Чүпрәле эшмәкәре: «1 айда җиләк сатып 150 меңнән артык акча эшләдек»
Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында Җәләлетдиновлар гаиләсе 10 елга якын җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Пекарня бизнесы белән килеп чыкмаса да, бүгенге көндә җиләк җыю – аларның яраткан табышлы эшләре.
«Эшмәкәрлек уртак хыялыбыздан башланды»
Альфат абый белән Рәмзия апа икесе дә Чүпрәле районында туып үскәннәр. Аларны Казанда уртак дуслары таныштырган. Ул вакытта Альфат абый КСЮИда (хәзерге АСО) юристлыкка укып чыгып эшли, ә Рәмзия апа КГПУда математика факультетында укытучылыкка укый торган була. 2009 елның июнендә Рәмзия апа диплом алгач, Альфат абый аңа тәкъдим ясый, һәм шул елның көзендә аларның туйлары була.
Яшь гаилә 3 ай Казанда торып карагач, шәһәр тормышыннан туеп, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылына әйләнеп кайталар. Бу карар аларның уртак хыялларын тормышка ашыруга таба илткән беренче адымнары була. Авылда яшьләр үзләренең теләгәненә ирешә. Аларга «лизинг грант» программасы буенча 600 мең сум акча бирелә. Альфат абый бүлеп бирелгән акчага Казаннан УАЗ машинасы, ә Рәмзия апа пекарня өчен кирәкле җиһазларны сатып ала. Шушы көннән алып алар үзләренең эшләрен башлап җибәрәләр. Кыш көнне пекарня өчен фундамент салынса, икенче елның җәендә ул төзелеп тә бетә. Рәмзия апаның хәтта ипине пешерә башлаган көннәре дә исендә калган:
– 2010 елның 31 октябрендә беренче ипиләрне сала башладык, аннары төрле пироглар, камыр ризыклары пешереп, авылдагы төрле кибетләргә тараттык. Халык пирогларны бик ярата иде, бер бәйрәм дә безнең пешергән ризыклардан башка үтми иде, кайсы вакытта сагынып та куям ул чакларны, – ди Рәмзия апа.
Өйләрендә пешереп сатучыларның күбәеп китүе, Рәмзия апаның үз һөнәре буенча эшкә керүе, пекарняга оста пешекчеләрнең җитмәве 2017 елда аның ябылуына сәбәп була. Шулай да, бер ишекнең ябылуы икенчесенең ачылуына китерә. Алар җиләк үстереп сата башлыйлар.
Кызыксынудан эшмәкәрлеккә китергән җиләк фотосы
Альфат абыйның җиләк үстерү белән кызыксынуы реклама журналында урнаштырылган җиләк фотосыннан башланып китә. Ул әлеге фирмадан нәкъ менә фотога төшерелгән «Гигантелла» сортын заказ биреп, аны почта аша кайтарта. Аларны үстереп, татып карагач, шундый тәмле җиләк тә була икән дип, ул аларны күбрәк урынга күчереп утырта. Шунысы кызык, бу 2008 елда була. Шулай итеп, Альфат абый ел саен диярлек яңа сортларны кайтартып, аларны «сынап» карый. Әгәр дә алар чыннан да тәмле һәм чыдам икән, ул аларны үзендә калдыра. Иң беренче, ул Займище питомнигыннан 35 меңгә 1000 төрле үсенте барып ала. Ул уңышлы булып чыга, тик тәҗрибәсезлек аркасында күп югалтулар була. 5 ел дәвамында ул үзенчә «экспериментлар» ясый. Шулай итеп, бер кызыксыну эшмәкәрлеккә әйләнә дә куя. Альфат абыйның бизнес оештыру теләген тормыш иптәше Рәмзия апа да куәтли.
– Мин тормыш иптәшем Альфатның фикерләрен, идеяләрен һәрвакыт хуплыйм. «Эшлим, булдырам!» дип торган кешегә ничек булышмыйсың инде. Ул бит җаваплылыкны үз өстенә ала: җиләкләрне яхшылап карап тора, эшен яратып эшли. Икенче берәү булса, эшне әллә кайчан ташлаган булыр иде, – ди хатыны Рәмзия апа.
Беренче вакытта аларга әти-әниләре дә бик нык ярдәм иткән, хәзер дә хәлләреннән килгәнчә булышып торалар.
«Һәр сортның үзенә генә хас холкы була»
2015 елда гаилә күпләп уңыш ала башлый. Үзләре бер шатланса, балалары тагын да катырак сөенә. «Улларыгыз җиләкне бик яратып ашаганнардыр инде», – дигәч, «Алар түгел, үзебез дә әлеге вакытта да җиләк ашаудан туймыйбыз әле», – дип көлеп җавап кайтарды Рәмзия апа.
Шулай итеп, алар җиләкне туганнарына, якын-тирә күршеләренә әкрен генә сата башлыйлар. Иң беренче сатып алучылары Альфат абыйның туганнан туган апасы Алсу була. Ул җиләкне 5 меңгә сатып алып китә. Халыкка ошый, алучылар һичшиксез булачак дип, шунда ук сөенеп куялар алар. Сөенүләре юкка гына булмаган, бүгенге көндә алар үстергән җиләкләрне Иске Кәкерле авылы халкы гына түгел, күрше Чувашия һәм Ульяновск өлкәсеннән дә махсус килеп алалар. Аларның 40 сутый җирләрендә 20 мең төптән артык җиләкләре бар. Сортлары да 15 тән артып китә. Арада бик «капризныйлары» да бар икән.
