Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әзһәр Шакиров турында хезмәттәшләре: «Ул үзен «великий» дип йөртә»

Камал театрында татар театры легендасы Әзһәр Шакировның 80 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды.

news_top_970_100
Әзһәр Шакиров турында хезмәттәшләре: «Ул үзен «великий» дип йөртә»
Салават Камалетдинов

Моннан нәкъ биш ел элек күренекле татар артисты Әзһәр Шакиров үзенең 75 яшьлеге уңаеннан оештырылган юбилей кичәсен әнисе турында истәлекләрдән башлаган иде. 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән юбилей кичәсе дә нәкъ шундый ук әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Бу юлы күренекле актер әтисе турында сөйләде. Текстлар – артистның «Язмыш» китабыннан.

«Бер игелекле эш эшләдем. Игелекле милләттәшләрем ярдәмендә, юкка чыккан авылыбызның зиратын яңадан эшләттем. Мин бу дөньядан киткәч тә әти-әниемнең кабере озак еллар сакланыр әле дигән теләктә калам», - дип тәмамлады ул монологын.

  • Мәгълүмат өчен: Камал театрының гына түгел, бөтен татар театрының легендасы булган Әзһәр Шакиров белән Нәҗибә Ихсанова – авылдашлар. Заманында Азнакайның кечкенә генә авылыннан ике бала Мәскәүгә укырга чыгып киткән булган. Хәзер инде ул авыл юк.

«85 яшегезгә сездән үзегез турында монолог көтәбез»

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев актерның биш ел элек булган кичәсен һәм андагы монологны яхшы хәтерли булып чыкты.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Безнең Әзһәр Шакиров - бөтен дәүләт бүләкләренә ия кеше. Биредә Президентыбыз аңа Рәхмәт хатына имза куйды. Әзһәр әфәнде гомере буе сәхнәгә тугры булып калды һәм тамашачы өчен хезмәт кылды. Ул хезмәт иткән Камал театры республикабызны зурлый. Без Бөтендөнья татар конгрессы белән зур-зур чаралар үткәргәндә килгән милләттәшләребез Камал театрына алып баруны сорыйлар: «Өлкән артистларыбызны карап рухланып кайтсак, шуны бөтен татарларга сөйләр идек», - диләр. Сез кирәк вакытта татар милләте өчен сүзегезне дә әйтә белдегез, сез аны һаман да әйтеп киләсез. Моннан биш ел элек юбилей кичәгездә әниегез турындагы монологны тыңлаган идек. Сез аны шундый матур итеп үз форматыгызда җиткергән идегез. Залдагы һәр кеше үз әнисен искә төшереп утырган булгандыр. Ә 85 яшегезгә сездән үзегез турында монолог көтәбез».

Васил Шәйхразиев Әзһәр Шакировка затлы бүрек кидертте һәм бүләген шәрехләп, «кыш бит» дип куйды. Шаяртты бугай – быел чын кыш бтөнеләй килеп тормады бит. Бәлки хөкүмәт кешеләрендә без белмәгән мәгълүмат бардыр – кыш соңарып булса да киләчәктер. Килә калса, Әзһәр абыйның башы җылыда булачак.

Бүләкләр әле тәмамланмады – Васил Шәйхразиев татар театры легендасын Европага юллама белән бүләкләде. Әзһәр Шакиров җәмәгате Саҗидә ханым белән Карловы Вары шифаханәсендә ял итәчәк - сертификат кулларында.

Шәймиевның шәхси бүләге - сер

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Бүген халык шушы зур сәхнәдә үзенең иң якты сәхнә йолдызларының берсен хөрмәтли. Әзһәр абыйның бер сүзе дә бар: «Урманнан бер кәккүк киткәнгә карап, урман яшәүдән туктамас». Аның кебекләр ишле булганда, милләтебез дә, сәнгатебез дә яшәячәк».

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы бинасының алтын йөгертеп ясалган затлы картинасын, иң кадерле бүләк итеп - Минтимер Шәймиевнең мөрәҗәгатен һәм шәхси бүләген тапшырды.

«Әзһәр, син матур малай!»

Иванов исемендәге Чуаш дәүләт драма театры Нина Яковлева: «Әзһәр дус! Ни хәлләр? Яхшымы? Алай булса бик яхшы. Син зур матур малай. Син, Әзһәр дус, яхшы бабай. Мин сине бик яратам».

«Мин генә түгел, бөтен чуаш театры ярата» - дип русчага күчте Әзһәр Шакировның яшьтәше булган чуаш театры актрисасы.

«Кояшлы холык һәм даһи артист»

Башкорт дәүләт драма театры артисты Илсөяр Газетдинова: «Безне карлы-яңгырлы Уфа озатып калды һәм кояшлы Казан каршы алды. Бүген кояш холыклы Әзһәр агаебызның күркәм бәйрәме. Сез - ил, тел язмышына битараф булмаган кеше. Күркәм яшегездә актив булуыгыз сокландыра».

