Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрек егетләре: «Бөтендөнья татар яшьләре көннәре безне татарлаштырды»

Татар яшьләре көннәрендә катнашып, татарлашкан төрек егетләрен Төркиядәге үз хәбәрчебез Рушания Алтай эзләп тапты. Хәзерге вакытта Төркиянең күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклеләре булган шәхесләр үзләре катнашкан Татар яшьләре көннәренең тормышларына тәэсире турында искә алалар.

news_top_970_100
Төрек егетләре: «Бөтендөнья татар яшьләре көннәре безне татарлаштырды»
Хәсән Карасар архивыннан

Моннан нәкъ утыз ел элек Казанда, Идел ярында шаулап-гөрләп үткән I Бөтендөнья Татар яшьләре көннәренең кайтавазы еракларга таралды. Икенче елны аны тагын оештырырга кирәклеге турында 1991 елның октябрендә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең беренче корылтаенда да әйтелде. Яшьләр көннәрен үткәрү буенча элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җыелышлар була башлады. Анда бүгенге көндә Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенең татарча радио тапшыруларын алып баручы Сәгыйт Хәйри — программа директоры, мин, фәкыйрегез, аның урынбасары булып сайландык. Әзерлек эшләре өчен атна саен җыелыша идек.

Шул җыеннарның берсендә җитәкчебез Ирек Гарипов Татар яшьләре көннәренә Төркиядән биш егет киләчәген хәбәр итте. Без бер мәлгә аптырашка калдык: татар яшьләре көннәрендә аларга кызык булырмы, алар — татарча, без төрекчә белмәгәч ничек аралашырбыз, безне аңларлармы, гаеп итмәсләрме?

Ниһаять, без көткән төрек егетләре «Идел» лагерена килеп төште. Алар беренче көннән үк безнең «дулкынга» иярделәр, гади, ачык йөзле, ярдәмчел булулары белән күңелебезне яулап та алдылар. Безгә кушылып уйнадылар, кушылып җырладылар, безнең белән биеделәр. Рус телле татарларны да узып, татарча аралашырга тырыштылар.

Ул көннәрдән өч дистә елга якын вакыт үтте. Әлеге төрек егетләре бүген Төркиядә шактый танылган шәхесләр. Барысын да эзләп табып, Бөтендөнья татар яшьләре көннәренең хәтерләрендә ничек саклануы хакында сораштым. Алар бик теләп, «Интертат» өчен хатирәләре белән уртаклаштылар.

Түмән Сомунҗуоглу: «Гомеребездә беренче тапкыр мунча кердек, себерке белән чабындык, токмачлы аш ашадык»

  • 1972 елда Анкарада туган. Әтисе Сади Сомунҗуоглу — танылган журналист һәм сәясәтче, өч мәртәбә Төркия парламенты депутаты, ике тапкыр Дәүләт министры, әнисе Мүбәҗҗәл Сомунҗуоглу — социолог. Түмән Татар яшьләре көннәренә катнашкан чакта Гази университеты тарих бүлеге студенты иде. Бүгенге көндә Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты гомуми төрки тарих кафедрасы доценты. Өйләнгән, ике бала үстерә.

«1991 елда без катнашкан Татар яшьләре көннәре күңелем түрендә гомернең бик матур мизгеле булып саклана. Утыз елга якын вакыт узса да, Идел җәйләвендә үткәргән көннәр онытылмый. Без барыбыз да Йосыф Акчура корган «Төрек учаклары» иҗтимагый оешмасының яшьләр секциясенә йөри идек. Мин төрки җөмһуриятләрдәге яшьтәшләребез белән танышу, элемтә кору өчен «Хат дуслыгы» проекты башлаткан идем: Казахстан, Кыргызстандагы яшьләр белән хат алыша идек. «Татарстан яшьләре безгә хат язсыннар», - дип адресымны Анкарадагы бер конференциягә килгән Фәүзия Бәйрәмовага да бирдем. Күп тә үтми, Ирек Гариповтан хат килеп төште. Ул безне Татар яшьләре көннәренә чакырган.

