news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чүп-чар белән бергә ташлаган»: Уфада әти кеше 3 яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыткан

news_top
«Чүп-чар белән бергә ташлаган»: Уфада әти кеше 3 яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыткан
Фото: БР прокуратурасы

Бүген иртәнге 9лар тирәсендә Уфада 34 яшьлек ир-ат күпфатирлы йортның 4 нче кат тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ыргыткан. Баланы авыр хәлдә медицина учреждениесенә китергәннәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Бүген иртән 5 нче полиция бүлегенә йорт тәрәзәсеннән бала төшүе турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем юлланды. Бала ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениесенә озатылды. Баланың 1991 елгы әтисе полиция бүлегенә китерелде. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Инцидент вакытында әтисе белән кызы фатирда икәү генә булган, әнисе олы улы белән башка төбәккә санаторийга киткән.

Ир-ат берничә ел элек психиатрларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул вузда электрик булып эшләгән.

Вакыйга урынында булган РЕН ТВ хәбәрчесе гаиләнең күршесе белән аралашкан. Аның сүзләренчә, фаҗига булган тәрәзә каршында тау кадәр чүп-чар ята, анда телевизор да, кәгазьләр дә, тартмалар да бар.

«Хатыны юк, ул икенче баласы белән каядыр дәваланырга киткән, аны көньякка җибәргәннәр. Ул өйдәге бөтен нәрсәне чыгарып ташлады, чүп-чар белән бергә баласын да... Ничек булдыра алгандыр, белмим», – дип сөйләгән гаиләнең күршесе.

Аның сүзләренчә, 3 яшьлек кызын тәрәзәдән ыргыткан ир-ат алкоголь белән мавыккан. Кызның әнисенең мондый начар гадәте булмаса да, ул ире белән яшәвен дәвам иткән, диелә хәбәрдә.

Видео: Башкортстан прокуратурасы, www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар