Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Розалина Шаһиева: Әдәбиятны сәнгать белән тоташтырдым

Татарстанның атказанган сәнгать белгече, шагыйрә, рәссам Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләре» китабы 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

news_top_970_100
Розалина Шаһиева: Әдәбиятны сәнгать белән тоташтырдым

Розалина Шаһиева белән әңгәмәбез сәнгать, милләт язмышына багышланды.

– Розалина ханым, Сез: «Милли тормышта төшенкелек хөкем сөрсә дә, сынлы сәнгатьтә әле миллилек саклана,» – дисез. Нәрсәгә таянып әйтәсез?

– Татар халкының төп сәнгате – әдәбият, без бик зур әдәбиятлы халык. Безнең «Кол Гали» поэмасы – дөньякүләм мәшһүр әсәр. Ә Тукаебыз меңъеллыклар сәхифәсенә кергән зур шәхес. Карагыз, хәтта рәссамнарыбыз да барысы да шигырь язырга омтыла, әдәбиятны ярата. Шуңа күрә, тел мәсьәләсе үзебезнең таләпчелегебез белән бәйле.

Татарстанда мөселман шаукымы купты. Бу – позитив әйбер, чөнки әлеге факт–  төрле мөселман дәүләтләренең безнең белән интеграцияләшүе (алар күбесе төрки телле) – шулай ук безнең телнең саклануына тагын бер матур өлеш кертәчәк. Тел ул үлмәячәк, ул беркайчан үлә торган әйбер түгел. Ләкин бу безнең ихтыярга да бәйле. Әдәбиятны яңадан күтәрергә, телне сакларга кирәк. Телсез кеше, кеше түгел инде. Ул мәхлук була.

– Сез татар авылында тугансыз, Казанда татар мәктәбендә укып, зур уңышларга ирешкән галимә.

– Әйе, Казанның 80 нче мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегенә кердем. Казанда ике телсез яшәп булмый, бу инде замананың катгый таләбе. Ләкин өстенлек, барыбер, туган телебезгә бирелергә тиеш.

– Күп телләр беләсез, шигырьләрегезне татар, рус телләрендә дә иҗат итәсез. Кайсысы күңелегезгә якынрак соң?

– 1990 елларда милли мәдәният мәркәзенә килеп кердем. Хөрриятчелек чоры иде, бу ургылыш миңа да канат куйды. Мин татар теленә яңадан табынып, татарча яза башладым. Минем әсәрләрем барысы да тарихка багышланган. Иҗатымда, чынбарлыгымда әдәбият белән сәнгатьне тоташтырдым. Аспирантурадагы темам «Татар әдәбияты һәм сәнгате» иде, чөнки бу әйберләр – аерылгысыз. Әдәбият Идел елгасы кебек борын-борыннан ургылып килсә, сынлы сәнгатебезнең тәрәккыят иткәненә (алгарышына) әле йөз ел гына. Аны башлап җибәрүчеләрдән берсе – Бакый Урманче. Менә хәзер Бакый Урманче академиясен төзергә йөрибез. Татарча белгән кеше бөтен төрки дөньяга чыга ала. Рус теле, инглиз теле – аларсыз да булмый. Ике теллелекне зур энергия белән уку системасына кертеп җибәрергә кирәк безгә.

«Розалина — озак еллар буе татар халкының җәүһәрләрен бөртекләп җыеп, музейларга тапшырган шәхес, – ди язучы Рабит Батулла. – Розалина кебек берәү булса, аның шушы фидакарьлеге, шушы батырлыгы өчен аңа һәйкәл койдырырлар иде, китапларын Хөкүмәт, бай химаячылар хисабына үзләре эзләп алып чыгарырлар иде. Розалинага хас нәрсә ул – фидаилек. Сәнгать белгече, шагыйрь, өч бала анасы буларак та — фидаи. Мәсләге белән мавыгып, көнкүреш шартлары турында онытып җибәрүе белән дә ул – фидаи»

– «Казан» Милли-мәдәни үзәге каршысында Хөррият стеласы әйләнеп тора. Бу һәйкәлне урнаштыру идеясе дә сезнеке дип беләбез. Ничегрәк шундый карарга киленде?