Иреккә биш кеше барырга карар кылуыбызны яздык. Казандагы «Ватан» җәмгыяте безгә чакыру җибәрде. Шуның белән Советлар Берлегенә керү визасы алдык. Ул вакытта Татарстанның үзенә очкычлар очмый иде. Мәскәүгә килеп төштек. Безне Ирек Гарипов каршы алды. Барыбыз да бик дулкынлана идек. Чөнки «Тимер пәрдә”нең «теге ягында» идек, безгә бөтен нәрсә бик кызыклы тоела иде, бөтенебез дә бик яшь, студентлар идек. Мәскәү метросында бөтен кешенең китап укуын күреп шаккаткан идек.

Ирек безне Мәскәүдә бер татар әбиенең өенә кунакка алып барды. Анда чынаяктагы чәйне тәлинкәгә салып эчүләрен күргәч, бик аптырадык. Аннары аңладык: кайнар чәйне суытып эчүнең бер ысулы икән бу. Беренче саф татар гореф-гадәте белән танышу, мөгаен, шуннан башлангандыр.

Казанга аяк басу бездә бөтенләй башка хисләр уятты. Без Казанны татар шәһәредер дип уйлаган идек, ә ул Европа каласына охшаган булып чыкты. Идел җәйләве бик матур урынга — Идел елгасы буенда урман эченә урнашкан. Биредәге яшьләр барысы да бер-берсен тиң күрә, барысы да бер-берсе белән самими, дус. Игътибарны шул да җәлеп итте: кызлар тәмәке тартмый һәм берсе дә чалбар кими, барысы да чын ханым-әфәнде (леди). Бу атмосфера безне бик тәэсирләндерде.

Татар яшьләре көннәренең программасы бик җентекләп уйланып төзелгән һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Анда татар теле курслары да эшләде, дин, тарих дәресләре дә алып барылды, җыр, бию түгәрәкләре дә оештырылды. Бунгалодан бунгалога кунакка йөрешүләр, үзара бүләкләшүләр күңелдә матур хәтирә булып саклана. Анда оештырылган Сабан туе бәйрәмендә үзебезне чын татар итеп тоя башладык. Әтәчле колгага менү, җептән бүләк кисү, татарча көрәш, батырга бирелгән тәкә, биеп-җырлап бүләкләр җыю, уен-көлке безнең күңелләрне айкап ташлады. Татар яшьләре көннәре безгә, төрекләргә, борынгы гореф-гадәтләребездән нык читләшкәнебезне күрсәтте. Милләтне милләт итүче факторларны Татарстанда күрдек. Төрки мәдәниятнең олылыгын, матурлыгын аңлап, милли тойгыларыбыз артты.

Казанда бер тарихи мәчетне төзекләндерүдә катнаштык, кирпеч ташып, үз өлешебезне керттек. Бер көнне Шиһабетдин Мәрҗани авылына алып бардылар. Анда татар авылы тормышы белән таныштык, гомердә беренче тапкыр мунча кердек һәм себерке белән чабындык, татар милли ризыклары белән сыйландык, токмачлы аш ашадык.

Шагыйрь Габдулла Тукай авылына бару, "Сөембикә" манарасы янында үткәрелгән җыенда катнашу, Идел буенча теплоходта сәяхәт итү, тарихи Болгар хәрабәләрен күрү минем киләчәк карьерама зур йогынты ясады. Университетны тәмамлаганда диплом эшен Болгар дәүләте белән бәйле темага яздым. Аннары Төркиядә Әхмәт Вәли Мәңгәр спонсорлыгында чыккан «Казан» журналы турында фәнни мәкалә язуыма да Татар яшьләре көннәре сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Татар яшьләре көннәре безнең романтизмыбызны арттырды, төрки киңлеккә башка күзлектән карый башладык, дөньяга карашыбыз да үзгәрде. Тормышымның иң матур көннәре итеп искә алам».

Конуральп Эрҗиласун: «Татар яшьләре көннәрендә катнашканга, төрки дөнья кызларына өйләндек»

  • 1972 елда Анкарада туган. Әтисе Әхмәт Биҗан Эрҗиласун — танылган тюрколог галим һәм язучы, Гази университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, Төркия тарих институты рәисе булып эшләде. Әнисе Билгә Эрҗиласун — филолог, Хаҗәттәпә университеты профессоры. Конуральп Татар яшьләре көннәренә катнашканда Гази университетының тарих бүлеге студенты иде, бүгенге көндә — Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты тарих профессоры. Өйләнгән, бер бала үстерә.

