Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Яхин турында: «Йомшак күңелле, тыйнак табигатьле һәм зыялы иде»

Татар халкын бөеклеккә күтәргән композитор, татар романсына нигез салган Рөстәм Яхинга быел 100 яшь тулган булыр иде. Сезнең хозурга сирәк билгеле булган истәлекләрнең берсен — Яхинның бер төркем татар артистлары белән 1968 елда Финляндиягә бару уңаеннан төшерелгән фин татарларының фильм-концертын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Рөстәм Яхин турында: «Йомшак күңелле, тыйнак табигатьле һәм зыялы иде»
видеодан скриншот

Күптән түгел Финляндиянең Татар җәмгыяте рәисе Варол Абдрахим татар композиторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт фильмын җибәрде. Фильмда милләттәшләребез Яхинның танылган әсәрләрен башкара, уен коралларында яңгыраталар. Шулай ук Рөстәм Яхинны күреп белүчеләр дә истәлекләрен сөйли.

Рөстәм Яхинны Финляндия татарлары нинди шәхес буларак истә калдырган? Бу хакта үзләре искә алып сөйләде.

«1966 елдан Казан белән мәдәни һәм фәнни юллар ачыла башлады»

Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте дәресләре лекторы, Финляндия ислам татар җәмәгатенең шәрәфле президенты Окан Дахер татар артистларының фин җирлегенә килеп эләгү тарихын искә алды.

— Әтием Гомәр Дахер беренче тапкыр Казанга 1966 елда апрелендә барып кайткан иде. Аны ул вакыттагы Тел, әдәбият һәм тарих институты институты һәм Казан университетың галимнәре чакырды. Казанда ул көннәрдә Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулуга багышланган кичәләр үткәрелде. Әтиемә Казан шәһәре, милләттәшләребез белән танышу зур тәэсир калдырды: күп шәхесләр белән танышты, татар мәдәниятенең нинди дәрәҗәдә булуын күрде.

Финляндиягә кайткач, бу элемтәләрне дәвам иттерү һәм татар мәдәниятен таныту максатыннан ул татар артистларын Финляндиягә чакырырга була. 1968 елда рәсми рәвештә Габдулла Тукай җәмгыяте төзелде. Бу җәмгыять аркылы Казан артистларын, галимнәрен чакырдык. Шулай итеп, Казан белән мәдәни һәм фәнни юллар ачыла башлады.

Безгә беренче килгән артистлар арасында Рөстәм Яхин да бар иде. Аннан тыш, җырчы Илһам Шакиров, җырчы Венера Шәрипова, сүз остасы Айрат Арсланов, скрипкачы Марат Әхмәтов, гармунчы Марс Макаров килде.

Алар Югары швед уку йортының бәйрәм залында чыгыш ясады. Халкыбыз артистларны җылы каршы алды. Соңыннан артистлар Хельсинкида чәй кичәсенә калды. Аннан соң Тампере шәһәренең бер залында да концерт куйдылар. Бу күрешүләр халкыбызның милли үзаңын үстерде һәм рухи көч бирде, — дип искә ала Окан абый.

Татар артистларын Финляндиянең Президенты да үзенең сараенда кунак итә

Татар артистлары Сибелиус исемендәге музыка Академиясенә барып, андагы фин халкы белән дә күрешкән. Рөстәм абый пианино, Марат Әхмәтов скрипкада уйнап, татар көйләрен таныткан. Кыскасы, бик тә файдалы очрашу булган иде, ди Окан Дахер.

— Татар артистларының Финляндия Президенты сараенда төшкән фотолары да бар. Финляндия Президенты Урхо Кекконен аларны хөрмәтләп кунак итте. Президент Казан шәһәре белән бик кызыксынды, Казанда XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында фин галимнәренең сәфәрләре турында да Президент хәбәрдар була.

Бу фотоларны Президент сараенда әтиемнең үтенүе буенча Финляндиядә танылган фотограф мәрхүм Рәшит Насретдин төшерде. Кайбер фотоларны Казанда Тукай музеенда күргәнем булды.

1970 елдан Казанга еш сәфәр кыла башладык, барган саен Рөстәм абый белән очраша идек. Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә ханым белән өендә һәрвакыт кунакчыллык күрсәтте.

Безнең белән Сан-Францискодан кайткан мәрхүм милләттәшебез Шәмсия ханым Аппакаева да килә иде. Бервакыт бергәләшеп Кырлайга кайттык. 1986 елда Тукайның тууына 86 ел тулуга багышланган кичәдә катнаштык.