– Һәр сортның үзенә генә хас холкы була. Мисал өчен, «Элиания» сорты бик тәмле, ләкин кышны ул бик авыр чыга. «Витязь» сорты тәмле түгел, ә «Берегиня» еш авырый. «Полька» дигән сортның тәме җир җиләгенеке кебек. Иң тәмлесе – беренче алган сортым «Гигантелла», ләкин аны да карап торырга кирәк, – ди Альфат абый.
«Хезмәте каты – җимеше татлы»
Белгәнебезчә, эшмәкәрлекнең ике ягы бар. Беренчесе – керем, икенчесе, кеше күзенә бик үк күренмәгәне – тырышлык. Эшмәкәрләр әйтүенчә, җәйге сезонда 100 мең сумнан артык чыгым китә, 1 ай эчендә 150 меңнән артык чиста керем килә. Тик моны әле эшләп таба белергә дә кирәк. Яшь эшмәкәр үзе дә җиләк үстерүнең уңай һәм тискәре якларын санап үтте. Аның уңай яклары: халыктан сорау бар, тәмле һәм файдалы җимеш, сортларның күп булуы. Тискәре яклары: бик игътибарлы карауны таләп итә, моның өчен тәҗрибәле булу кирәк, уңыш алу һава шартларына бәйле, сортларны һәрвакыт яңартып торырга кирәк.
– Аны һәрвакыт авырулардан, бөҗәкләрдән саклап торырга кирәк. Әгәр дә җиләк еш авырый икән, димәк, ул баштан ук дөрес утыртылмаган. Җиләкне иркен (арасы ким дигәндә 30 см, ә рәт арасы 40 см), һава һәм кояш керерлек итеп утыртырга кирәк. Шулай ук эшебездә Фитоспорин, Вертемек, Аполло кебек биопрепаратлар ярдәмгә килә. Су сибүгә килгәндә, иң әйбәте – «капельный полив», чөнки су яфракка һәм җиләккә тияргә тиеш түгел. Җиләк төпләре өчен артык дым да, коры да ярамый, суны төпләрен кул белән тикшереп карап сибәргә кирәк. Җылы су сибү, әлбәттә, яхшырак, – ди эшмәкәр.
Һичшиксез, җиләкнең булу-булмавы һава шартларына бәйле. Мисал өчен, бу елны 7-10 май көннәрендә бик салкын булган. Шуңа бәйле, җиләкнең беренче чәчәкләре зыян күргән. Өстән су сибеп, саклап калырга теләсәләр дә, килеп чыкмаган. Мондый хәл кабатланмасын өчен, киләсе елга алар туннель ысулы белән җиләк өстенә пленка капларга уйлыйлар. Туфракның каты, авыр булуы сәбәпле, җиләкнең мыекларын да хәзер җиргә түгел, ә махсус торфка утырталар. Болай җиләк җиңелрәк тамыр ала икән.
Акчасы да булачак, җыеп кына өлгер!
Берничә елдан бирле гаилә җәй көннәрендә авылның олыларын-яшьләрен эш белән тәэмин итеп тора, кешенең эшләргә теләге генә булсын! Билгеле сәбәпләр аркасында, бу елны җиләкне гаиләләре белән генә җыйганнар. Ә киләсе елга уңыш әйбәт булса, җиләк җыючылар аларга тагын кирәк булачак. Иртәнге сәгать 8:00дән алып 16:00гә кадәр 1500 сум яисә күбрәк тә акча эшләп була икән.
Бу елны 1 кг җиләк 270 сумнан сатылган. «Бәясе җиләкнең күп булу-булмавына бәйле түгел, икенче елга да шул ук булачак», – дип әйттеләр.
Җиләк үстерүдән кала нинди эшмәкәрлек белән шөгыльләнер идегез, дигән сорауга эшмәкәрләрнең икесе ике төрле җавап бирде. Альфат абый сарымсак яки кура җиләге үстерергә теләсә, Рәмзия апаның тотрыклы эштә эшлисе килә икән. Ул авылда эшнең, балалар бакчасында балаларның бетмәвен, яшьләрнең авылга кайтып торуларын тели.
«Бәхет – тормышта үз-үзеңне, яраткан эшеңне табу!»
Эшмәкәрләр әйтүенчә, Чүпрәледә конкуренция көчле. Тик алар аның булуын яхшы дип саный.
– Район күләмендә органик ашлама кулланып үстерүчеләр юк. Ә кырда, сәнәгать күләмендә, Дуван авылы һәм Түбән Чәкедә «АгроТранпорт» компанияләре җиләк үстерә, – ди Альфат абый.
Алар конкуренциядән курыкмый, чөнки халык аларның эшен бәяли, күрә белә. Безгә иң зур мотивация бирүче дә – халык, диләр алар. Чыннан да, Альфат абый да, Рәмзия апа да үз эшләренә җаннары-тәннәре белән бирелеп эшлиләр. Алар өчен бәхет – исән-сау булып, яраткан эш белән шөгыльләнеп, тормышта үз-үзеңне табу.
Аларга эшләрендә уңышлар теләп калабыз!