Керәшенчә Алма спасы: кызларны матур булсыннар өчен алма суы белән коендырдылар | intertat.tatar

Керәшенчә Алма спасы: кызларны матур булсыннар өчен алма суы белән коендырдылар

Узган пәнҗешәмбедә керәшен халкы Алма спасы бәйрәмен билгеләп узды. Алар Казансу елгасы буенда борынгы йоланы торгызырга дип җыелды. Бу гореф-гадәт нидән гыйбарәт? Ни өчен бәйрәм нәкъ менә урманлыкта үтте? Бу турыда «Интертат» репортажында.

Алма спасын күпләр ишетеп белсә дә, аның элек ничек үткәрелгәнен бик азлар гына белә. Чөнки бүгенге бәйрәм борынгысыннан бик нык аерыла. Хәзер аны күбесенчә мул уңыш җыеп алыр өчен уздырсалар, элекке бәйрәмнең асылы күпкә тирәндәрәк ята.

Алма спасы көнне башкалабызда яшәүче керәшен кардәшләребез онытылып бара торган бу йоланы яңадан торгызырга, танытырга ният кылып, Казансу буена җыелды. Әлбәттә, һәр эштә башлап йөрүче кирәк. Ул Алма спасы тик торганда гына үзеннән-үзе янә зурлап уздырыла башламый бит инде. Кем дә булса арттан «төртергә», алдан «өстерәп» барырга тиеш.

Бу юлы да әйдәп баручысыз булмады. Алма спасы йоласын керәшен активисты Аграфена Васильева оештырды. Ул Татарстанда яшәүче керәшеннәргә дәшеп, Казансу буенда чын бәйрәм үткәрде. Хәзер барысы турында да тулырак.

Казанның Гаврилов урамындагы урманда, Казансуның кешеләр бик белеп бетерми торган урынында узды бәйрәм. Һәр көн саен барып, күреп йөри торган җир булмагач, кунаклар тиз генә таба алмады бу урынны. Кунаклар гынамыни… Үзем дә 15 минутка якын эзләдем аны. Югыйсә, Аграфена түти белән моңа кадәр телефоннан сөйләшеп, кайда, ничек барасын аңлашкан идек.

Шулай бераз әйләнә-болгана йөри торгач, таптым мин бу җирне. Чыннан да, кеше күзеннән читтә икән шул. Юлдан эчкәрәк кереп китәсең дә, сукмак буйлап бара торгач, аланга килеп чыгасың.

Мин килгәндә, кеше күп түгел иде әле анда. Аграфена түти белән тагын берничә хатын-кыз иде. «Беренче тапкыр үтә шул әле, кеше шуннан артмас та инде», — дип уйлана торган арада, мин килгән сукмак буйлап тагын берничә апакай килеп җитте. Беренче тапкыр үтсә дә, халык байтак җыелды бит инде монда хәзер: егерме бишләп кеше булгандыр анда.

Шулай матур итеп җырлый-җырлый киләләр дә: «Кызлар, арулармы сез? Бәйрәм белән барыгызны да!» — дип башкаларга кушылалар. Шул арада кунаклар да, монда беренче килүчеләр дә өсләренә кып-кызыл, озын, матур күлмәкләр киеп, тәңкәләр тагып учак янына китте. «Нәрсәгә икән анда учак?» — диярсез. Ничек нәрсәгә булсын? Алмалар пешерергә! Кояшта пешмәс бит инде ул. Алай дисәң… Ул көнне кояшта алма түгел, үзеңнең дә пешүең ихтимал иде…

«Бу көнне бабаларыбыз кызларны алма суы белән юган»

Шулай итеп, Аграфена Васильева учак ягарга кереште. Учак дигәннән, ачык җир өстендә түгел иде ул. Алайса: «Болай да янгыннар күп, нинди учак ягу бу вакытта?!» — дип ачуланырсыз. Монда учакны махсус бетон савыт эчендә яктылар. Дөрләтеп түгел, бер чиләк су җылынырлык итеп кенә.

«Алма спасында борынгы бабаларыбыз казанга, чиләкләргә су салып кайнатып, шунда алма пешереп, алма суында кызларны юа торган булганнар. Бу онытылып барган йоланы бүген эшләргә маташу иде исәбем. Советлар союзы вакытында, гомумән, тыелган нәрсәләр иде бу. Әбиләр, кеше күрмәгәндә, шушы суны мунча артына алып чыгып коендыралар иде. Коендырганнан соң, башка бистәр ябалар. Чигелгән, сугылган иде элекке бистәрләр», — дип чиләк астындагы йомычкаларга ут төртеп җибәрде Аграфена түти.

Эшли-эшли сөйләвен дәвам итте ул. «Менә шушы су кайнап чыга да алма салабыз. Алмалар кабарып чыккач, кызларны баштан-аяк алма суы белән матурлыкка коендырабыз. Кызларны эчке күлмәктән калдырабыз. Чөнки сылу гәүдәләренә күз тияргә мөмкин», — диде ул.

«Матурлыкка, гүзәллеккә, сафлыкка, чисталыкка, тазалыкка булсын…»

Шул арада чиләктәге су кайнап та чыкты. «Әйдәгез әле, кызлар», — дип Аграфена түти янәшәсендәге апаларга алма салырга кирәк дигән ишарә ясады. «Аллага тапшырдык, матурлыкка, гүзәллеккә, сафлыкка, чисталыкка, тазалыкка булсын. Буй-сыннары тигез, тәннәре исән-имин, таза-сау булсын», — дип алмаларны чиләктәге суга төшерделәр.