– 1996 елда урнаштырылды ул. Аның иҗатчысы – Мәскәү сынчысы Кадим Җәмит, концепция авторы – мин. 1991 елдан бирле «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшлим. Анда без милли мәдәният музее төзедек. Хөррият идеясе минем өемдә туды. 1990 елларда күп рәссамнар миндә еш була торган иделәр. Заманында Урманче өендә ничек яшәгәннәр, җомгаларга килгәннәр – 1990 елларда миңа шулай җыела торган иделәр. Хәтта Мәскәү, Петербург, Уфадан кунаклар кабул итеп тордым. Кадим белән бергә шушы һәйкәлнең киләчәген, силуэтын, идеясен барладык. Бу – Һаувай кош, аңа тирән образ салынган. Безнең Тәңре – Күк Алласы (Зевска тиңликме соң?), ә Һаувай кош – аның хатыны. Ул җир белән идарә итә, балалар тәрбияли. Очып та китә ала, кире дә кайта ала. Карагыз: мөһаҗирлектәге татарлар шикелле үк. Хәзер бит алар рухи яктан безнең белән бергә. Менә шушы кошны күрсәтергә ниятләдек. Демократик чор булганга күрә, без аны «Хөррият» дип атарга булдык. Бу сүз Тукайдан килә, гарәпчә «хөр яшәү»не аңлата. Авылда һәр елны печәнгә төшә иделәр. Әнә шул печән чапкан вакыт «хөррият көне» дип атала иде. Һәрбер кеше үзенә печән чаба, үзенә хезмәт итә, шәхси хокукы үсеп киткән, балкып киткән кебек була! Ә кичен инде бәйрәм итәләр, әңгәмә, аралашу башлана.

– Розалина ханым, милли алгарыш чорын Сез сагынып искә аласыз төсле. Мондый дулкынландыргыч еллар татар өчен тагын кабатланыр, дип уйлыйсызмы?

– Кабатланачак, фәнни гипотезалар буенча, һәр 500 ел саен үзгәреш, кабатлану бара. Ә хәзер без башка тормышта яшибез, бик зур тизлектә тәрәккыят итәбез. Шуңа күрә, әлбәттә, кайтачак. Фаразлый алмыйм, мин сәясәтче түгел, сәнгать белгече һәм шагыйрә. Ләкин күңелем белән тоям. Бу көннәр һәрбер кешенең күңелендә яши. Яшьләребезнең дә бүгенге техноген чор пәрәвезеннән арынып, күзләре ачылачак бу дөньяга. Һәрбер милләтнең үз хокукы бар. Без сәяси яктан хокуклы, чөнки безнең илдә ике Президент. Менә шуннан файдаланып калырга кирәк. Алгарыш чорында без музейлар төзедек. Казан тәхетен кайтармасак та, Казан таҗының нөсхәсен (күчермәсен) булдырдык. Казан тәхетен күтәреп чыктык. Музеебыз бөтен дөнья татарларына тәгаенләнгән иде, ләкин инде аңа хәзер модернизация кирәк. Моны Хөкүмәт аңлар дигән өмет бар... Бездә дә татар тарихын чагылдырган зур музей булырга тиеш. Музейдан да озын гомерле нәрсә юк! Китап һәм музей – озын гомерле ике әйбер. Алгарыш чоры кайтачак. Реформалар, яңарыш, ургылыш булырга тиеш, ләкин кан коюлар кирәкми.

– Заманында «Казан» милли-үзәгендә татар тормышы кайный иде: күргәзмәләр, язучы-әдипләребезнең иҗат кичәләре, китап тәкъдир итү чаралары шаулап уздырылды. Хәзер анда торгынлык кебек. Ә бит Сез үз вакытында чит илләрдә дә рәссамнарыбызның күргәзмәләрен оештырып кайта торган идегез.

– Мин алай ук дип уйламыйм, бәлкем, хәзер кешеләрнең икътисади ягы кысынкырактыр. Хәзерге чорның рациональ агымнар йогынтысы диикме соң? Рәссамнар шулай ук олыгайдылар. Ул вакытта без тәгаен нәрсә өчен көрәшергә кирәген белә идек. Бүген дөнья киңәйде. Музейлар да артты, күбәйде. Төбәкне өйрәнүче музей хәзер Милли музей дәрәҗәсенә күтәрелде. Мин аларны көндәш дип әйтмим. Алар шулай ук Татарстанныкы, ләкин без үз приоритетыбызны югалтмаска тиеш... Безгә музей эшендәге бүгенге ысулларны куллану зарур.

