“Татарстан” радиосының 90 еллыгына 9 тарихи факт
Быел “Татарстан” радиосы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Гыйбрәтле тарихи юл узган радио бүгенге көндә дә үз кыйбласына тугры калды.

Илдә радио инкыйлабы Казаннан башланган
1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданында телефоннан сөйләшүне көчәйтүче рупор куела. Ул хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче мөһим чарага әверелә. Берничә көннән “Известия” газеты бу хактагы хәбәрне бөтен илгә тарата: “Казан шәһәрендә инженер Чистовский уйлап чыгарган телефон көчәйткече эшләтеп күрсәтелде. Телдән газета рупор аша укылды. Әлеге ачыш меңләгән кешеләрдә соклану тудырды”. Бу хәбәр Владимир Ленинның игътибарын җәлеп итә. Ул Совнарком секреаре Н. Горбуновка күрсәтмә бирә: “Иптәш Горбунов! Мин бүген Казанда телефон тавышын көчәйтүләре турында укыдым. Сынап карау бик әйбәт нәтиҗәләр биргән. Тикшерегез! Әгәр дөрес булса, Мәскәүдә һәм Питерда да куярга кирәк!”Горбунов күрсәтмәсе белән Казаннан аппаратлар сатып алына, 1921 елның май ахырларында Мәскәү Советы бинасына рупор урнаштырыла. Шуннан соң озак та үтми, яшь совет хөкүмәте бер-бер артлы илдә радио челтәрен җәелдерүгә юнәлдерелгән тугыз мөһим декрет кабул итә. Россиядә радио инкыйлабы Мәскәүдән түгел, ә Казаннан башланган!

Татар радиосы Шамил Усманов фидакарьлеге нәтиҗәсендә эшли башлаган

Радионың тәүге бинасы - татар театры


Татарның беренче дикторы - Гадел Кутуй

Татар радиосыннан Владимир Маяковский чыгыш ясаган
Ш.Усманов радио эшчәнлеген оештырганда аның тирәсенә артистларны, язучылар, композиторларны туплый. Спектакльләр еш тапшырыла. Төрле телләрдә тапшырулар да оештырыла. Байтак музыкантлар чыгыш ясый. 1928 елда татар радиосыннан мәшһүр рус совет шагыйре Владимир Маяковский да чыгыш ясаган.“Сихер түгелме икән"?..
Гади авыл халкы арасында әлеге сорауны бирүчеләр дә булгалаган. Радио ул вакытта гади халыкта гаҗәпләнү уяткан, аңа сәерсенеп, ышанмыйчарак караган кешеләр дә бик күп очрый. Ничек инде кечкенә генә тартмадан кешеләр тавышы, музыка ишетелергә мөмкин? Төрле авыллардан халык үз делегатын радио белән танышып кайтырга җибәргән чаклар да билгеле. Радиостанциягә хатлар да күп килә торган була. Аларның барысына да Шамил Усманов шәхсән үзе җавап биргән.Татарны радиолы иткән Шамилнең фаҗигале үлеме
Инкыйлабка кадәр үк партия стажы булган большевик, Гражданнар сугышы комиссары, танылган һәм талантлы язучы ул. “Кызыл легион комиссары”, “Революция солдаты”, “Инкыйлаб яучысы һәм елъязмачысы”, “Татар Фурмановы”, “Гасыр батыры” – Шамил Усманов хакындагы кайбер язмаларның баш исеме шулай яңгырый. Гражданнар сугышының данлыклы герое Блюхер белән иңгә-иң көрәшкән Ш. Усмановка да, Блюхерны кулга алгач, Сталин хакимиятенең шикләнүле карашы төбәлә. Троцкий, Зиновьев, Тухачевскийлар белән очрашкан, турыдан-туры аралашкан татар революционерына бәйләнер җирлек эзлиләр. Аның тырнак астында казына башлыйлар. “Чит ил разведкасы агенты”, Гражданнар сугышының чын тарихына яла яга”, “Үткәннәрне бозып күрсәтә,” дигән гаеп тагалар. Тискәре геройларының цитаталарын күпләп китерәләр, “әсәрләрендә җитлекмәгән, аңы үсмәгән кызылармеецларны яктырта” дигән зәгыйфь сылтау уйлап чыгаралар. Шушы кечкенә генә уйдырмалардан язучыны чын-чынлап төрмәгә тыгарлык тау кадәр сәбәпләр фабрикацияләнә. 1937 елның 8 апрелендә аны кулга алалар. “Компетентлы” органнар революционер Усмановның нык торуын, бернинди күрсәтмәләргә дә кул куймавын белеп торганнар. “Тикшерүчеләр аны атна буе йоклатмыйча, алмаш-тилмәш сорау алуга йөртеп изалый – “конвейерга куя”; билдән йә муеннан бозлы суда тота, кыйный, кимсетә, ашатмый интектерә. Ләкин Пенза ягы егете таза тора, әле кырык та тулмаган ирне соңгы допросларның берсенә хәлсез-аңсыз килеш өстерәп барганнарын күреп калалар. Ул инде тәмам элеп киптергән кебек була. Хәрби күнекмәләр, физик чыдамлык, түземлелек ягыннан татар язучылары арасында аңа тиң тагын берәрсе булдымы икән әле?” – дип яза Рафаэль Мостафин. Черек күлнең эчке төрмәсендә Шамил Усманов үз-үзен үтергән, дигән сүз тарала. Имештер ул, соңгы сорау алу вакытында коточкыч гаепләүләргә кул куярга ризалаша. Тикшерүче аңа гади тимердән эшләнгән очлы каләмен суза. Усманов аны беркавым тотып тора да ...бар көченә шуны күзенә кадый. Каләм аның миенә үк барып кадала. Шамил шундук җан бирә. Татарстан радиосының чишмә башында торган данлыклы оештыручы легендар шәхес Шамил Усмановның гомере шулай чикләнә.Бөек Ватан сугышы елларында яңалыклар татар телендә Мәскәү тапшыруларыннан алда бирелгән
Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газет-журналлар ябыла. Ә радио, киресенчә, үсеш ала. Бу чорда информацион программалар арттырыла, эфирда музыкага киң урын бирелә. Сугышка кадәр 6 сәгать 30 минутта эфирга чыгып,тәүлегенә 2 сәгать ярым эшләгән булса, 1941 елның сентябреннән 5 сәгать 30 минутка күчерелеп, 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Верховный башкомандующий приказлары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелгән.Легендар радио 90 еллыгын ярым подвалда каршылады...
Театрның бер бүлмәсендә эшләп торган радио студиясе 1930 елда Карл Маркс урамындагы Татарстан Милли китапханәсе урнашкан өч катлы купшы бинага күчерелә. Ә 1939 елда исә, радио М. Горький урамындагы 15 йортка – совет чорында тулай торак хезмәтен үтәгән (сәүдәгәр Кекин биналарының берсенә) күчерелә. Бу фактны Ш. Усмановны халык дошманы дип кулга алу белән дә бәйлиләр. Коллектив бу бинада 2007 елга кадәр эшли. Ә аннан соң, “Татарстан” радиосы Ш. Усманов урамындагы бинага барып урнаша. 90 еллык тарихы булган коллективның ярым подвалда эшләп ятуы гына күңелне тырный. 1948 елдан сакланып килгән радио архивы материалларының совет чорында төрле сәяси шаукымнар аркасында юкка чыгарылганы, кайберләренең бөтенләй яндырылган булулары да мәгълүм.