Авыл халкы чүп операторларыннан зарлана: «Чүп чыгару өчен акча түлибез, ә чүп өелеп ята»
Чүпне начар чыгаруга шикаятьләр белән «Халык контроле» порталы, социаль челтәрләр һәм телеграм-каналлар тулган. Бигрәк тә кечкенә шәһәрләр һәм авылларда яшәүчеләр канәгать түгел. Авыл халкы, аерым алганда, регоператорның зур габаритлы чүп-чарны чыгарудан баш тартуыннан һәм аны яндырырга, күмеп куярга яки вакларга һәм пакетларга салырга тәкъдим итүеннән канәгать түгел.
МОНОПОЛИСТЛАР АЛЫП ЧЫКМЫЙ
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда илдә чүп реформасы башланганнан соң, Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча 2 төбәк операторы – «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ (Казанны һәм 21 муниципаль районны кертеп, республиканың көнбатыш зонасына хезмәт күрсәтә) һәм «Гринта» ҖЧҖ (Яр Чаллыны һәм 22 районны кертеп, көнчыгыш зонага хезмәт күрсәтә) барлыкка килде. Тормыш күрсәткәнчә, регоператор-монополистлар һәрвакытта да үз бурычларын үти алмыйлар. Гади итеп әйткәндә, алып чыкмыйлар.
ТР Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, быел шикаятьләрнең 90%ы «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ адресына килгән.
Бигрәк тә авыл халкында чүп операторларына карата дәгъвалар күп. Шәһәр кешеләре даими рәвештә контейнер мәйданчыкларында зур габаритлы чүп-чар, мәсәлән, иске креслолар һәм диваннар калдыра алса, авыл халкы хәтта кечкенә тумбочка да ташлый алмый.
«Безнең зонага «Гринта» хезмәт күрсәтә. Килешү буенча без көнкүреш калдыкларын юл кырыенда үз йортларыбыз янында калдырабыз. Чүп-чарны пакетларга тутырабыз һәм, аны этләр һәм каргалар ташымасын өчен, скотч белән төрәбез. Машина килә, чүп җыючылар пакетларны ала, ләкин зур габаритлы чүпне алмыйлар, яндырырга яки күмәргә киңәш итәләр. Без бит чүп чыгару өчен күп акча түлибез, ә бездә кечкенә пакетлар гына кабул итәләр. Кайда гаделлек?» – дип Сарман районының Петровский Завод авылында яшәүче Рәисә Исламгалиева зарланды.
Без бу хакта үз газетабызда материал бастырдык һәм хатын-кызга регоператорга дәгъва җибәрергә киңәш иттек. «ГРИНТ» та аңа болай дип җавап бирделәр: «Операторлар контейнерлардагы барлык әйберләрне, зур габаритлы калдыкларны һәм каты көнкүреш калдыклары салынган пакетларны, үсемлек һәм төзелеш калдыкларыннан (кирпеч, цемент һ.б.) башка җыеп алалар. Әгәр башка хәл килеп чыккан икән, дата һәм урынны языгыз, тикшерәчәкбез».
Укучыбыз хәбәр иткәнчә, бер-бер артлы шалтыратулардан һәм фото кушымтасы белән регоператор белән хат алышулардан соң, ул зур габаритлы калдыкларны чыгару проблемасын хәл итә алган.
ТУРИСТЛАРДАН ОЯТ
Көнбатыш зона буенча регоператор «УК «ПЖКХ» андый ук күндәм булмады.
– Безнең шәһәрдә чүп-чарны чыгару белән «Эко Пром» компаниясе шөгыльләнә, аны «УК «ПЖКХ» яллаган. Шундый начар эшлиләр, – дип сөйләде Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Анастасия Афиногенова. – Компаниянең машиналары еш ватыла. Халык калдыкларны тулы контейнерлар янында калдырырга мәҗбүр, һәм машина, ниһаять, килеп җиткәч, контейнерлар янында калдырылган чүп-чарны ул алып китми. Әмма иң мөһиме, алар беркайчан да зур габаритлы чүп-чарны чыгармыйлар, аны үзебезгә ташларга кушалар.