– Розалина ханым, Сезнең «Мәңгелек гөлләре» хезмәте, быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Ни өчен бу китабыгыз икән?

– Мин моны гомер китабым, дип әйтәм. 1969 елдан бирле сынлы сәнгатькә хезмәт итәм. Шигърият белән сәнгатьне аермыйм. Урманче да бит үзен шигърияттән аера алмаган. Ул – гаҗәеп мәгърур кеше. Ләкин Вернадский әйтмешли, кешенең психология системасы бер әгъза кебек. Бер нотага бассаң, икенче нота да яңгырый башлый, ди. Бу китапта 1969 елдан бирле язган материалларым тупланган. Ике дистә альбомнарым, күпсанлы монографияләрем бар. Үземне, гомумән, милләткә хезмәт итәм дип саныйм. Аны мин тоям. Үзем рәссам да булганга күрә, рәссамнарның психологиясен дә аңлыйм. Аларның, хәтта, кайда яшәгәнлекләре дә сәнгатьтә балкып чыга.

– Шәһәр белән беррәттән авылда тәрбияләнгән булуыгыз да, гүзәллекне тоюда үз ролен уйный торгандыр?

– Мин Яшел Үзән районының Бишнә авылында туганмын. Бикит дигән авылда үстем. Карауҗадан ерак түгел иде. Бикиттә нибары 13 йорт булганын хәтерлим. Шунысы кызык: йорт саен берәр һөнәр: берсе читек тегә, икенчесе чигү чигә, хуш исле мунчада тал тасмаларыннан чабата үрә. Шаһгали агай бар иде – ул кирпеч суга. Болар барысы да миндә халык сәнгатенә карата кызыксыну уятты. Халыкның хезмәт сөйгәнен бәләкәйдән күреп үстем. Нарат урманнарына, татар әкиятләренә, татар мифларына гашыйкмын. Дәү әни тирбәтеп, җырлар җырлатып үстергән бит инде.

Татар халкының психологиясе хакында сөйләгәндә, без акыллы милләт, икътисадны да тоя торган халык икәнне әйтми булмый. Башка бик алга киткән милләтләрдән аермалы буларак, без – җирле халык. Без – җир хуҗалары: бакча үстерәбез, йорт сала беләбез, терлек асрыйбыз. Бабам Бикиттә корт бакчалары корган. Анда килгәннәр барысы да үз язмышын кортчылык белән бәйләгәннәр. Шуңа күрә, милләтебезне бик өметле дип саныйм. Кызым Америкада яши, җирләре бар, ә аны берсе бер эшкәртми. Ә безнең авылга кайтсаң, бәрәңге бакчасы, җимеш бакчасы дигәндәй...

– Сез бит әле, әйткәнегезчә, Казан таҗына да нисбәтле кеше, шулаймы?

– Казан таҗы – ХVI гасырдагы Казан җәүһәрләренең төп компоненты. Аны мин Мәскәүдә Корал палатасында киеп карадым. Соңгы ике йөз ел эчендә, мин – аны башына кигән бердәнбер татар. Аны кигәч, баш зыңлап китә, һава белән вибрацияләнә. Гарасатлар чорында ул икенче милләт вәкилләренә эләгә бит инде. Озак еллар татарныкымы икәнлеге мәгълүм түгел иде. Мин аны архивлардан юллап, рәсемнәрен табып өйрәндем. Аны татар кул һөнәрчеләре башкаруын ачыкладым. Ул алтын каркастан гыйбарәт. Авырлыгы 1,5 килограммнан артык, асыл ташлар беркетелеп эшләнгән, сигез өлештән тора. Казан таҗының очында ат кылы булган, яулап алучылар кулына күчкәч, кылын кисеп ташлаганнар. Шәрык хөкемдарлары шундый таҗлар кигән. Ул берьюлы очлым (шлем) да, шул ук вакытта дәүләтнең символы да булган. Татарның кул һөнәре әсәре икәнен исбатладым. Моны инде башкалар да инкарь итми.

