Вадим Захаров социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә концертта булган кызыклы хәл белән уртаклашты. Чыгыш вакытында саксофончы Айрат Закиров музыканы хисләнеп, актив хәрәкәтләр белән башкарганда аягын алга чөеп җибәрә, һәм саксофончының аяк киеменең берсе артка – сәхнәдә торган Вадим Захаров ягына оча.
Аяк киеме җырчыга эләкмичә, бераз алдарак төшә. «Чүт эләкмәде», дип язган видео астында.
Видео хәзерге вакытта бик күп караулар җыйган. Халык: «Бу кроссовка аякта тора белми, ахрысы. Илсөя концертында Чаллыда да шулай очкан иде ул», «Айрат – бик талантлы егет, сөйкемле, ягымлы. Кайсы концертта чыгыш ясаса да – сәхнә бизәге!», «Энем, болай итеп йөрмә, бер дә килешми», – кебек комментарийлар калдырган.