«Бу минем Советлар Берлегенә өченче сәфәрем иде. Беренчесендә фольклор төркеме белән концерт куярга Молдавиягә барган идек. Икенчесендә туристик юллама белән Кырым якларын күреп кайткан идем. Советлар берлегенең якынча тормыш-көнкүреш шартларын, мәдәниятен белә идем. Шуңа күрә Татарстан һәм Казанның европача булуына аптырамадым.

Татар яшьләре көннәре бик яхшы оештырылган булуы белән сокландырды. Анда татар мәдәниятен, тарихын өйрәнү өчен дәресләргә, түгәрәкләргә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Оештыручыларның берсе Ирек Гарипов безгә татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышын да, тарихын да җентекләп аңлатты. Ул безне һәрвакыт канаты астында тотты, шуңа күрә, бәлки, без бернинди кыенлык кичермәгәнбездер. Бик кыска вакыт эчендә татарча аңлый башладык. Төркиягә кайтканда үзебезне татар итеп хис итә башлаган идек.

Сабан туе бәйрәмен бик сагынып искә алам. Мин капчык сугышына катнашкан идем. Бер-ике селтәнүгә егылып төштем. Идел буенча теплоходта Болгар шәһәренә бару безнең өчен бик зур вакыйга булды. Беренче курста укыганда «Хәзерге чор төрки халыклар» дигән дәрестә Болгар дәүләте турында аңлатканнар иде, дәрестә өйрәнгәннәрне үз күзләрем белән күрү, шул туфракка басып йөрү әйтеп бетермәслек хисләр ташкыны уятты.

Татар яшьләре көннәрендә үзебезгә бөтенләй яңа дөнья ачтык. Андагы яшьтәшләрем белән аралашу, күренекле татарлар белән танышу, ата-бабаларыбызның тарихи ватанын күрү күңелебезгә ләззәт бирде. Өйгә мин күтәренке кәеф белән бик бәхетле булып кайттым. Гомеремдә кылган сәяхәтләрем арасында иң матуры, күңелгә иң якыны — Казан сәфәре булды. Анкарага кайткач, Төркия телерадио корылышы «TRT”ның күренекле продюсеры Йагмур Туналы бездән Татар яшьләре көннәре турында сорашты. Без озын-озак итеп сөйләдек. Аннары ул: «Сез татарлашып беткәнсез бит!» — диде. Чыннан да, безнең фикер йөртүебез төрекләрнеке кебек түгел иде инде.

Төркиягә мин Шиһабетдин Мәрҗани китапларын алып кайттым. Диплом эшемне аның китаплары буенча яздым.

Әгәр Татар яшьләре көннәренә катнашмаган булсак, безнең тормыш иптәшләребез дә төрки дөнья кызлары була алмас иде. Мин һәм Түмән казах кызларына өйләндек. Хәсән Али татар кызы алды, Афшар әзербайҗан кызына өйләнде».

Афшар Челик: «Зәки Вәлиди китапларында язылган күп нәрсәне татар авылында күрдек»

  • 1971 елда Кайсери шәһәрендә туган. Әтисе Абдуррахман Челик — төзелеш инженеры, әнисе — француз теле укытучысы. Афшар Татар яшьләре көннәренә катнашканда Анкара университеты фармацевтика бүлеге студенты иде. Алга таба укуын микробиология буенча магистартурада дәвам итә. Бүгенге көндә ул — даруханә хуҗасы, профессиональ рәссам һәм язучы. Өйләнгән, өч бала үстерә.

«II Бөтендөнья Татар яшьләре көннәрендә катнашу истәлекле, маҗаралы сәфәр булып истә калды. Татар яшьләренең бер-берсе белән дустанә булулары, барысының да җыр-биюгә осталыгы, белемле, зыялылыгы безне таң калдырды. Егетләр белән кызларның бер-берләре белән туганнарча аралашуы, үзара самими булулары безгә бик ошады. Татарларның милли аңнары бик югары.

