news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашия кызы Таиландта һәлак булган

news_top

Таиландның Пхукет шәһәрендә Россия туристы һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

13 майда төнге 2ләр тирәсендә 23 яшьлек кызны машина таптый. Ул хастаханәдә үлә.

Чувашиядән килгән турист кыз кара киемнән була. Ул шоссе аша йөгереп чыгарга маташа. Җәяүлеләр өчен җир асты юлы берничә дистә метр ераклыкта гына урнашкан. Кызны «Ford Ranger» таптый. Машина бәргәч, кыз 15 метр чамасы ераклыкка очып барып төшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар