Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин: «Зилә белән аерылышуны авыр кичердем»

Киләсе елда Казан федераль федераль университетында ике зур юбилей көтелә: Татар халык хорына — 55, ә аның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинга 80 яшь. «Интертат» Ирнис Рәхимуллин янында кунакта булып кайтты.

news_top_970_100
Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин: «Зилә белән аерылышуны авыр кичердем»
Салават Камалетдинов

КФУның актлар залы тәрәзәләреннән күңелне изрәтеп татар моңы агыла. Сәхнәдә хорчылар Ирнис Рәхимуллинның һәр хәрәкәтенә буйсынып, илһамланып, залдагы тыңлаучыларны сихри җыр дөньясында йөздерә. Бу күренеш менә инде 55 ел кабатлана. Студентлар, күк йөзендәге болытлар кебек, бер-бер артлы агыла, килә-китә тора, ә Ирнис абый, гадәттәгечә, һәвәскәр студентларны профессиональ җырларга өйрәтә…

Ирнис абыйны без дәресләрдә дәртле, шул ук вакытта йомшак, иркәли белүчән, кирәк вакытта сүзләре белән көч бирә торган укытучы буларак беләбез. Ә тормыштагы Ирнис абый нинди? Аның белән иркенләп, Идел яры буенда урнашкан дачасында сөйләштек.

«Музыка — гомерлек юлдашым»

Ирнис абый, иҗат юлын үзегез теләп сайладыгызмы?

— Минем иҗат юлым балалар бакчасыннан ук башланды. «Украин гопагын» бии башладык, ә аннан соң җырларга тотындым, — дип башлады сүзен Ирнис абый. — Мәктәпкә укырга кергәч, Пионерлар сараенда җырлый башладым. Совет чорында ул университетка тиң иде. Анда иҗатка яшел юл: акробатика, бал биюе, бильярд, спорт, хорда җырларга мөмкин иде. Барысы да бушка! Мин барысына да йөрдем. Яшьләрне баета да, тәрбияли дә ул.

Бервакыт Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан кешеләр килде дә, үзләренә җырчы яшүсмерләрне сайлап алды, чөнки «Русалка», «Кармен», «Пиковая дама», «Богема» һ.б. операларда балалар хорлары да катнаша. «Богема» операсында соло да җырладым әле. Шуннан бирле мин үземне Опера театрының солисты дип санадым. Бу вакытта бишенче сыйныфта укый идем, 12 яшь тирәсе иде миңа.

Һәр спектакльдә катнашкан өчен 10 сум түләделәр. Мин шул акчаларны җыеп, әниемә кул сәгате бүләк иттем. Хорда җырлауның икенче яхшы ягы да бар: театрда барган бөтен опера һәм балетларны түләүсез карадым. Андагы җыр, арияләрне ятлап бетердем диярлек.

Тора-бара җитдирәк партияләргә алындым: Дубровский, Вертерны җырладым. Шул вакытта тавышым сынды. Тавыш сынганда җырларга ярамаганны ишеткәнең бардыр. Берзаман музыка көллиятенә укучыларны сайларга килделәр! Мине һәм тагын берничә кешене тыңладылар. «Бу малай безгә кирәк», — дип, сайлап алдылар.

Музыкаль белемем юк иде минем. Бер атна эчендә интервалларны ишетергә, бер-берсеннән аерырга өйрәндем һәм керү имтиханнарын «яхшы» билгесенә тапшырдым. Ике ел Лариса Панькина дигән укытучыда укыдым. Талантлы идем үзем. Тавышым Робертино Лореттидан бер дә ким түгел иде!

Ике ел Лариса Филлипповнада укыгач, ул мине данлыклы профессор, Казан дирижерлык мәктәбенә нигез салучы Семен Казачковка тапшырды. Мин аның җитәкчелегендә музыка көллиятенең 3-4 курсын бетердем һәм Казан дәүләт консерваториясенә имтиханнар тапшырып укырга кердем. Биш ел укыганнан соң, аспирантурада белем алдым. Шуннан соң мине кафедрада укытырга калдырдылар. 15 ел консерваториядә укыттым.