Гади халык кына түгел, җирле хакимият тә регоператор белән конструктив диалогны җайга сала алмый.
– Муниципалитет ел саен районда контейнер мәйданчыклары төзи. Быел финанслау арттырылды, Болгарда гына да 17 ике һәм өч контейнерлы мәйданчык төзелде, бу – бюджетка 1 миллион сумнан артыкка төште. Моннан тыш, администрация зур габаритлы калдыклар өчен 8 бункер сатып алган, әмма, аларны чыгару өчен, регоператорның махсуслаштырылган техникасы юк, – дип билгеләп үтте Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов.
Яз һәм көз айларында, яшелчә бакчалары чүп-чардан арынгач, проблема кискенләшә.
– Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр экологик икеайлык уза. Бу чорда регоператорлар халыктан теләсә нинди каты калдыклар кабул итәргә тиеш. Әмма «УК «ПЖКХ» моны эшләми, – диде Михаил Шеронов. – Мәсәлән, анда озын такталар яки җимеш агачларының киселгән ботакларын алудан баш тарталар. Боларның барысын да йомычкага диярлек вакларга һәм пакетларга тутырырга тәкъдим итәләр. Кайбер халык үз прицепларында зур габаритлы чүп-чарны үзләре чыгарырга әзер, ләкин аны алып барыр урын юк, полигонда шәхси затлардан мондый калдыкларны кабул итмиләр.
Михаил Шеронов сүзләренчә, Болгарга бөтен илдән туристлар килә, һәм җирле хакимият урамнарда чүп-чар өемнәренә юл куя алмый. Шуңа күрә аларга зур габаритлы калдыкларны чыгару һәм регоператорның чүп ташу машиналары киткәннән соң контейнерлар янында ятып калганнарын чыгару буенча башка компанияләр белән өстәмә килешүләр төзергә туры килде. Димәк, халык чүп-чарны чыгару өчен 2 тапкыр түли: үз кесәсеннән һәм турыдан-туры, җирле бюджет аша. Ә монополист булдыра алмаса, нишләргә?
Кызганыч, Спас районында гына булмаган әлеге вазгыять турында җавап алырга насыйп булмады. Бу материалны бастыру вакытына «УК «ПЖКХ» матбугат хезмәтеннән безнең сорауларга җавап килмәде.
ТОРАК ИНСПЕКЦИЯСЕНӘ ЗАРЛАНЫГЫЗ
Үз чиратында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин хәбәр иткәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләре нигезендә регоператорлар мебель, көнкүреш техникасы, торак биналарны ремонтлаудан калган калдыкларны яки, әйтик, үз велосипедын алып чыгарга тиеш. Искәрмә булып IV куркыныч класслы калдыкларга керә торган һәм закон аларны гадәти чүп-чар белән бергә ташларга тыя һәм махсус ысул белән утильләштерергә куша торган автомобиль шиннары гына тора.
– Индивидуаль торак йортның йорт яны территориясен җыештырганда барлыкка килә торган калдыклар (агачларны кисүдән калган чүп, яшел үсентеләрне карап тотканда барлыкка килә торган башка чүп-чар) шулай ук каты коммуналь калдыкларга керә. Димәк, аларны җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү төбәк операторлары тарафыннан тәэмин ителә, – дип аңлатты ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.
Ә менә төзелеш чүп-чары, аны чыгару чыгымнары регоператорлар тарифлары белән капланмый, шуңа күрә мондый калдыкларны чыгару өчен регоператорның үзе белән, я тиешле лицензиясе булган башка оешма белән аерым килешү төзергә кирәк. Бәя килешү буенча булачак.
Әгәр регоператор каты көнкүреш калдыкларын график буенча чыгармаса, мәйданчыкларда зур габаритлы чүп-чарны һәм контейнерларга сыймаган калдыкларны калдырса, Александр Тыгин ТР Дәүләт торак инспекциясенә һәм аның районнардагы бүлекчәләренә зарланырга киңәш итте. Шул ук вакытта хокук бозуларны фотога яки видеога теркәү кирәк.
«Республика Татарстан»нан Фәридә Якушева язмасы тәрҗемә ителде