Вәсилә Фәттахова вафатына 4 ел: «Йолдыздай атылып керде дә, якты эз калдырып сүнде»

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, «Туган як» җырчысы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында, нибары 36 яшендә, бала тудырганда өзлегү сәбәпле, вафат булды. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ханис Хаҗимов күренекле җырчының тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында «Вәсилә Фәттахова» дигән китап бастырган.
«Табигатьтән килгән моң…» Китап авторы Ханис Хаҗимовның әйтер сүзләре Вәсиләне онытырга хакыбыз юк. Вәсилә безнең өчен мәңге тере. Шигырьләр язабыз, ул язган, ул яраткан җырларны җырлыйбыз. Кыска гына гомерендә бик күп изгелекләр, хәтердән мәңге җуелмас, онытылмас җырлар калдырып китте Вәсилә. Үзенчәлекле тавыш ияләре София Ротару, Резедә Шәрәфиевалар сыман, Вәсиләнең дә үзенә генә хас, беркемнеке белән дә бутый алмаслык тавышы, моңы бар иде. «Туган як» җырын да татарлар гына түгел, руслары да, инглизләре дә яратып тыңлый. Әле менә хоккей матчында да Вәсиләнең «Әйтелмәгән мәхәббәт» җырын яңгыраттылар. Урал Рәшитовның да фикерен әйтеп үтәсем килә: «Әле бу гасырда җырлаячакбыз, киләсе буыннар да җырлар. Аның моңы мәңгелек, җырлары үлемсез». Вәсилә бервакытта да дөньялыкта ялгыз булмаган. Аның әнисе һәм әтисе ягыннан да туганнары күп. Әнисенең туганнары Ишмөхәммәт абый, Сания апа һәм Роза апалар бервакытта да Рәзиф һәм Флюза кызларына битараф булмаганнар. Туганнарының балалары бит һәм хәзерге көнгә кадәр хәтсез таралган фикер — Вәсилә белән Әлфия дөм ятим булганнар, дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килми. Вәсиләгә әнисенең туганнары даими ярдәм иткәннәр. Ишмөхәммәт абыйның тормыш иптәше Галия апа язма рәвештә бу фикерне дәлилләде. Һәрбер кешенең язмышы — тормышы үзе бер тарих. Анда бары тик дөрес, гадел фикерләрне калдырыйк. Вәсилә — гади, самими кеше иде. Ул гомере буе кемгәдер ярдәм итәм дип яшәде. Сәхнәгә чыгарга ун минут вакыты гына калса да, берәрсе йомыш белән килсә, һич борып җибәрми, тыңлап, ярдәм итәргә ашыгыр иде ул. Вәсилә — безнең өчен эталон. Кеше гомере — сынау. Вәсилә әлеге сынаулы гомерен үрнәк итеп үтә алган көчле рухлы шәхес. Ул гомере буе бәхете өчен көрәште. Һәр заманның үз җырчылары. Һәм кайсысы турында яза башласаң да, җыр агылгандагы хисләрне, кичерешләрне берничек тә җырчының осталыгын, ул тамашачыга җиткергән якты уйларны бернинди эпитетлар белән дә ак кәгазьгә төшереп бетерә алмыйсың, чөнки җыр илаһи бер нурлы энергиянең агышы. Шуңа нәкъ бертөрле ике тавышның булуы да мөмкин түгел. Вәсиләнең әнисе Флюза Тәлгат кызы да бик оста җырчы булган. Зурәнисе белән янәшә кичләрен моңлы, борынгы башкорт көйләрен суза торган булганнар. Шуңа күрә талант дигән төшенчә — нәселдәнлек җимеше. Фәридә Кудашеваның, Әлфия Афзаловаларның җырларын тыңлап үскән Вәсилә дә бик үзенчәлекле, кабатланмас тавыш иясе иде. Китапта Вәсиләнең балачагы, иҗаты турында искиткеч материаллар, әлегә кадәр билгеле булмаган