Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүти авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Альфред Козлов белән хушлашканнар

news_top_970_100
Чүти авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Альфред Козлов белән хушлашканнар
Фото: «Кайбыч таңнары»

Кайбыч районы Чүти авылы халкы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Альфред Козловны соңгы юлга озатты.

Мәрхүмнең йорты янында үткән хушлашу мәрасимен Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Батыр белән хушлашырга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, әфганчылар, авылдашлары, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр килгән.

Рәмис Хәялиев, җирлек секретаре Гөлнур Әхмәтшина, Гөлгенә Аймәтова Альфредны бары уңай яктан телгә алдылар, туганнарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаштылар, дип яза «Кайбыч таңнары» басмасы.

Альфред Хәлил улы Козлов Чүти зиратында җирләнгән.

Туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100