Лилия Җиһаншина: «Мишәрләр турында язучы белгечләр юк дәрәҗәсендә» | intertat.tatar

Лилия Җиһаншина: «Мишәрләр турында язучы белгечләр юк дәрәҗәсендә»

«ZAKARIA» фольклор төркеме 2017 елда оеша. Коллектив профессиональ музыкантлардан тора.

Аларның репертуарында Идел буе халкының фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган аутентик халык җырлары (татар, рус, чуаш, керәшен, мари, мордва, удмурт). Бүгенге көндә төркем җырларны заманча яңгырашта да башкара. Төркем җитәкчесе Лилия Җиһаншина сүзләренчә, борынгы, күпләрнең ишеткәне булмаган җырларга яңа сулыш өрә алар.

«Иҗатыбызны яшьләргә дә җиткерәсебез килә»

 Лилия, «ZAKARIA» фольклор төркеменә ничек нигез салынды? 

 «ZAKARIA» төркемен мин 2017 елда оештырып җибәрдем. Казан Дәүләт Консерваториясендә татар музыкасы һәм этномузыкалогия кафедрасында укыган вакытта безнең консерваториядә фольклор ансамбль эшләде. Анда төрле шәһәрләрдән, районнардан талантлы яшьләр чыгыш ясый иде. Шуннан соң үземдә дә фольклор төркем туплау теләге барлыкка килде.

«ZAKARIA”нең беренче составында җиде милләт вәкиле чыгыш ясады. Төркемдә татар, башкорт, керәшен, мордва, удмурт, чуваш һәм мари егет-кызлары бар иде. 

Туристлар өчен музыкаль чаралар әзерләдек, аларга үзебезнең иҗатыбыз аша Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттек. Төркемнең эшчәнлеге милли юнәлештә башланып китте. Бүгенге көндә без башка юнәлештә эшли башладык, ләкин асылыбыз үзгәрми, милләтебезнең бай мәдәни мирасын күрсәтү — төп бурычыбыз. Хәзерге вакытта борынгы, күпләрнең ишеткәне дә булмаган җырларга яңа сулыш өреп, аранжировка да ясыйбыз. Иҗатыбызны яшьләргә дә җиткерәсебез килә.

 Ни өчен төркемнең исеме «ZAKARIA» дип атала?

 «ZAKARIA» дигән исемне юкка гына сайламадык, чөнки без инде үзебез фольклор. «Кәрия- Зәкәрия» җыры безгә балалар бакчасыннан ук таныш, әлеге җырны һәр бала кечкенәдән үк яратып башкара. Бу җыр башка милләт халыкларында да очрый. Татарларда, удмуртларда, чувашларда да бу җыр барлыгын белдем. Йә көйдә, йә сүзләрдә генә бераз аерма күзәтелә. Төрле халыкларны берләштереп торганга шушы исемне сайладык. Күпләр Зәкәрияне хатын-кыз исеме дип уйлый, ләкин ул ир-ат исеме. Исемебез бик уңышлы булды, шуңа күрә безне җайлы истә калдыралар.

Башта без фольклор-инструменталь коллектив идек, тик соңгы елларда фольклор төркем буларак иҗат итәбез. 

«Күпмилләтле төркем — ул безнең үзенчәлек»

 Төркемнең үзенчәлеге нәрсәдә? Репертуарыгыз нинди җырлардан тора?

 Безнең төркем күпмилләтле. Татарстанда күпмилләтле фольклор төркемнәр берәү генә. Россиядә дә андый төркемнәр барлыгын белмим. Әгәр дә интернетта күп милләтле төркем дип эзләсәк, иң беренчеләрдән булып «ZAKARIA» чыга. 