…Рөстәм абыйны яхшы хәтерлим. Ул йомшак күңелле, тыйнак табигатьле, сабыр һәм зыялы кеше иде. Очрашканда үзенең тормышы турында сөйләргә яратты. Рөстәм Яхин 450ләп җыр һәм романс авторы. Шуңа да аны татарларның Франц Шуберты дип әйтәләр иде. Яраткан композиторы — Петр Чайковский иде.

Рөстәм Яхин белән бәйле хатирәләр һәрвакыт күңелебездә сакланачак, — дип сөйләде ул.

«Татар артистларын тәмле пәрәмәчләр, пироглар белән сыйладык»

Финляндия татарлары активисты Чыңгыз Сафиулла Рөстәм Яхин исән вакытта аның белән танышкан булган.

— Тарихта беренче тапкыр 1968 елның маенда Финляндиягә бер төркем татар артистлары килде. Мин ул заманда Финляндия татарлар берлеге рәисе идем. Артистларны әтием Габдулла Сафиулла өендә кунак иттек. Әнием пешергән тәмле пәрәмәчләр, пироглар белән сыйладык.

Ә инде соңрак 1989 елда Рөстәм-Халимә Яхиннарның фатирында кунакта булдык. Өйләренә Хәйдәр Бигичев белән бергә бардык. Хәйдәр «Сандугач”ны җырлый, Рөстәм фортепианода уйный. Мин шул мизгелне видеога төшереп алган идем, — ди Чыңгыз Сафиулла.

«Финляндия татарларыннан „Илкәем“ җырын ишетеп, аны Татарстанга алып кайттык»

1968 елда Финляндиягә барган бер төркем татар артистларыннан хәзерге көндә бердәнбер исән кеше — Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов. Ул да бу сәфәр турында бик яратып сөйләде:

— Юлга чыгарга, җыенырга танылган татар фольклорчысы Илбарис Надиров ярдәм итте. Финляндиягә поезд белән бардык. Концертлар матур, уңышлы узды. Иң элек татар җәмгыятенең йортында концерт куйдык, халык белән очраштык. Бер атна тирәсе тордык. Финляндия татарларының чит илдә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуларына шаккаттык, гаҗәпләндек. Тәм-томнар белән сыйладылар. Туганлашып беткән идек.

Рөстәм абый белән күп еллар эшләдем. Ул зыялы, мәдәниятле, белемле кеше иде. Үзенең катнашуы белән концертыбызга ямь кертте. Ул вакытта татарча аңламаган сүзләрне миннән сораштыргалый иде, чөнки Финляндия татарлары русча аңламый.

Ул музыкант-пианист буларак барды, фортепианода үзе уйнады. Аның әсәрләре белән генә чикләнмәдек, халык җырларын да башкардык. Финляндия татарлары үзләренең җырларын безгә җырлап күрсәтте. Шулчак алар «Илкәем» дигән җырны көйләде. Аны ишетүгә күңелебез тулды. Шуннан соң «Илкәем» дигән җырны Татарстанга алып кайттык. Аны Илһам Шакиров җырлады, — диде ул.

Мөнирә Хәбибуллина: «Шундый тыйнак, йомшак, гади кеше иде»

Шулай да, Рөстәм абый Яхин белән иң еш аралашкан, хезмәттәшлек иткән кешеләрнең берсе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина. Аның яраткан композиторыбыз белән бергә эшләгән еллары турында сорамыйча кала алмадым.

— Кечкенә вакытымда көйләр чыгару белән мавыга идем, күрше урамда торган Рөстәм Яхинга йөргәнем бүгенгедәй хәтердә. «Кызым, әйдә көйләреңне Рөстәм абыйларга күрсәтеп карыйк», — диде әти. Шуннан бирле Рөстәм абый дустыма әйләнде.

…Рөстәм абый турында хатирәләрне исемә төшергәч, күңелемә моңсу булып китә. Аның шикелле даһи, матур көйле композиторлар бик аз. Ә ул шундый тыйнак, йомшак, гади кеше иде.

«Татарстан» радиосында эшли башлагач, Рөстәм абый белән якыннанрак таныштым. Мин аның җырчыларга, музыкантларга мөнәсәбәтен күрдем. Аннан тыш, җырларын, романсларын фортепианода уйнарга туры килде.