«Зиләнең укып бетергәнен дүрт ел буе көттем»

«Мин бай кеше. Ике хатыным, дүрт оныгым бар», — дип шаяртырга ярата ул. Ирнис Әхмәдуллович Зилә Сөнгатуллина белән 17 ел бергә гаилә корып яши…

Ирнис абый, Зилә апа Сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?

— Зилә (Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина — авт.) белән консерваториядә укытканда таныштым. Ул икенче курс студенты иде. Аның имтихан тапшырганда җырлаганын күреп алдым. Тавышына, акылына һәм зыялылыгына игътибар иттем, шул сыйфатларын ошаттым. Зилә бик моңлы җырлый. Аның башкаларга хас булмаган аерым үзенчәлекле тембры бар. Очрашканда һәр кичне чәчәк бәйләме белән каршы ала идем үзен.

Ул вакытта Татар халык хорында аерым солистлар юк иде. Озак эзләп тормадым, опера театры солисты Лариса Башкированы чакырырга булдым. «Миннән булмас. Бездә Зилә исемле бер татар кызы бар, җырлавы әйбәт. Аны чакырсаң, яхшырак булыр», — диде.

Шулай итеп, Зиләне чакырдым. Танышуыбыз 1967 елда булды. Аның белән аерым репетицияләр үткәрдем. Якынаеп киттек. Дүрт ел очраштык. Ул студент кыз, ә мин — укытучы. Аның консерваторияне бетергәнен дүрт ел буе көттем. Зилә соңгы курсны 1973 елда тәмамлады һәм без ЗАГСка барып язылыштык.

Зиләнең авырып алган вакытлары да булды, тамагына салкын тия иде. Булдыра алганча карадым үзен, «Север» рестораныннан төшке аш алып кайта идем. Ул опера театры белән гастрольләргә чыгып китә, концертларда катнаша… Ашарга пешерергә вакыты юк иде, үзем пешерә башладым. Улыбыз Рөстәм туды. Рөстәм исемен күптәннән ошатып йөрдем, Рөстәм Ирнисович дигәч тә яңгырап тора бит!

Сәнгать гаиләсендә үскән бала ата-анасы юлын сайларга тиеш булгандыр?

Рөстәм консерватория каршында махсус мәктәпне тәмамлады. Консерваториягә алып бардым да: «Бар да яхшы, тик гармонияне ишетү сәләте юк», — диделәр. Рөстәм белән бер атна дәвамында яхшылап шөгыльләндем, ул интервалларны гына түгел, аккордлардагы барлык тавышларны ишетеп, җырлап бирә алырлык дәрәҗәгә җитте. Улыбыз - бик сәләтле егет.

Каникул вакытында: «Әти, гитара кирәк иде миңа», — диде. Алып бирдем. Бер атна эчендә гитарада үзлегеннән уйнарга өйрәнде. Фортепианода да, флейтада да яхшы уйный иде. Опера театрына үзебез белән ала идек Рөстәмне. Ул опера театры малае булып үсте, андагы бөтен репертуарны белә. Шулай да, музыка юлын сайламады. Химия-технология институтында газ һәм химия юнәлешен тәмамлады.

«Без Зилә белән дошманнар түгел, дуслар»

— Ике лидер бер казанда яши алмый, диләр.

Бу фикер белән өлешчә килешәм.

…Зилә белән аерылышуны авыр кичердем. Әмма вакыт барысын да дәвалый. Аннан соң икенче хәләл җефетем Венера Харисовна белән икенче бәхетле тормыш башланды.

Гомер үтсә дә, мәхәббәт сүнмидер ул?

Яшермим, Зиләне яраттым. Ә яратканда бөтен проблема да кечкенә бөртеккә әверелә, иң мөһиме — янәшәдә яраткан кешең булу. Ул булганда тауларны җимерергә дә әзерсең.

Язмышымда барлык вакыйгалар файда белән узды. Ул җанымны да, тәнемне дә баетты.

…Үткән, беткән. Аерылышкан парларны карагыз сез, кайберәүләр эт белән песи кебек ачуланышып йөри, икенчеләр бер-берсенә үпкәләшеп, бөтенләй сөйләшмиләр. Без Зилә белән кеше көлдермәдек. Без дошманнар түгел, дуслар.

Тормышымнан һәм иҗат юлымнан канәгать. Бәхетле кеше мин.