Хәзергесе вакытта төркемдә дүрт кыз эшләп киләбез. Татар, башкорт, керәшен һәм мордва кызлары. Безнең төркемнең төп максаты — борынгы җырларны саклап калу, аларны яшьләргә яңа форматта җиткерү. Без ул җырларны фольклор экспедицияләрдә, әби-бабайлардан, төрле төбәкләрдә йөреп яздырып алдык. Эшебез бик күп, яздырган материаллар белән хәзерге көндә дә эшлибез. Без аларны үзләренең диалектлары белән, алар ничек башкардылар, шулай тамашачыларга җиткерергә тырышабыз. Шул ук җырларны яңа форматта да башкарып, яшьләр арасында да популярлаштырасыбыз килә. Чөнки җырларның күбесен яшьләр генә түгел, урта буын да белеп бетерми.Безнең чыгышларда шул җырларны ишетеп гаҗәпләнәләр, мондый җыр да булган икән бит, диләр. Онытыла барган җырларны саклап калырга, яңа буынга тапшырырга телибез. Шулай ук иҗатыбыз аша милләтара дуслык, халыклар бердәмлеген, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтне күрсәтәсебез килә. Төркемдә ике кыз мөселман, калган икесе христиан динендә, ләкин бер-беребез белән аңлашып эшлибез. Без мәчеткә дә, чиркәүгә дә бергә керә алабыз.

«Барысы да акчага барып төртелә, спонсорларыбыз юк»

 Күп милләтле төркемне җитәкләү авыр түгелме? Матди ярдәм күрсәтүче бармы?

 Әлбәттә, коллективны җитәкләү бик җиңел эш түгел, чөнки җитәкченең вазыйфалары бик күп. Кызлар белән хәзер дүртенче ел бергә эшләп киләбез һәм бу безнең яраткан эшебез, «ZAKARIA» икенче гаиләбез. Без тату, зур гаилә. 

Безнең төркемгә матди ярдәм күрсәтүче юк. Без дүртенче ел үз көчебез белән эшләп киләбез. Аллага шөкер, бөтенебез дә бик талантлы, һәрбер солистны әйтеп китә алам, ул оештыручы да, җырчы да, һәрберсе үз өлкәсендә бик иҗади кешеләр. 

Грантлар ярдәмендә үзебезгә акча эшлибез. Спонсорларыбыз юк. Грант акчаларына альбом чыгардык, хәзер инде икенче альбом өстендә эшлибез. «Таврида» Россиякүләм форумында 600 мең сумлык грант оттык. Аны гастрольләргә һәм костюмнарга тотачакбыз. Әгәр дә безгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик теләп кабул итәр идек. Бүгенге көндә грант акчаларына гына иҗат итү бик авыр. Идеяләр күп, тик барысы да акчага килеп төртелә. Төркемне югары дәрәҗәдә үстерү, таныту өчен акча кирәк. Костюм тектерү, бина арендалау, концертлар кую, аранжировкалар яздыру шактый чыгымлы эш.

«Ләмбрә әбиләренә барып җырлар яздырып кайттым»

 Ләмбрә татар мишәрләренең халык көйләреннән торган яңа китабыгыз дөнья күргән…

 Әйе, 2019 елның апрелендә безнең китабыбыз чыкты. «Ләмбрә татар мишәрләренең халык көйләре», — дип атала. Китапны Казан Дәүләт Консерваториясендә чыгардык. Минем җитәкчем сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Сәрвәрова белән бергә эшләдек. Мин аспирантурада укыган вакытта, бу теманы алырга булдым һәм 2014, 2015 елларда Мордовия өлкәсенең Ләмбрә районына ике фольклор экспедиция эшләнелде. Анда бик бай җыр материалы яздырып кайттым. Ләмбрә мишәрләренең җырлары бик үзенчәлекле. Бүгенге көнгә кадәр аларны беркайда да ишетеп булмады. Хәзер аларны телевизордан, безнең чыгышларда да ишетергә мөмкин. Ләмбрә мишәрләренә багышланган мондый җыентыклар әлеге көнгә кадәр юк иде. 