Кешенең эчке дөньясын беләсең килсә, әсәрләрен тыңла, диләр. Рөстәм абый «Татарстан» радиосының музыка редакциясендә еш килеп йөрде — җырларын китерә иде. Мин утыра торган репетиция бүлмәсенә кермичә калмады. Папкасыннан яңа гына язылган әсәрләренең ноталарын алып, пианинода уйнап күрсәтә дә, киңәш-фикер сорый.

Туры сүзле булганга күрәме, минем бәя биргәнемне көтеп ала иде. Ошаса мактыйм, ошамаса да фикеремне әйтә идем. Алай да, ул сер бирмәде. Рәхмәт әйтеп, риза булып чыгып китә иде.

Рөстәм абый грамоталы кеше: татар һәм рус телләрендә иркен аралашты. Юморны аңлап кабул итте, үзе дә кешене көлдерергә яратты.

Җырчы дөрес җырламаса, каты бәрелми, ипләп кенә аңлатып бирә иде. Әсәрнең темпына игътибар итте. Ноталарында бик күп вак-вак итеп өстәмә язулары була иде. Көчле тавыш белән яисә бик тыныч уйнауга басым ясады. Бормаларны (мелизмнарны) артык яратмады.

1950 — 1970 елларда язылган «Күңелдә яз», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» кебек әсәрләренә зурдан торып бәя бирәм. Үзенә дә: «Ул әсәрләр уникаль. Хәзер дә әнә шулай язарга кирәк», — дип әйткәнем булды. Рөстәм абый романсларында миллилек тә, романтизм да бар. Ул вакытта Рөстәм абый җаны-тәне белән бирелеп, бөтен көче белән иҗат итте.

«Аны кабатлый алмасалар да, аның дәрәҗәсенә менәргә тырыштылар»

— Аннан соң ул җырлар иҗат итә башлады, — дип дәвам итте Мөнирә апа. — Өч куплетлы шигырьгә романс язып булмый бит… Мәсәлән, «Оныта алмыйм» җыры. Өч куплеттан тора, ләкин һәр куплетында төрле фактура куллана. Соңгысында — кульминацион нокта. «Аңлыйм, дустым» җыры да шул. Аларны коры җыр дип әйтү дөрес түгел, җырлы романс дип атап буладыр. Аның халыкчан музыкасы, романслары, эстрада юнәлеше дә бар.

Сүзнең эченә кереп, яңгырашына игътибар итә иде ул. Мәсәлән, «Оныта алмыйм», «Бер генә сүз» романслары үзеннән-үзе җырлана, аны башка көй белән берничек тә җырлап булмас иде. Аның интонациясе аша, бөтен сүзнең мәгънәсе ачыла бара. Шуңа күрә дә шагыйрьләр бик теләп текстларын аңа ышанып тапшыра иде. Сорап яздыртканнары да булды. «Язмасаң яхшы түгел, Мөнирә. Вакытым шуңа уза, сорыйлар бит», — дип әйткәне булды.

«Кем белер кадереңне» романсы Рөстәм абыйның визит карточкасы кебек кабул ителә иде. Мәскәү консерваториясендә укыган чакта Тукай шигырьләре җыентыгын карап утырганда шул шигырь күзенә чалынган да, шуңа көй язган ул.

Гөлшат апа сүзләренә язылган «Китмә, сандугач» җырын әйтеп торасы да юк. Сулыш алу өчен дә, мәгънә ягыннан паузалар да бик уйлап язылган.

Мостафа Ногман, Нәби Дәүли, Гамил Насрый, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнашева аның җырлары авторлары гына түгел, дуслары да иде.

Рөстәм Яхин әсәрләре Татарстан җырчылары, композиторларына зур йогынты ясады. Аны кабатлый алмасалар да, аның дәрәҗәсенә менәргә тырыштылар. Җырчылар өчен аның әсәрен башкару — зур вокал мәктәбе. Әсәрләрен чын профессионал гына башкара ала.

Хәзерге җырчылар Яхин әсәрләрен башкара алмый, чөнки җырларының диапазоны киң. Формасын истә тотып җырлау да таләп ителә. Аның паузаларында да мәгънә бар.

Рөстәм абыйны яратучылар да, яратмаучылар да булды. Ул кешегә сүз таратып йөрмәде. Кешенең кимчелекләрен белсә дә, башкаларга сөйләми иде. Укымышлы, талантлы иде ул.

Әнисен дә хәтерлим. Бик мөлаем татар әбисе иде. Әнисе үлгәч, Рөстәм абый бөтенләй коелып төште. Эмиль Җәләлетдинов ярдәм итеп йөрде аңа, — дип сөйләде Мөнирә Хәбибуллина.

