үлгән, дүрт бала имгәнгән. Бу турыда Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Авария 26 июльдә иртәнге унберенче яртылар тирәсендә була.

Якынча белешмә буенча, 39 яшьлек хатын «Лада Калина» машинасы белән идарә итә. Машина Яңа Чабаксар ягыннан килгәндә төп юлдан бара торган «Газель»гә юл бирми. Хатын авария урынында үлә, машина салонындагы дүрт бала имгәнә, аларны хастаханәгә алып китәләр.

Чувашия прокуратурасы бу эшне контрольгә алган. «Авариядә «Лада» машинасын йөртүче һәлак булды, әлеге машинадагы 2007, 2013, 2015 һәм 2018 елда туган дүрт бала дәвалау оешмасы китерелде, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. «Газель» йөртүчесе һәм пассажиры имгәнмәгән», диелә прокуратура хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100