бик күп фактлар, фотолар билгеле булды. Аның биографиясен аңлап бетерә алдык. Дусларының күплегенә инандык. кырыклап кеше Вәсилә турында күңелләрендә саклап йөрткән җылы, сагынып искә алырлык кадерле хатирәләрен яңарттылыр. Татарстан, Башкортстан җыр һәм сәнгать дөньясы зур югалту кичерде. Республикабызның мәдәният министры Әминә Шәфикованың да сүзләрен әйтеп үтәсе килә: «Вәсилә йолдыз кебек атылып керде һәм якты эз калдырып сүнде». Иң мөһиме Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахованың кешелеклелеге турында бик күп дуслары яздылар. Күп булмаган төзәтүләр белән, төп тәрбияви өлешләрен барлап, китап укучыларга, яшь буын вәкилләренә җиткерәбез. Теләгем шул гына: бу китап-истәлек кыска гына гомердә тамашачы күңелен әсир иткән яраткан җырчыбызның рухына бер дога булып барсын иде! «Кадерлем Вәсиләм турында» Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше Илгиз Абдракипов хатирәләре Вәсилә белән очрашып, танышуыбыз очраклы булды. Айгөл Рәшитова белән 2006 елның сентябрендә Вәсиләнең сеңелесе Әлфияне җирләргә бардык. Айгөл Белорет шәһәренә барырга кирәк дип үтенде. Җеназада катнашу күңел өчен авыр вакыйга булса да, иртән юлга чыктык. Кире кайтканда безнең белән Вәсилә, аның дусты Елена өстәлде.Бу вакыйгадан соң, озак кына күрешми тордык. 2007 елның язында Василәнең ялгыз концертлары башланды. Аның администраторы ярдәм итүемне сорады. Кайбер оештыру эшләрен башкарырга кирәк иде. Мин кулымнан килгәнен эшләдем. Ул вакытта мөмкинлекләрем бар иде. Рәхмәт йөзеннән мине концертка чакырдылар. Вәсилә үзе дә рәхмәт әйтте. Зал шыгрым тулы иде, концерт зур уңыш белән үтте. Мин хәзер Вәсиләне дөм икенче төрле күрдем. Ул күпкә үзгәргән, икенче көнне телефоннан шалтыратып, яңадан рәхмәтен белгертте. Уңышлы чыгышы, халыкның бик җылы каршылавы аны бик шатландырган. Гүзәллектән кеше, ир-ат башын югалта ди бит халык. Вәсилә белән очраша башладык, безнең дуслык мәхәббәткә әверелде. 2007 елның декабрендә Вәсилә көлә-шаяра: «Илгиз, без шулай картайганчы очрашып йөрербез микән», дип әйтеп ташлады. Танышуыбызга ярты ел чамасы булгандыр, мин аңладым. Мөхәббәт дигәннәре шушыдыр. Никахлар күктә укыла диләр бит. Хак икән. 2007 елның 22 нче декабрендә «Россиянка» ресторанында безнең туебыз үтте. Уфаның үзәге шаулап торды. Зифа апа Нагаева туйның тамадасы булды. Ике яктан да туганнар, дуслар җыелган иде. Истә калырлык мөһим һәм күркәм бәйрәм булды. Зифа Валиевна тиешле дәрәҗәдә алып барды бәйрәмне. Аңа гомер буе рәхмәтлебез. Ул безнең гаилә дусты гына түгел, көндәлек киңәшчебез, ярдәмчебез дә булды. Зифа апа зур талант. Ул җырчы да, композитор да, күмәк бәйрәмнәрне алып бару остасы, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дә. Вәсиләгә бик күп җырларын бирде. Бүген Зифа апага барысы өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Вәсилә белән тугыз елга якын гына яшәп кала алдык. Бу безнең иң бәхетле елларыбыз. Вәсилә белән тугыз елга якын гына яшәп кала алдык. Бу безнең иң бәхетле елларыбыз. Ул яшәп калырга ашыкты. Сәнгатьтә әйтер сүзе, җырланмаган җырлары калды. Гаиләбезнең иң кадерле кешесе булды. Ике сабые үсеп килә, бәлки берәрсе җырчы һөнәрен сайлар. Мин алар йөзендә Вәсиләне күрәм. Вәсиләмнең җырлары белән яшим, аларны балаларыма тыңлатам. «Вәсилә безгә Ходайның бер бүләге иде…» Кайнатасы Фәнүз Абдракиповның хатирәләре Мин Илгизнең әтисе Фәнуз абыегыз булам. Вәсилә безгә килен булып төшкәч без бик куандык. Тәүфыйклы, тәртипле, итәгатьле бала. Без аны үзебезнең кызыбыз итеп кабул иттек. Ике улыбыз бар иде, менә Ходай безгә кыз да бирде дип куаныша идек. Ул тормышка икенче яктан карарга өйрәтте. Уңганлыгы таң калдыра иде. Өйдә дә эшли, репетицияләргә дә өлгерә. Дуслары күп булды, кунакка йөрешеп, матур яшәделәр. Сигез елдан артык гомер безнең өчен бәйрәм кебек бер мизгел булган. Нәсимә белән сөйләшеп утырабыз да, елашабыз. Шул еллар искә төшә. Безне ихтирам итте. Шат күңелле иде. Тәртип бозса, Кәримгә эләгә иде — аны почмакка бастырып куялар. Ул башын аска иеп басып тора. Әнисен бик ихтирам итә иде. Ерак җирләргә гастрольләргә барырга туры килсә, әнисенә иярә, аны бик ярата. Шуңа бик тәртип бозмый, «Мама я с тобой!» дип кенә тора. Бик матур гаилә иде. Вәсиләгә, гомүмән, бакчачы буласы калган, бакчаны тутырып төрле яшелчәләр, җиләкләр утыртып тәрбияләргә ярата иде. Дини кеше булып, дөньяның асылын аңлап яшәргә тырышты. Коръән аятьләрен ятлап, биш намазын укый башлаган иде. Әнисен дә үзенә ияртте. Вәсилә балакаем тормышыбызны ямьләп яшәде. Юксынабыз, сагынабыз аны. «Безнең бурыч — Вәсиләнең тормыш гөлләрен үстерешергә ярдәм итү!» Кайнанасы Нәсимә Абдракипова хатирәләре Вәсиләне бер күрүдә үк яраттым. Күренеп тора, тыныч холыклы. Илгиз безне таныштырганда «уз, балакаем» дип каршы алдым. Ул елмаеп, оялыбрак тора. Ипле генә сөйләшә, миңа беренче очрашудан ук ошады бу бала. Вәсилә минем өчен килен генә түгел, сердәш, фикердәш, иң якын дустым, бердәнбер кызым булды. Мин аңа гел «кызым» дип эндәшә идем. Күренеп тора, тәртипле, тәүфыйклы бала. Өй эшләрен йөгереп эшли. Минем кулыма эш тә тими диярлек. Мин Вәсиләне җырлары аша гына белә идем. Артист була алу күп нәрсәне сөйли. Эше күп икәнен беләм, ләкин сәхнәне ярата икән, аңа АллаҺы Тәгалә шулай кушкан. Җырлап тамак туймый, дисәләр дә, гаиләңнең язмышы шул сәхнәгә бәйләнгәч, шунда үзенең бәхетен тапкан, ул сәнгать дөньясының бер вәкиле инде, ул җырлары белән бәхетле. Күңеле чиста, саф, пакъ. Һәркемгә ярдәм итәргә тора, бик абруйлы. Безгә «әткәй», «әнкәй» дип эндәшә иде. Иптәшләре, дуслары күп, кайвакыт, бәйрәм вакытында, безгә җыелалар. Өй тулы кеше булганда үзеңне шуларның берсе итеп сизәсең. Сәнгать, мәдәният кешеләре бик дус, бердәм халык бит ул.  