Без кыска вакыт эчендә татарча аңлый башладык. Мин татарча җырлар да өйрәндем. Әле хәзер дә «Ай, былбылым», «Күбәләгем», «Оренбур шәле”н җырлыйм. Салих Сәйдәшевнең «Әдрән диңгезе» җырын бик ошатам, «Уракчы кыз» җырын Илһам Шакировтан өйрәндем.

Лагерьда оештыру эше әйбәт куелган иде. Мин байтак лагерь программаларына катнаштым, әмма алар «Идел» лагерендагы программадан күпкә калыша. Татар яшьләре милли гореф-гадәтләргә бәйле булып, шул ук вакытта заман сулышын тоеп яшиләр. Без татар халкын Зәки Вәлиди Тоган, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Абдулла Баттал Таймас әсәрләре аша берникадәр өйрәнгән идек, ә Татар яшьләре көннәрендә без бу кардәш халыкны тагын да якыннан белдек. Габдулла Тукайның әнисе авылына баргач, Зәки Вәлиди китапларында язылган күп нәрсәне күрдек. Татар авыллары матур йортлары, тәртипле, чиста-пөхтә булулары белән сокландырды. Төрек авыллары күпкә калыша икән дип, чагыштырып алдык.

Тарихи Болгар шәһәрен күрү безне бик тәэсирләндерде. Без татар халкы тормышында борынгы бабаларыбыз — хуннарның эзләрен күрдек, җылысын тойдык.

II Бөтендөнья Татар яшьләре көннәре безнең тормышка аерым бер ямь өстәде, милли аңыбызны, күзләребезне ачты. Без дөньяга башкача карый, башка төрле фикерли башладык. Күз алдыннан һаман Идел буеның ак каеннары, күккә сузылган озын наратлар китми. Яңадан шул көннәргә әйләнеп кайтасы килә. Бик сагынып искә алам».

Салих Узун: «Татарстанда көндез — „Хәзрәт“, кич белән „Эстрада йолдызы“ булып йөрдем»

  • 1970 елда Коҗаэли шәһәрендә дөньяга килгән. Татар яшьләре көннәрендә катнашканда Анкара университетының политология факультеты студенты иде. Аны тәмамлагач, укуын халыкара мөнәсәбәтләр буенча магистратурада дәвам итә. Ул 1993-1997 еллар арасында «Ватан» партиясенең яшьләр бүлеген җитәкли, 2008 елда шул ук партиянең рәисе булып сайлана. Әлеге фирка «Демократия» партиясе белән кушылганнан соң бер ел аның рәисе урынбасары булып эшли. Өйләнгән, бер кыз үстерә.

«Ул еллар Советлар Берлегенең соңгы чоры булса да, Төркия белән төрки дөнья арасында әле киртәләр җимерелмәгән иде. Татар яшьләре көннәрендә катнашу безне «тимер пәрдәләр» ачылуга санаулы көннәр калганда, төрки дөньяның бер кисәге белән беренче булып кочаклашкан яшьләр булу бәхетенә ирештерде. Бу безнең өчен зур мәгънәгә ия.

Казан янындагы лагерьда үткәргән көннәр минем өчен бик кадерле. Без бик күп илләргә сибелгән йөзләрчә татар яшьләре белән бергә кайнаштык.

Әйе, бу татар яшьләр көннәре иде, әмма Төркиядән килгән биш дус өчен офыгы киң, зур чара булды ул. Безнең өчен ул бөтендөнья төрки яшьләре конгрессы булып тоелды. Яңа бер чор башлангычын сизә идек һәм бу безне бик дулкынландырды.

Лагерь белән бәйле шәхси хатирәләрем онытылмас вакыйгаларга бик бай. Араларыннан иң кызыклысын искә алып үтәсем килә: форум программасында зиратка һәм мәчеткә бару каралган иде. Шуларның берсендә, Төркиядән килгән дип, берәребезнең Коръән укып күрсәтүен үтенделәр. Бу теләкне үтәү минем өскә төште: Коръән укып, дога кылдым. Шуннан соң мине «хәзрәт» дип йөртә башладылар.