«Безне җыр берләштерде»

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевның беренче җырына көйне Рөстәм Яхин иҗат иткән булган.

— Мин Рөстәм абый белән якыннан дус булып йөрдем дип әйтә алмыйм. Бервакыт яшьтәшләр җырлар чыгара башлады. Нишләп мин дә җыр язмыйча йөрим соң дип, бер җыр язарга булдым. Ул «Көзге моң» дип атала. Җыр текстын дүртюллыклар белән түгел, «баскычлы» итеп яздым, композиторга иҗат итәргә ирек бирдем:

Урманнарда яна, яна, яна сары балкыш,

Сизелми дә җиткән көз дисең.

Үзең әле һаман кырлар буйлап

Яшеллеген җәйнең,

Яшеллеген җәйнең эзлисең.

Ул вакытта бер композитор белән дә якыннан таныш түгел идем. «Татарстан» радиосында концертмейстер Мөнирә Хәбибуллинага килдем (ул композиторлар белән актив эшли иде).

Җыр текстын Мөнирәгә тапшырдым. 3-4 көн үткәч, Рөстәм Яхинга бирдем, дип телефоннан шалтыратып әйтте. Өлкән композиторга биргән икән дип, күңелсезләнеп куйдым.

Мөнирә җыр текстын Рөстәм абыйга ничек тәкъдим иткәнен сөйләгән иде. Рөстәм абый киенергә чыкканда Мөнирә җыр тексты язылган кәгазьне күрсәткән. «Юк, миңа кирәк түгел. Болай да күп эшләр җыелды», — дип кулын селтәгән Рөстәм Яхин.

Мөнирә: «Юк, Сез укып карагыз», — дип үгетли икән. Яхин пәлтәсенең бер җиңен кигәч, Мөнирә борынына ук текстны төртеп күрсәткән. Бер җиңен кигән килеш текстны үзе укый, үзе башын ритмга селкетә башлады, ди. Рөстәм Яхин текстны кесәсенә тыгып кайтып киткән.

Икенче көнне Мөнирәгә шалтыратып: «Мин текстка көй яздым», — дип әйтә икән. Рөстәм абый бер сүзне дә үзгәртеп тормаган. Шулай итеп, беренче җырыма көй шулай туган.

Соңрак Яхин белән радиокомитетта очраштык. Җырны кабул иттеләр. Миңа әйтә: «Мин сине өлкән кеше дип уйлаган идем», — ди. Миңа ул вакытта 25-26 яшь кенә иде.

— Син бит:

Яратмаска сине мөмкин түгел,

Яратырга инде соң, дисең, — дип әйткәнсең. Мин сине бик өлкән кеше дип уйладым. Ничек яратырга соң булсын? — дип сорады.

— Мин бит быел өйләндем. Өйләнгәч, башка кешегә гашыйк булу мөмкин түгелдер дип уйладым, — дим. Башсыз булганмын инде…

«Көзге моң» җырын баштан ук яратып кабул иттем дип әйтә алмыйм. Аны халык белән бергә яратасың бит инде. Мәскәүдә укыганда «Колонналы зал”да тыңладым. Хәйдәр Бигичев җырлады аны. Зал тулы, чит ил кешеләре дә бар иде. Ул аны көчле яңгыратты, үземнең җырым өчен шунда горурланып утырдым.

Казанга кайткач, Яхинның юбилеен үткәргәннәр. Соңрак Сибгат ага Хәкимне очраттым. Шул кичә турында миңа ул да сөйләде:

— Син булмадың инде, җырыңны Бигичев җырлап бетергәч, халык торып басып 10 минутка якын кул чапты. Бу җыр калачак, — дип әйтте. «Калачак» дигән сүзе озын гомерле булачак, дигәнне аңлата инде.

Аннан, тагын бер җыр безне берләштерде. Балалар җырына багышланган ябык бәйгедә җыр иҗат иттек. «Без — яшь ленинчылар» дигән җырыбызга беренче урын бирделәр, — диде Марсель Галиев.

…Рөстәм Яхин беренче фортепиано концертын язган татар композиторы да әле. Әсәрләрен үзе башкарган оста пианист. Укытучы. Бүген Рөстәм Яхин иҗаты — татар милли классикасы, ә аның исеме — милли тарихның бер өлеше булып тора. Үзен күреп белмәсәк тә, җырларын тыңлап, аның нинди нечкә күңелле, самими, мәхәббәтле булганын тоярга була. Милләтебез горурлыгы иҗат иткән әсәрләр әле озак еллар яшәр дип ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100