«Гаиләдә гармония булсын өчен ярату да, хөрмәт итү дә мөһим»

Венера Харисовна — Сезнең уң кулыгыз, таянычыгыз. Сез — ут, ә ул шул утка су сибүче кебек, шулай бит?

— Хәзерге хәләл җефетем Венера Харисовна белән Татар халык хоры таныштырды. Төрле вакыт була, әлбәттә. Мин кызу холыклы. Ачуланышабыз икән, бер сәгатьтән соң бар да үтә, дуслашабыз. Гаиләдә гармония булсын өчен ярату, бер-береңне хөрмәт итү кирәк.

Ул татар телен өйрәнергә теләп, хорга концертмейстер булып урнашты. Хормейстерларым бар иде минем, ләкин алар үзләренчә уйный, миңа ошап бетми иде. Монда бит әле татар телен дә аңлап, тоеп уйнарга кирәк. Концертмейстерларның барысы да рус телле, татарчаны аңламый.

Күпмедер вакыт үтте. Берзаман Рөстәм улым белән икетуган сеңлемнең әтисе дачасына кунакка бардык. Икетуган сеңлем дус кызы Венераны да чакырган иде. Ул көнне бергәләп күңелле итеп уздырдык, су коендык. Шушы вакыйгалар күңелемә кереп калды.

Сеңлем белән Венераны опера театрына спектакльгә чакырдым. Спектакль беткәннән соң Венерага: «Өйдә тәмле итеп борщ ашын пешергән идем. Телисеңме?» — дидем. Шунда Венераны өемдә кунак иттем. Һәм, күрәсез, без бергә.

«Берьюлы биш эшне алып бардым»

Сезне бүгенге көндә дә опера театрында очратырга мөмкин. Дөрес, сәхнәдә түгел, ә тамашачылар арасында…

— 1975 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында баш хормейстер вазифасына билгеләндем. Операга балачагымнан ук гашыйк идем. Язмыш мине янәдән шунда кайтарды. Шулай итеп, укыттым да, хормейстер да булып эшләдем. Опера театрында 27 ел хезмәт куйдым. Аннан соң Педагогика институты, Гуманитар институты хорын һәм Казан дәүләт университетында хормейстер булып эшләдем. Берьюлы биш эшне алып бардым.

Опера театрында эшләгән хормейстер ничек итеп Татар хорын оештырып җибәрә соң? Кемнең уе иде ул?

Хор капелласы белән дәртләнеп эшләгән чакта, аяз күктә яшен сукканмыни диярсең, миңа Татар халык хорын оештырырга һәм җитәкләргә тәкъдим иттеләр. «Рус капелласы бар, безгә татар хоры да кирәк. Без бит Татарстанда яшибез», — диде университет җитәкчелеге. Бер авыз сүз татарча белмим, ә миңа татар хорының җитәкчесе булырга кушалар. Югалып калдым. «Миннән булмый, туган телне белмим», — дим.

Ул вакытта илебездә бары тик бер идеология иде: совет милләтен тудыру. Автономияләрне бетермәсәләр дә, туган телләрне кистеләр. Казанда бердәнбер татарча белем бирә торган интернат-мәктәп калды. Аллага шөкер, бу сәясәт авылларга килеп җитмәде. Татар теле авылларда сакланып калды.

«Сез армиядә булдыгызмы?» - диләр. Әйе, дигәч: «Анда законнар шундый бит: белмисең — өйрәтәбез, теләмәсәң — мәҗбүриләтәбез». Күзләр курка, куллар эшли дигәндәй, эшкә тотындым. Беренче дәрестә үк сезгә ничек дәшим, дип сорадым. «Җәмәгать дип дәшегез», — диде татар студентлары. «Җәмәгать, мин сезне рус һәм француз телләренә, ә сез мине татарчага өйрәтегез», — дип килештек.

Француз теле дигәннән, мин аны әле дә бик яхшы беләм. Мин ул телгә гашыйк! Френсис Лейның «История любви» җырын хорчыларга — татар студентларына өйрәттем. «Былбыл» ансамбле биш тавышка җырладык. Француз җырлары бәйгесендә Гран-прига лаек булдык. Франциянең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле безнең җырлаганны тыңлады да, барлык катнашучылардан татар студентлары француз телендә иң төгәл башкарды дип танылды.