Вәсилә оста пешекче иде, аның пешергән ашларын, пәрәмәчләрен сагынып яшибез. Вәсилә балакаем безнең гаиләгә зур югалтулар, сынаулар аша кунакка гына килеп китте. Әтисе Рәзиф, әнисе Флюзә, туганнары Әлфия, Гөлнара, Гүзәл, Шамиль — җиде кеше юк. Вәсилә сеңелесен үстерәм дип, әни вазыйфасын да үтәгән, слесарь- сантехник та, аш-су пешерергә дә оста иде. Белорет кызы татар коймакларын шулкадәр тәмле пешерергә кайдан өйрәнде икән дим. Вәсилә Белорет якларында туып — үскән. Башкортстаныбызның иң матур, хозурлыкка күмелгән төбәге ул. Безнең белән танышкач, безне дә Белорет якларына алып китте. Без дүртәү бардык. Бик яхшы әзерләнеп каршы алдылар — Роза апасы, аның тормыш иптәше Иван Петрович, күп сандагы туганнары, дуслары, безне кунак иттеләр. Бик бердәм, туганлыкны бәһаләүче, ихтирамлы халык булды безнең яңа туганнар. Без гел кунакларга йөрешәбез, Илгизнең йомышлары чыга калса, аларга керми китмибез. Ошадылар алар безгә. Әле дә туганлашып яшибез, Аллага шөкер! Бик сагынабыз Вәсиләбезне. Язмыш инде. Бигрәк әрәм булды, яши генә башлаган идек. Илгиз белән бер-берсен аңлашып, яратышып яшәделәр. Кибеткә, шәһәргә чыксак: «Әни кайтыйк, Илгиз эштән кайта, ашарга әзерләп торыйк», — ди торган иде. Кәримнең дөньяга килүе барыбыз өчен дә шатлыклы хәл булды. Көтеп алынган кунак кебек — Ходай бүләге. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ишәегез, калебләребез зур булыр дип әйтеп калдырган. Бер ел үтүгә, туган көнемә зур бүләк — чәшке тун алып бирде. Безгә килгәнче үк үз фатиры бар иде. Кәрим балакаем бигрәк әнисен ярата иде. Күңелемне, җанымны өзгәне шул. Беркөнне бу әйтеп салды: «Әгәр мөмкин булса, әнигә үз гомеремне бирер идем. Барыгызга да мәңгелек гомер телим». Нинди тирән фикерләр, уйланулар. Бала күңеле әнисен сагына. Камиләсе әнисенең архивтагы җырларын ихлас тыңлый, җыр тәмамлануга елап җибәрә. Ул бит әнисенең кулында да булмады, аның күкрәгенә дә ятып карамады. Табигатьтә ниндидер илаһи көч, без аңлый алмаган биотоклар бар, димәк. Барысы да Ходай кодрәтеннән, аның теләге белән корылган фани дөнья. Аллаһның бар һәм бер икәненә ышанып яшәргә тиешбез. Шәригать алдында безнең бурыч — Вәсиләнең тормыш гөлләрен үстерешергә ярдәм итү! Хак Тәгалә барын да күрер, белер, тиешле бәһасын юллар. Кайгы белән шатлык янәшә йөри диләр. Бик дөрес әйтелгән. Дусларыбыз артты. Роберт белән Фәридә бездә еш булалар. Байтиряковлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдус Тямаев һәм башка күпләр элекке кебек безне ташламыйлар. Рәхмәт, ярдәм кулы сузган күп сандагы дусларга. Бергә булыйк, бергә яшик, алай тормыш барыбер җиңелрәк! «Хәтер вакыттан көчлерәк…» Вәсилә белән Илгизнең якын дусты, популяр җырчы Фирдүс Тямаевның хатирәләре Илгиз Абдракипов (Вәсиләнең тормыш иптәше) ул вакытта администратор булып эшли иде. Таныштык. Вәсилә белән икесе минем Уфадагы беренче концертымны оештырдылар. Бу минем өчен зур вакыйга булды. Илгизнең фатирына кунарга кайттык. Төне буе сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шул вакытта Вәсиләнең ир хатыны буларак бер сыйфатына игътибар иттем. Ипле генә өстәл кырына килеп сыйлап-кыстап китә, ләкин ирләр сөйләшкәндә тыгылмый, тыныч, мөләем генә хуҗабикә ролен үти. Ә бит ул заманда ук танылган, халыкның яраткан