Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүплек янындагы сумкада 17 яшьлек кыз мәете табылган

news_top_970_100
Чүплек янындагы сумкада 17 яшьлек кыз мәете табылган
Воронеж өлкәсе тикшерү комитеты

Воронежда 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, мәетен сумкага салып, чүплек янына илтеп куйганнар. Аны 22 гыйнварда тапканнар. Бу турыда «МК» яза.

Мәет хуҗалык сумкасында була. Ул урталай бөгелгән, бау белән бәйләп куелган, аягына һәм башына пакетлар кидерелгән.

Тикшерү белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз Воронежга Тула өлкәсенең Новомосковское шәһәреннән килгән. Аны арендага алынган фатирда үтергәннәр, аннары мәетен чыгарып атканнар. Үтерү урынында юылган кан эзләре һәм кызның паспорты табылган.

Үтерүдә шикләнеп, Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек егетне эзлиләр. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче 28 яшьлек егетне 23 гыйнварда Воронежда тоткарлаганнар. Ул Махачкалада туган, күкрәгендә демон сурәте төшерелгән татуировкасы бар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хәбәрдән билгеле булганча, сумка эчендә табылган кызның өстендә майка гына бар. Җинаятьче аны урталай бөкләп, бау белән бәйләгән.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, үтерүче җинаяте турында танышларына сөйләгән, канлы кадрлар төшерелгән видеоны мессенджерларда тараткан. Аннары борчуга калган танышларының берсе полициягә мөрәҗәгать иткән.

28 яшьлек әлеге ир-ат агрессив булган, 17 яшьлек корбаны белән берничә тапкыр талашкан, дигән белешмә дә бар. Мәрхүмә кыз үзе социаль челтәрләрдә төркемнәр алып бара, хәмер һәм наркотиклар белән фотолар куя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100