Татар халык хоры турында: «Без академик хор. Без — полиглотлар!»

Татар халык хорының «изюминка»сы нәрсәдә?

— Татар халык хоры — «халык» дип аталса да, жанры буенча фольклор саналмый. Без академик тавыш белән җырларга тырышабыз. Татар халык хоры зәвык хисе һәм җырлау культурасы булуы белән аерылып тора. Җырлау культурасы белән джаз, романс, халык, классик жанрларында да рәхәтләнеп җырларга була.

Хорның икенче үзенчәлеге — полиглот булуында. 55 ел эчендә без инглиз, латин, француз, грузин, итальян, кырым татарлары телендә җырладык. Төрле жанрларда гына түгел, төрле телләрдә дә җырлый алабыз.

Ригада «Козгын кунган имәнгә» дигән латыш җырын татарчага тәрҗемәсендә җырладык. Безне алкышларга күмделәр. Латыш халык җырының татар моңы белән кушылуы нәтиҗәсендә гадәти булмаган милли мәдәниятләр коктейле туды. Гомумән, безнең хор бөтен җирдә зур казанышларга лаек булды. Хорчыларны кая гына алып бармадым: Алма-Ата, Рига, Вильнюс, Хельсинки, Уфа, Самара, Әстерхан, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербургта булдык. Татарстанның барлык районнарын диярлек йөреп чыктык.

Йөрмәгән җирегез калмаган икән…

Иҗади коллективка гастрольләр допинг кебек, бик файдалы нәрсә. Хор концертларсыз, гастрольләрсез яши алмый, ул сүнә. Үз вакытында университет, консерватория җитәкчеләре моны аңлый иде. Без беләбез, җырлыйбыз, җиңәбез, бәйгеләрдә катнашабыз. Быел да без ТАССРга йөз тулуга багышланган конкурста беренче урын алдык. Безнең моңыбыз беркайчан да бетми, чөнки анда коллективның моторы — Ирнис абый алып бара!

Берничә тавышка бүленеп җырлауны кайберәүләр аңлап бетерми. «Сез нәрсә, көйне бозасыз бит», — дип әйтүчеләр дә булды. Без көйнең моңын саклап калып, аны киресенчә баетып җырлыйбыз. Күптавышка җырлау көйне баета, сыйфатын киметми.

Татар халык хорының беренче «карлыгачлары» — Роберт Миңнуллиннан алып, Исмәгыйль Шәрәфиевкә кадәр

55 еллык тарихы булган хордан бик атаклы шәхесләр чыккан дип ишеттем?

— Татар халык хорының беренче катнашучылары — халык шагыйре Роберт Миңнуллин, тел галиме Хәлил Сәлимов, журналист Флера Низамова, «Татарстан яшьләре»нең элекке баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, әдәбият галиме Фәрит Бәширов, Флорида Фомина, Фәнзилә Җәүһәрова, Илдар Кыямов һ.б.

Хорның беренче старостасы Хәлил иде. Университетны тәмамлаганнан соң да безгә йөрде ул. Староста гына түгел, концертның алып баручысы да ул булды. Соңрак Алабуга педагогика институтында профессор булды, үзе башлап театр оештырды. Безнең хорны гел чакырып торды.

Шулай бервакыт Алабуга институтына концерт куярга килдек. Тамак ялгап алдык. Концерт булырга тора, институтның ректорына: «Ә сез нишләп китәсез? Безнең зур концерт була, килегез, рәхим итегез», — дип дәшеп чакырдым. «Минем бүген эшем бик күп, барасы җирем бар», — диде Алабуга педагогика институты ректоры Илшат Гафуров. Гафуров белән беренче тапкыр шунда таныштым.

Күңелле иде: яшьләр үзләре концерт программалары төзеп, спектакльләрдән өзекләр, үзләре уйлап тапкан кызыклы сценкалар куя иде. Хәлил бигрәк хәйләкәр егет: авылларга концерт белән кайтканда билетлар бастыра, акчага сата, аренда өчен түләмәскә сөйләшә иде. Шулай, үзебезнең акча янчыгыбыз да барлыкка килде.