Лагерьда һәр көн кичке уеннар оештырыла иде. Милли һәм эстрада җырлары яңгырый, яшьләр музыка астында бииләр. Төркиядән килгән дип, бездән дә төрек җыры сорадылар. Төмән үзе белән күренекле төрек җырчысы, автор-башкаручы Барыш Манчоның яңа гына чыккан аудиокассетасын алган булган икән. Шуны куйдык. Алып баручы: «Хәзер Төркиянең иң популяр җырчысын тыңларсыз», - дип игълан итте. Кассетадан музыка яңгырый башлады. Шул минутка кадәр дәртләнеп биегән яшьләр илаһиләр, мөнәҗәтләр тыңлаган кебек кисәк тып-тын булдылар. Мин, кабат атмосфераны җанландырып җибәрергә теләп, сәхнәгә йөгереп чыктым да кассетага кушылып җырлый-җырлый биергә тотындым.

Икенче көнне Идел елгасы буенча теплоход белән Болгар шәһәренә барганда бөтен кеше миңа бик җылы мөнәсәбәт күрсәтә башлады. Кайберләре яныма килеп: «Бик матур җырладың», - дип мактау сүзләре әйтте. Алар мине Төркиянең эстрада йолдызы дип аңлаганнар икән! Башта аңышмый тордым, аннары эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алдым, ләкин сер бирмәдем. Шулай итеп мин көндез — «хәзрәт», кич белән «эстрада йолдызы» булып йөрдем. Бу вакыйганы һаман да елмаеп искә алам. Татар яшьләре көннәре минем күңелдә матур хәтирәләр белән саклана. Чөнки ул төрки дөньяга ачылган тәрәзә иде». 

Хәсән Али Карасар: «Мин Казандагы татары кызына өйләндем»

  • 1972 елда Анкарада туган. Әтисе — Төркиянең күренекле педагогия фәне галиме, профессор, әнисе — текстиль белгече. Татар яшьләре көннәренә катнашканда Хәсән Али Билкент университеты халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге студенты иде. 1994 елда укуын тәмамлагач, АКШның Маркет университетында магистратурада укый. 2002 елда Билкент университетының докторантура программасын тәмамлый. Бүгенге көндә халыкара мөнәсәбәтләр буенча профессор, Кападокия университеты ректоры. Бер кыз үстерә.

«Мин Советлар Берлеген бәхетсез кешеләр яшәүче караңгы, ярлы ил дип белә идем. Ләкин мондый күзаллавым бик тиз юкка чыкты. Безне «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Ирек Гарипов аэропортта каршы алды. Аның дипломатик осталыгына хәйран калырлык иде. Күрешүнең беренче мизгеленнән үк аның харизмасы һәм милләтен яратуы күңелебездә хөрмәт уятты. 

Ул безне бер татар гаиләсенә кунакка алып барды. Анда безне мул табын көтә иде. Чәкчәк белән тәмләп чәй эчтек. Аннары 70 яшьләрендәге бер татар ханымы безгә фортепианода классик музыка һәм төрле татар көйләре уйнап күрсәтте. Аның уйнавын сихерләнеп тыңладык. Соңрак шуны белдек: совет илендә фортепианода уйнау табигый хәл, өйдә фортепиано булмавы сәер кабул ителә икән.

Поездга утырып, Казанга киттек. Мин һәр станциядә мөмкин кадәр күбрәк фотога төшерергә тырыштым. Бер катлы йортлар һәм бакчалар игътибарымны җәлеп итте. Элегрәк Россиянең бөтен җире дә авыл дип уйлый идем. Соңрак белдем: бу йортлар Россиядә «дача» дип аталган җәйге йортлар икән. Ул бер катлы биналарны матур бакчалар әйләндереп алган. Алар бик тыйнак, ләкин иркен итеп төзелгән.

Казанга килеп җиткәч, без тагын бер татар гаиләсендә кунак булдык. Аннары яшьләр көннәре үткәреләчәк «Идел» лагерена күчендек, анда безне агачтан ясалган ике катлы матур бунгалога урнаштырдылар. Бу лагерь элеккеге комсомол лидерларының халыкара очрашулары өчен эшләнгәнлектән, бөтен уңайлыклары бар иде.

Татар яшьләре көннәренә Советлар Берлегенең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән якынча 150ләп кеше җыелган. Финляндия, Эстония, Әстерхан, Мәскәү, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Себер, Башкортстан һәм башка бик күп җирләрдән татар яшьләренең шулай күпләп катнашуы бик тәэсирләндерде.