Качалов театры Геннадий Прытков: «Сез - даһи артист».

«Әзһәр абыйга Голливуд кызык түгел»

Татар киносында иң күп уйный торган татар артистларының берсе – Әзһәр Шакиров. Ул – кадрны бизәп тора торган актер. Миләүшә Айтуганова продюсерлык иткән «Ак чәчәкләр» фильмы үз вакытында һәр «үтүктән» күрсәтелде. Ул чакта Әзһәр Шакиров популярлык пигында яшәде дияр идем. Алай түгелдер, чөнки ул гомумән популярлык пигыннан кайчан да булса төштеме икән – белмим. Кыскасы, кичә сәхнәсенә гөл чүлмәгендәге миләүшә чәчәләре тотып Миләүшә Айтуганова чыгуы табигый күренеш иде.

«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова: «Бервакыт Әзһәр абыйга: «Голливудта булсагыз, миллиардер булыр идегез», - дидем. «Юк, мин беркая да китмим, мин бу халыкның вәкиле», - диде ул. Ул миллилеге белән үзенә тарта. Әзһәр абый белән бәйле шәхси кичерешләремне сөйлисем килә: беләсез инде, минем әтием бик иртә үлде. Мин аның замандашларын әти кебек күрәм. Бик авыр чакларым булды. Андый чакта Әзһәр абый шалтыратып: «Бирешмә, Миләүшә!» - дип әйтә иде. Миңа әтиләрчә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт!»

Аксакаллар хокук яуларга әзер

Аксакаллар шурасы вәкилләре сәхнәгә озакка чыктылар. Аларның фикерен кыска гына итеп бер җөмләгә сыйдырсак, алар «Алдагы көннәрдә дә бергәләп хокукларыбызны яулап йөрүне» теләделәр. Аксакаллар теләгенә Миңгол Галиев акапелла «Уел» белән «мөһер» басып куйды.

Аксакаллар Әзһәр Шакировка кичәнең икенче бүреген – каракүл тиредән тегелгән «татар» бүреге кидерттеләр. Батулла белән Данил Салиховка гына йөрергә дигәнмени андый бүректән!

Салаваттан дүрт юбилей проекты

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов: «Быел илебездә дүрт зур юбилей: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә – 75 ел, Әзһәр Шакировка – 80 яшь, миңа – 60».

«Сезнең тәкъдим белән югалган авыл зиратын чистарттык»

Азнакайлылар район башлыгы җитәкчелегендә зур делегация белән чыктылар.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: «Сезне татар халкының патриоты дип горурланып утырдык. Сез - Азнакайның почетлы гражданины. 75 яшьлек юбилеегызны уздыргач, 80не дә җыелып уздырырга сөйләшкән идек. Аллага шөкер, ул көн җитте. Быел без аны бөтен Азнакай халкы белән башлап җибәрдек. Без сезнең тәкъдим белән сез туган авылның зиратын чистарттык, ташларны яңарттык. Сез башлап җибәргән идея белән башка югалган авылларның да зиратларын чистарттык. 25 зират чистартылды.

Азнакайлылар артистка каз, бал, бавырсак һәм ТАССРның 100 еллыгына картина тапшырдылар.

Азнакай якташлык җәмгыяте исеменнән Фәндәс Сафиуллин: «Әзһәребез бөек артист кына түгел, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Бүген күңелендә бәйрәм тойгылары булса да, аның күңеле әрни. Телебез, мәктәпләребез язмышы турында йөрәгеннән кан тамып язылган мәкаләләрен татар матбугатыннан дә укып барабыз. Без хәзер «сиксәнлеләр» партиясендә. Миңа – 84, сиңа – 80 һәм дүрт көн. Алда күпмедер – билгесез. Минем теләгем – сиксәнне үткәннәр һәм туксанга җитмәгәннәр халкыбыз өстенә төшкән афәтнең бетүен күргәнче яшәсеннәр иде. Иншалла, шулай булыр! Телне бетерергә теләүчеләрдән иртәрәк бетмәбез!»

Ленин бабай медале

Сәясәтче, коммунист, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов барыбызның да совет иленнән чыгуыбызны искәртте: «Беребез дә айдан төшмәдек, барыбыз да Совет дәүләтендә тудык, үстек, белем алдык...» Салават тәкъдим иткән дүрт юбилей проектына бишенчесен өстәде: «Быел Владимир Ильич Ленинның да юбилее». Шул уңайдан Коммунистлар партиясе юбилей медален юбилярның күкрәгенә такты. Ул Аксакаллар шурасы медале янында пар булып ялтырап тора башлады.

Кичәнең режиссеры Радик Бариев тагын бер театрга сәхнәгә чыгарга рөхсәт иткән булып чыкты. Чараның өченче сәгате тулып килгәндә Туймазы театры артистлары Римма Ключарева белән Айрат Солтанов чыктылар.