җырчысы иде. Сөйләшкәндә дә ул чын дипломат иде. Акыллы хатын — өй бизәге шул. Озак тормыйча, алар Казанга гастрольләр белән килделәр. Вәсилә сәхнәдә бик тыйнак, сабыр, гадилеге белән тамашачыны җәлеп итә иде. Менә шулай безнең гаиләләр дуслыгы традициягә әйләнде. Шул вакытта Вәсилә белән Илгиз арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә игътибар иттем. Бер-берсен ярты сүздән аңлый торган парлар бик сирәк бит. Һәм еллар үтү белән мин үземне бик бәхетле ир-ат дип саныйм. Минем Резедәм дә Вәсиләгә ошаган. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын», дип әйтеп калдырганнар борынгылар. Вәсилә минем иҗатымны күзәтеп барды. Икебез дә композиторлар, яки автор — башкаручылар буларак, безнең уртак җимешләребез күп иде. Ул минем Диләрә Солтанова сүзләренә язган «Мәхәббәтем» исемле җырымны үзенең репертуарына кертте, хәтсез вакыт аны бик теләп җырлады. Вәсилә тамашачыга ихтирамлы булды. Һәрвакыт концертларда тере тавыш белән чыгыш ясады. Тамашачылар да Вәсиләне онытмый. Хәтер вакыттан көчлерәк шул. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова туган җанлы кеше иде. Апаларына, абыйларына һәрвакыт ярдәмчел булды. Һәм күпләребездән аермалы буларак, иҗатны узып, аның өчен гаилә беренче урында булды. Балалар турында сөйләшә башласаң, Кәримне теленнән төшерми. Менә шулай инде ул. Ир бала туса, әнкәйнең бөтен мәхәббәтен үзенә җәлеп итә. Яраттыра, күңел кошына әйләнә. Мәскәүдә «Татар җыры» концертлары барганда, сәхнә артында да, грим бүлмәләрендә дә гел Кәримне сагынып сөйли иде. «Милли моңнар бишеге» Григорий Байтеряков истәлекләре 2000 елның җәе бу. Вәсилә белән Айдар, бу шәһәрдә урнашкан «Мастер» студиясенә махсус килделәр дисәң дә була. Аңлап торам, алдан сөйләшкәнчә, Вәсилә үзенең беренче дискын чыгарырга уйлый икән. Айдар Ганиевич мәсьәләне кыска тотты. «Бездә бик талантлы яшь кызыкай эшли башлады. Беренче дискын чыгарырга ниятли. Без аның белән ул альбомны ике ел әзерләдек», диде. Менә, ниһаять, ул шатлыклы көн. Яздыру дигәннәре бик сыйфатлы үтте, бугай. Моны җырчыларның нурлы йөзләреннән аңлап була иде. Бу җыр бөтен туган илебезне яулап алган иде инде, һәр почмакта, урамнарда, машиналарда яңгырый. «Туган як» җыры иде ул. Иң популяр, интернациональ хитлар исәбенә кереп китте ул һәм аны тагын да зуррак аудиториягә тарату гомүм бер бурыч булып тора. 2002-2003 елларда «Туган як» иң күп сатылган альбом булды. 2012 елда Вәсилә Фәттахова «Мастер-шоу» концертында Резидә Байтерякова белән «Уфа кызлары» исемле җырны дуэт белән башкардылар. Бу җырга клип төшерергә җыенганнар иде. Ләкин язмыш икенче төрле хәл итте. «Умырзая» исемле җырны Вәсилә аеруча зур эчке кичерешләр, тойгылар белән башкара иде. Халкыбызның борынгы җыры да бар шундый. «Умырзая» бик тиз башын аска ия… Халык һәрвакыт артист тормышы белән кызыксына. Вәсиләнең тормышында яңалыклар, авырлыклар, сынаулар бигрәк күп булган шул. Шуларны онытмасак иде. Артист халык өчен яши бит, ул халыкның талантлы бер вәкиле!