Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүти авылы халкы хәрби операциядә яраланып һәлак булган Рөстәм Сәйфетдинов белән хушлашты

news_top_970_100
Чүти авылы халкы хәрби операциядә яраланып һәлак булган Рөстәм Сәйфетдинов белән хушлашты
Фото: © "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин

Кайбыч районының Чүти авылында махсус хәрби операция зонасында каты яраланудан соң вафат булган Рөстәм Сәйфетдиновны соңгы юлга озаттылар. Ул туып-үскән йорт каршында аны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингына авылдашлары, дуслары, туганнары җыелган иде, дип яза «Кайбыч таңнары».

Матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ватаныбыз сагына үз теләге белән контракт буенча киткән Рөстәм Сәйфетдиновның батырлыгы турында сөйләде, әтисе Алтынбай аганың, тормыш иптәше Алсуның, балалары, туганнары, авылдашларының авыр кайгысын уртаклашты. Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та аның турында җылы фикерләрен әйтте.

Авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов Коръән сурәләре укыды.

Рөстәм Алтынбай улы Сәйфетдинов туган авылы Чүти зиратында җирләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100