Дөньядагы иң катлаулы котлау

Туймазы татар дәүләт театры артисты Айрат Солтанов: «Хөрмәтле юбилярыбыз! Сезнең бихисап образлар бар. Сез аларның йөрәкләренә һәм күңелләренә җан кертеп, аларның тәпи йөрмәгәннәрен тәпи йөртеп, буыннары ныгыгач мәңгелеккә хушлаштыгыз. Алар мәңгелеккә барачаклар, чөнки аларның өстендә йолдыз булып балкыйсыз. Шул нурлар астында, хөрмәтле дуслар, яшь актерлар сездән үрнәк алып, үзләренең иҗат юлларын табар дип ышанабыз!»

«Һәр ролегез татар театры тарихында калачак»

Кичә азагында традиция буенча театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә сәхнә тутырып Камал театры артистлары чыкты.

Фәрит Бикчәнтәев: «Баш режиссер юбиляр турында сүз әйтергә тиеш – бу традициягә әйләнеп китте. Андый вакытта Марсель Сәлимҗанов та каушый иде, мин дә... Без сезнең белән шактый гына эшләп алдык. «Бичура» дисеңме, «Хушыгыз!»мы, «Телсез күке»ме, «Курчак туе» дисеңме... Күптән түгел генә әле тагын бер премьера чыгардык: «Томан». (Әзһәр абый уңайсызлангандай кызарып китте. Әйе, Әзһәр абый «Яшьләр сишәмбесе» проектында бик үзенчәлекле рольдә уйнады – «зәңгәр бабай» иде ул. Авт.).

Әзһәр абыйны монда мактадылар да мактадылар. Ләкин бит алар аның белән эш дәверендә нинди кыен икәнен белмиләр. Аның белән эшләргә бик яратабыз, ләкин нигә кыен икән дип уйлый идем. Ул безне – Марсель Сәлимҗановны да, мине дә югары градуста тотты. Ул: «Аз уйнадым», - дип зарлана. Артистның бу табигый халәте инде. Зарланмаса, ул артист булмас иде. Әзһәр абый, зарланмагыз, сезнең һәр ролегез татар театры тарихында мәңге калачак. Алар алтын хәрефләр белән язылачак. Аларны өйрәнәчәкләр. Ул үзен «великий» дип йөртә - без моңа инандык. Щепкинчылар арасында ул иң яше. Аңа әле сиксән генә, ә аның сабакташларына - 83, 84 инде. Без сезнең буынга сокланабыз. Нык булыгыз! Кире булыгыз! Буйсынмаучан булыгыз!»

«Бүген залда минем кем икәнемне аңлаган милләттәшләрем утыра»

Әзһәр Шакировтан йомгаклау сүзе: «Газиз милләттәшләр, хөрмәтле тамашачылар, кадерле кунаклар. Бүген мине зурлап килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Мин беркайчан да бу яшькә җитәрмен дип уйламадым. Аллаһка, әти-әниемә, хатыным Саҗидәгә рәхмәт! Исән булсам, киләсе елга театрда эшли башлавыма 60 ел тула. Әйтергә генә ансат – бер кеше гомере! Минем СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловны хөрмәт белән искә аласым килә. Ул безне Мәскәүдән укытып кайтарыр өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Рәхмәт аңа! Минем белән эшләгән мәрхүм режиссерларны да хөрмәт белән искә аласым килә: Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев - барысына да рәхмәтлемен!

Без элеккеге артистларга Лондонда, Америкада булуыбызны, Пекин сәхнәсендә уйнавыбызны сөйләсәк, әлбәттә, алар ышанмас иде. Татар артисты татар телендә шундый илләрдә спектакльләр күрсәтсен әле - аңлаган кешегә бу бит үзе бер могҗиза! «Курчак туе» белән Төркиягә баргач, башка әләмнәр арасында Татарстанныкын да күргәч, сөенечтән күземә яшьләр килде. Гаяз Исхакый исән булып бу көннәрне күрсә, нинди хисләр кичерер иде икән дип уйладым.

Татар театрын чит илләрдә тәкъдим иткән халкыбызның талантлы балалары бирегә җыелган. Алар белән ничек горурланмыйсың! Бүген залда минем кем икәнемне аңлаган, ничәмә-ничә еллар мәйданнарда, урамнарда азатлык даулаган милләттәшләрем утыра. Халыкның күңелендә милли горурлыгы булмаса, үз халкының бөеклегенә ышанмаса, җанында дәүләтебез булырга тиеш дигән фикере булмаса, мондый милләтнең киләчәге билгесез. Ләкин мин ышанам: авырлыкларга карамастан үзен саклап калган халык тиз генә юкка чыкмаячак. Аллаһ безгә үз юлын күрсәтер...»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100