– Розалина ханым, Сез күргәзмә ачылышларында еш катнашасыз, теләсә кемнең иҗаты турында рухланып, артистларга хас осталык белән сөйлисез, сәнгать күзлегеннән бәя бирәсез. Бу сыйфатыгыз кайдан килә?

– Минем тормышымда андый күренешләр еш булып тора. Чит илләрдә узган күргәзмәләрдә дә катнаштым. Хельсинки, Иракта, Иранда да – кайда гына булсам да, кая килеп керсәм дә – мин импровизатор. Беренче фикер, беренче рухи күзаллау дөресрәк була. Хакыйкатькә китерә. Әлеге сыйфатым әти-әнидән күчкәндер. Хан каны йогынтысын инкарь итеп булмый. Минем дәү әнием шагыйрә иде. Шундый матур шигырьләр уйлап чыгара, кечкенә вакытта миннән хатлар яздыра иде. 10 яшемдә сәхнәдән үз шигырьләремне укый идем. 15 яшемдә «Ялкын» журналы оештырган конкурста беренче урын алганны хәтерлим. Мәче турындагы шигырь иде ул. Әтием – музыкант һәм рәссам. Шишкин, Репиннарны сөйли иде. Менә шуннан рәсем ясарга өйрәндем. Әти гомер буе шигырь язган. Аңа Г.Камал: «Гомәр, син бу һөнәреңне ташлама. Син – коеп куйган шагыйрь!» – дигән... Минем үземә дә Сибгат абый Хәким: «Розалина, син – чын мәгънәсендә зур шагыйрь, кит бу музееңнан!» – дия торган иде.

– Тукайны ничек кабул итәсез? Сезнең өчен Тукай кем ул?

– Тукай ул минем иҗатыма биографиямә бәйле рәвештә килеп кергән шәхес. Миңа 5 яшь тулганда, әти безгә Тукай әсәрләрен укый торган иде. Бервакыт өебезгә сыер кергән (апам белән көтүне каршы алмаганбыз). Әти безгә, «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге кебек, ике таякка ике төенчек бәйләп бирде дә: «Барыгыз, өйдән чыгып китегез,» – ди. Менә Тукайны без шулай кабул итә башладык... 1990 елларда без авангардлыкны кайтарырга тырыштык. Ул вакытта мин Тукайдан аерылдым, чөнки кискенлекне ярата башладым. Этнофутуризм белән мәшгуль идем. Сул як шагыйрләрне якынрак күрдем. Ә олыгайган саен, Тукайның искиткеч зур феномен икәненә инана башладым. Ул шагыйрь генә дә түгел, ул – чын мәгънәсендә, педагог.  Аның Мөхәммәдия мәдрәсәсе өчен язган, пәйгамбәргә багышланган шигыре искитмәле. Тукай дөньяны киң алып иҗат иткән.

Тукай моңы!.. Нинди серле аваз,

Нинди хикмәт, нинди тәэссорат!

Былбыл авызыннан, язгы тамчылардан,

Җир өстендә җилфердәгән

Ак яулыклар чайкалуыннан туган –

Җан өмете,

Изге бер сурәт!!!

Ул тарала ярсу ташкыннарда,

Ак күбектәй... Язгы дулкындай...

Елашып-шыңшып, кодрәтләнеп-көлеп,

Кайгыларга күмеп тубыктан...

... Яңалыклары баткан, ләкин һаман шулай

Сабыр елмаюлы, акыллы...

Көймә булып йөзә дөнья буйлап,

Татар моңы

шигырь аркылы…

Ат өстендә, су өстендә балкый,

Йолдызларга аваз кайтара...

Кая бара татар – шунда Тукай,

Океанмы, чүлме, шәһәрме!?

Нинди янәшә бер илаһи көч!

Горурлыгы, гөле, юлдашы;

Минем асыл, фаҗигъ милләтемнең –

Тукай моңы – аның үлмәсе!..

Кырлайлардан Юкәтәнгә кадәр –

Дөнья сайрый, кыза, ду куба –

Шунда көтмәгәндә Тукай моңы

Килеп төшә булып бер дога...

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100