1978 елда татар филологиясе һәм тарихы студентлары инициативасы белән татар бию ансамбле дә барлыкка килде. «Татар хоры булгач, татар биюе дә булсын», — диде яшьләр. Мизгел эчендә «Каз канаты» бию ансамбле оешты. Опера театрында эшләгәч, миннән биергә өйрәтүчене сорадылар. Шунда бер биюче солистны чакырып карадым. Габдрахман Сәлимов ризалашты. Ул ансамбльдә Васил Гарифуллин, Таһир Гыйлаҗев кебек галимнәр биеп йөрде. Ансамбльнең старостасы Васил Гарифуллин иде. Ансамбль 1997 елга кадәр эшләде. Алма-Атага бергәләп бардык. Һәр станциядә төшеп, биеделәр, җырладылар. Кеше сырып ала иде аларны.

«Профессионаллар белән чагыштырганда, һәвәскәрләр белән шөгыльләнү ун тапкырга авыр»

— Музыкант булмасагыз, Сез тормышта югалып калмас идегез. Сәләтегез дә бар, телегез дә үткен!

Һөнәрләрем турында аерым сөйләп үтәсе килә. Спортны яратам. Йөз метр аралыкны 9,6 секунд аралыгында йөгереп чыга идем. Акробатика, бал биюе белән шөгыльләндем, бильярд, шахмат, шашка уйнадым. Детектор приемнигын үзем җыйганым истә. Рәсем сәнгате белән кызыксындым, балачакта ясаган рәсемнәр әле дә тора. Халыкара гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов белән ничьяга уйнадым.

Аллаһы Тәгалә бала туган вакытта аны бик күп сәләтләр белән бүләкли. Үскәч кеше бер иҗади юнәлешне сайларга тиеш була. Бөтен юнәлешне дә сайлап, шуның белән генә шөгыльләнеп булмый. Мин, мәсәлән, музыканы сайларга булдым. Пенсиягә чыккач Опера театры һәм консерваториядә укытуымны туктаттым. Ә менә һәвәскәрләр белән эшемне дәвам иттем, ташлый алмадым.

Профессионаллар белән чагыштырганда, һәвәскәрләр белән шөгыльләнү ун тапкырга авыр. Бу сүзләрне Семен Казачков әйтә иде. Бер кеше: «Үзешчән хор белән ничек эшләргә?» — дип сораган. Семен Абрамович: «Нәкъ профессионаллар белән эшләгән кебек эшләргә кирәк. Әмма йөз тапкырга яхшырак», — дигән.

Дәресләрдә Сез Татар хоры белән эшләве авыр дип һәрдаим кабатлыйсыз. Нигә авыр ул? Татарларны тыңлатуы авыр мәллә?

Татар телле хор белән эшләве авыр, чөнки телебез җырлау өчен катлаулы. Инглиз, француз, немец һәм татар телләре җырлау өчен авыр телләр. Бу телләрдә катлаулы сузыклар һәм тартыклар бар. Әмма татар телен белгән кешегә төрле телләрдә акцентсыз җырлау авырлык тудырмый. Мин әйткән телләрдәге барлык «авыр» тартыклар һәм сузыклар татар телендә бар. Әйтеп үткәнемчә, татар студентлары французча җырлап беренчелекне алды. Җырлау өчен иң җайлы тел — итальян теле.

Хорның данлыклы тамак җылыту күнегүләре 1968 елда барлыкка килде. «Тау астында салкын чишмә», «ямьле буйлары, ямьле Агыйдел», «матур булсын, ямьле булсын, моңлы булсын минем тавышым» — бу сүзләрдә татар телендә очрый торган барлык катлаулы тартыклар һәм сузыклар. Барысын да үзем уйлап таптым.

«Хәзерге яшьләр хорга барырга вакыт таба алмый»

55 ел гомер эчендә ничәмә-ничә буын студент Сезнең хор мәктәбен үткән. Яшьләрнең татар хорына карашы үзгәреш кичердеме?

