Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәдән ашлама рецептлары

news_top_970_100
Чүпрәдән ашлама рецептлары
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тәҗрибәле бакчачылар ашлама буларак чүпрә куллана. Аның файдасы турында «Челнинские известия» газетасына бакчачы Габделхәй Сәмигуллин сөйләгән.

«Иң мөһиме, алар минераль матдәләргә, органик тимергә һәм микроэлементларга бай. Чүпрә кулланып үстерелгән рассада тискәре факторларга чыдамрак, күпкә сәламәт һәм ныклы була», – дип сөйләгән бакчачы.

Чүпрә куллану өчен алты сәбәп

  • Тамыр системасын тизрәк үстерә.
  • Чүпрәле ашлама рассадага яктылык җитмәүдән ярдәм итә, тулы үсеш өчен кирәкле матдәләр алмашына йогынты ясый.
  • Туфракны яхшырта: туфрактагы микроорганизмнар яшәешенә яхшы тәэсир итә.
  • Үсемлеккә үсәргә булыша, чөнки бу – актив биологик үсеш стимуляторы булып санала.
  • Үсемлекнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә: аның авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыгы арта.
  • Рассада күчереп йөртүләрне, аерып утыртуны җиңел кичерә, яхшы үсеп китә.

Чүпрәне нәрсәләргә сибәргә була?

  • Яшелчәләр: редис, томат, ташкабак, кәбестә, кыяр, кишер.
  • Чәчәкләр: роза, кашкарый, пионнар.
  • Бөтен җиләкләргә: бакча җиләге, кура җиләге, карлыган һәм башкалар.
  • Декоратив куаклар: аю баланы (бузина), буддлея, сәрби куагы (акация).

Ашламаны ничек әзерләргә?

Бер кап коры чүпрәне 500 мл җылы суга салып болгатырга кирәк. 2 аш кашыгы шикәр комы өстәп тә болгатырга. 2-3 сәгатькә җылы урынга куеп торырга. Сыеклыкның өстендә күбек барлыкка килергә тиеш. Эремәне зур савытка бушатырга һәм, җылы су өстәп, 10 литрга җиткерергә.

Чи чүпрәдән эремә. Бер брикет чүпрәне вакларга, 3 литр җылы су яки сөт, 3 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Өстен тукыма белән каплап, 2-3 сәгатькә җылы урынга куярга. Әзер эремәне чиләккә салырга, җылы су өстәп, 10 литрга җиткерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100