Лагерьдагы көннәребез төрле җирләрдән килгән татар яшләре белән аралашып үтте. Без һәркемнең игътибар үзәгендә булдык. Барысы да безнең белән танышырга тырыша иде. Безне андагы яшәү шартларының камиллеге таң калдырды.

Дивардагы радио аша иртәдән төнгә кадәр татарча музыка яңгырый, яңалыклар һәм игъланнар хәбәр ителә иде. Радио тапшыруларын Сәгыйт Хәйри алып бара иде.

Татар яшләре көннәренең иң ошаган өлеше — мәдәни программалар иде. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән татар яшьләре үз төбәкләре турында мәгълүмат бирәләр, җырлыйлар һәм халык биюләрен башкарып күрсәтәләр иде. Татар көйләренә бию мөһим иде. Ул вакытта татар яшьләрендә ана телгә, милли үзенчәлекләргә мәхәббәт тәрбияләү, мөгаен, татар музыкасыннан, татарча биюләрдән башлангандыр.

Кичке уеннарда безнең мәктәп елларындагы кебек, такмак әйтешле уеннар да булды. Бик күңелле иде. Бу кызыклы чараларның бер оештыручысы бар иде. Гамил Нур исемле бу татар егете. Ул әле дә Татарстанның иң танылган шоуменнарының берсе.

Без биредә Ирек Гариповның зур лидер, оста оештыручы булуын күрдек. Ул Татар яшьләре көннәрен үткәрү өчен искиткеч профессиональ команда туплаган. Дмитрий исемле рус фотографының лагерьның һәр мизгелен фотосурәткә төшереп баруы истә калган. Иң танылган татар журналистлары, рәссамнар, язучылар һәм башка зыялылар яшьләр белән әңгәмәләр үткәрде. Бу очрашуларда татар һәм төрек дөньясы мәсьәләләре тикшерелде, дин, тел, тарих, мәдәният, һ.б. мәсьәләләр буенча демократик шартларда фикер алыштык. Бөтен кеше бер-берсенең төбәге һәм мәдәни атмосферасы турында белергә тырыша иде. Бу дискуссияләрдә яшьләр үз төбәкләре, анда татар булып яшәүнең кыенлыклары, проблемалары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Белоруссиядән килгән татарлар татарча бер сүз белми иде. Алар белән аралашу безгә бик авыр булды. Чөнки бу татар төркеме үзләренең диннәрен саклап кына татарлыкларын истә тоталар иде.

Татар авылларына бару истә калган. Безгә 16-17 кеше сыйдырышлы бер микроавтобус бирелгән иде. Ул миңа башта бик мескен тоелды. Ләкин әлеге транспорт үткән юлларны, борылмаларны, калкулыкларны күргәч, мин аңа хөрмәт белән карый башладым. Уҗым басуыннан да, таш юлдан да, юлсыз урыннан да шәп элдертте ул. Автобусның эчен тузан баса, без бер-беребезне күрмибез. Мин иң арттагы утыргычка утырган идем. Чокырлы юлларда шундый каты сикертә, мин ярты метр югары күтәреләм дә шап итеп урындыкка килеп төшәм.

1991 елда Казанда үткәргән вакытым тормышымны үзгәртте. Советлар Берлегенә, Россиягә, төрки дөньяга, хәтта Төркиягә дә башка күзлектән карый башладым. 1991 елдан соң мин 20 ел чамасы төрки дөнья белән бәйле иҗтимагый-мәдәни чаралар оештырдым. Нәрсә генә эшләсәм дә, һәрвакыт Ирекне, Бөтендөнья Татар яшьләре көннәрен үземә өлге итеп алдым. Әле һаман да үрнәк итеп куям.

Татар яшләре көннәре тәмамланып, Анкарадагы өйләребезгә кайтканда без татарча сөйләшә башлаган идек, төрек җырларына караганда күбрәк татар җырлары җырлый, күбрәк татар биюләрен башкара идек.

Бу сәяхәттән 22 ел узгач, мин Казан татары кызына өйләндем. Кайчак истәлекләргә бирелеп куям да, шул көннәргә кайтып килергә иде, дим. Барысы да 1991 елдагы кебек кабатлансын иде: без — янә биш егет, янә Мәскәүгә килеп төшсәк иде...»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100