— Аллага шөкер, хәзер татар студентлары татар телен белә, элегрәк белмәгәннәре дә килә иде. 10-20 ел элек хорга 40лап, 50ләп кеше йөрсә, хәзер ике тапкырга аз кеше йөри. Бу заман үзгәрүдән шулай. Хәзер һәр студент стипендия алуына карамастан, һәрчак эштә. Аның вакыты юк. Хәзерге яшьләр хорга барырга вакыт таба алмый. Бөтен проблема шунда. Замананың хәзерге яшьләргә төшкән йөге бу.

Шулай да, яшьләр хорга йөреп, беренче концертларда катнашканда аларның канатлары үсә башлый, теләге арта. Икенчедән, элек күпләп татар факультетлары эшләп килә иде, күбесе ябылып бетте. Яшьләрнең татар халык хорына килмәве дә шуңа бәйле.

«Мин һәрчак теләгәнемә ирешәм»

Шулай да, хор бүгенге көнгә кадәр исән, ул бар. Монда күпмедер дәрәҗәдә Сезнең үҗәт булуыгыз да роль уйнагандыр.

— Минем бер яхшы сыйфатым бар: һәрчак теләгәнемә ирешәм. Менә мәсәлән, музыка колледжына укырга кергәндә музыка теориясеннән бернәрсә дә белмәдем. Тиз арада дисәм дә дөрес булмас, яшен тизлегендә сольфеджио теориясен үзләштерергә, фортепиано һәм баянда уйнарга өйрәнергә туры килде. Аның өчен музыка көллиятендә иртәнге алтыдан төнге унга кадәр шөгыльләнеп утыра идем. Үз дигәнемә ирештем. Кемдер музыка мәктәбендә җиде ел шөгыльләнгән, мин шулар дәрәҗәсенә кадәр үсеп җиттем һәм сынауларны «бишле» билгесенә тапшырдым.

Теләк бар нәрсәне дә җиңә. Теләк кенә кирәк. Теләк тауларны тишеп керә ала!

Студентлар белән эшли башлаганчы, балалар хоры белән эшләп чыныгу алдым. Ленин исемендәге Мәдәният йортында балалар хоры белән эшләдем. Миңа кадәр аны талантлы педагог Валерий Леванов җитәкләде. Ул балаларны миңа тапшырды.

Уңыш кайчан була? Репетицияләрне бергәләп үткәрсәгез уңышка ирешеп була. «Башкаручылар — сез, мин түгел», — дип әйтәм хорчыларга. Мин гади дирижер гына (көлә).

«Җыр сәнгатенең кадерен белмиләр»

Татар сәнгатенең, татар хорының киләчәге бармы, Ирнис абый?

— Опера театры, симфоник оркестр, филармония юк икән, татарда берничә тавышка җырлау туа да алмас иде. Алай гына да түгел, татар милләте күптән беткән булыр иде. Консерваториянең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов таләбе белән симфоник оркестр булдырыла, Опера һәм балет театры төзелә. Сәхнәдә шәрә бииләр дип тәнкыйтьләп йөрсәләр, татар балеты да туа алмас иде.

Миннән еш кына «Сезнең урынга алмаш бармы?» дип сорыйлар. Мин аны тапсам да, яшьләр эшләмәячәк. Консерватория тәмамлаган егет монда килеп бушка эшләмәячәк, әлбәттә. Бушка диюем, түбән хезмәт хакына. Көлеп караячак та, китеп барачак. Җыр сәнгатенең кадерен белмиләр шул.

Хезмәт хакы үзгәрми. Шундый-шундый хезмәт хакы түлибез дип тәкъдим итсәләр, мин алга таба хорны җитәкләүче кешене табар идем әле. Россиядә талантлы кешеләр юк түгел…

Ә әлегә без гөрләтеп Татар халык хорының 55 еллык юбилеена әзерләнәбез. Гадәттәгечә, барлык җитәкчеләрне чакырырга уйлыйм. Килерләр микән соң?..


Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин — 1942 елның 3 февралендә Казанда туа. 1962 елда Казан музыка көллиятен, 1970 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 15 ел консерваториядә укыта, 27 ел Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры булып эшли.

Татар халык хорын 1967 елдан бирле җитәкли. Хорның концертмейстеры — Венера Бакиева. Хорга шагыйрь Роберт Миңнуллин, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, фән докторларыннан Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, журналистлардан Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаманов, Флюра Низамова, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов һ.б. танылган кешеләр йөргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100