 Ни өчен китап нәкъ Ләмбрә мишәрләре турында? Җыентыкны чыгаруга нәрсә этәргеч булды?

 Консерваториядә укыган вакытта, үзем мишәр буларак, мишәр фольклоры белән бик кызыксына башладым. Свердловск өлкәсендә уза торган «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленә баргач, шунда Мордовиядән килгән «Дуслык» ансамбле белән таныштым һәм ул әбиләрнең җырларына гашыйк булдым. Кайткач, җитәкчемә бу коллектив турында диплом эше язасы килүем хакында әйттем. Тик бу теманы башка студент сайлаган иде. Икебез дә бер үк темага яза алмыйбыз бит, шуңа күрә мин Чүпрәле мишәрләре турында диплом эше яздым. Ләмбрә мишәрләре темасы ул вакытта читтә калды. 

Тик төрле фестиваль, конкурсларда ләмбрә мишәрләре белән аралаша башладык. Кызыксынуым, аларның иҗатын өйрәнү теләге арта барды. Консерваторияне тәмамлагач, экспедиция оештырып, 2014-2015 елларда Ләмбрә әбиләренә бардым һәм алардан бик бай материал яздырып алып кайттым. 

Җыентыкта илле биш җыр бар. Диск нота белән эшләнгән. Ноталарын махсус программада шәхсән үзем эшләдем. Башта материалны өлкән буын вәкилләреннән диктофонга яздырып алып кайттым, аннан соң шуны күп тапкырлар тыңлап нотага төшердек. Нотага төшергәндә барлык диалектларын, башкару ысулларын сакларга тырыштык.

«Җыр текстларын кулъяулык эчендә саклыйлар»

 Ләмбрә мишәрләренең үзенчәлекле яклары бармы?

 Ләмбрә ягында булганда, аларның матур итеп сөйләшүләренә игътибар иттем. Алар «маем» диләр. Яратып, «йөрәк маем» дип эндәшәләр. 

Олы яшьтәге Нурия исемле апа белән аралашырга туры килде. Аның ярдәме белән бик күп җырлар яздырдым, ул аларны әнисеннән, әбисеннән өйрәнеп калган. Җыр текстларын ул кадерләп кулъяулык эчендә саклаган. Кулъяулык эчендәге шул җыр текстлары әле дә күз алдымда.

Башта китапны чыгардык, ә 2019 елның декабрендә мин Ләмбрә мишәрләре турында десертация якладым. Яклаудан соң сәнгать белеме кандидаты булуга ирештем. 

Бу юнәлештә эшемне бүгенге көндә дә дәвам итәм. Мишәрләргә кагылган бу теманы күбрәк өйрәнәсе килә, чөнки аларның иҗаты белән кызыксынучылар аз. Минем җитәкчем Лилия Сәрвәрованың җыентыгы бар. Анда Пенза мишәрләре, Сергач мишәрләре, шулай ук Мордовиядә яшәүче мишәрләр турында материаллар җыелган. Мишәрләр иҗаты буенча язучы белгечләр дә юк дәрәҗәсендә.

«Мишәрләрне аерырга кирәкми»

Күптән түгел Рәмис Сафин җырчы Фирдүс Тямаевны татарның милли бергәлегенә зыян сала дип гаепләде. Бу хакта нәрсә уйлыйсың?

 Мин мишәр кызы булуым белән бик горурланам. Безнең татар халкында әйтем бар: «Мишәр татарның каймагы» — диләр. Моны юкка гына әйтмиләр. Мишәрләр турында кешеләр бик аз белә. Аларның үзенчәлекле җырлары, чыкылдый-цыкылдый торган диалекты, үз гореф-гадәтләре бар. 

Татарларны бүлгәләүгә мин каршы, мишәрләрне дә аерырга кирәкми. Алар үз йолаларын, тарихын, динен һәм милләтне саклап калуга зур өлеш керткән.