«Кабарып та килә. Шушы алма суы белән кызлар гына түгел, авыл җирендә яшь хатыннар да юына иде. Матурлык бит ул һәркемгә кирәк: әби-чәбиенә дә, бәбиенә дә, кызына да, кияүгә чыкканына да, чыкмаганына да. Әүвәлдә: „Кызларның битләре тулы алма кебек, пешкән алма төсле, алсу алма кебек бит аның битләре“, — ди торган булганнар. Моны юктан гына әйтмәгәннәр. Чөнки бу борынгыдан, мәҗүсилектән килгән гореф-гадәт. Ә керәшен халкында мәҗүсилек көчле булган. Кызганыч, хәзер бу йола югалып бара. Мин шушы гадәтне кайтару, яшьләргә җиткерү максатыннан бәйрәмне үткәрергә булдым», — дип чүмеч белән алмаларны әйләндереп торды Аграфена апа.

Кызларны ир-ат күрсә, күз тия

Элек кызлар коенган җирне каплап куя торган булганнар. Ул вакытта урманда булмаган шул бу йола. Шуңа да ир-атлар күрмәсен дип, кызлар чаршау артында коена торган булган. Ә монда, урманда, якын-тирәдә бер егет тә булмагач, корылмалар төзеп тормадылар. Кызлар да шәп-шәрә түгел, ә эчке күлмәктән коена.

«Аллага шөкер, бүген монда ир-атлар юк. Шуңа күрә чаршаулар кормый гына, ә-әнә тегендә, читтәге агачлар белән уратып алынган бер матур, ямьле генә җирдә коендырабыз», — диде бәйрәмне оештыручы.

«Алманың яртысын аша, яртысын җиргә ташла»

Бу гына да түгел, бу көнне өлкәннәр им укып, ягъни изге теләкләр теләп, кызларга алма бирә торган булган. Шул кыз алманы битенә сөрткән. Имләгән кеше аңа: «Яртысын аша, яртысын җиргә ташла», — дигән. Җиргә ташлау берәр агач төбенә күмеп куюны аңлаткан. Шулай итеп кызлар алманың яртысын ашаган, ә икенче яртысын агач төбенә күмеп куйган.

«Әйтәм бит, ул вакытта бездә мәҗүсилек көчле булган. Иртә белән торышка теге алманың яртысы агач төбендә булмаган. Аны йә эте, йә мәчесе ашы торган булгандыр инде. Ә кызлар: „Җир анабыз безнең ризыкны кабул иткән. Алма урынында юк“, — дип шатланганнар. Бу йола да онытылып беткән. Аны хәзер беркем дә эшләми. Әүвәлгеләрдән яздырып алып, үзем дә эшләгән имнәрем янгын вакытында янып бетте. Хәзер аларны яңадан торгызам», — диде Аграфена Васильева.

Алмалы суга изге су кушасы

Шул арада алмалар күпереп чыкты. Чиләкне уттан алдылар. Аның урынына алма тутырылган чуенны утырттылар. «Әле моның белән генә бетми. Суны коендыра торган җиргә алып баргач, шушы алмалы суга Хач ману көнендә алып калган суны кушабыз. Шуннан соң гына кызларга сибә башлыйбыз», — диде ул. Ике сылу апакай чиләкне тастымал белән тотып, коендыру урынына алып китте.

Алма суын тиешле җиргә илтеп куйганнан соң, күмергә алма тутырылган чуенны утыртып куйдылар. Озак тормады ул анда. Болай да мәмрәп, изелеп торган ал алмалар берничә минут эчендә пешеп өлгерде. Ә бу чуенны соңыннан табынган куялар икән.

Бу пешкән алмадан авыз итәр өчен эшләнә. Алмаларның да төрлесе куела икән әле: яңа өзелгәне дә, күптәнрәк җыелганы да, пешкәне дә. Алма спасы булгач, алмасыз булмый инде. Шуңа күрә алма сыйлары моның белән генә тәмамланмый. Табынга алма бәлеше, пирог, изелгән алмадан ясалган коймак та, компот та чыгарыла. Болары бераз соңрак булыр. Табынга хәтле әле кызларны коендырасы бар.

«Хатыннар, толымын сүтегез»

Кызларны коендыру урынына чакырдылар. Агачлар арасындагы кечкенә генә ачыклыкта хатын-кызлар түгәрәккә басты. Коендырасы кызны алга дәштеләр. Аграфена түти: «Хатыннар, әйбәтләп карадыгызмы, якын-тирәдә ир-атлар юкмы?» — дип сорады. «Юк-юк, тыныч», — дип җавап кайтардылар аңа. Коенасы кыз әкрен генә өстендәге кызыл күлмәкне салып, эчке күлмәктән генә калды. «Хатыннар, толымын сүтегез, үзе сүтәргә тиеш түгел ул аны», — дип хатын-кызларга сылуның чәчен сүтәргә кушты Аграфена түти.

Әзерләнеп беткәч, алмалы суга Хач ману көненнән калган суны кушып, чүмеч белән кызга сибә башлады Аграфена апа. «Аллага тапшырдык. Саулыкка, сафлыкка булсын, тәнең таза, битләрең матур булсын, дүрт саның тигез булсын, балакаем», — дип кызны баштан-аяк алмалы суда коендырды. Коендырып бетергәннән соң, башка апалар кызның битен бистәр-сөлге белән сөртеп, читкәрәк озатты. Шулай итеп берничә кызны коендырып алдылар.

Алма суы белән юынган кызларның берсе безнең белән дә сөйләшеп, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Марина Тараканова, Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең иҗат жанрлары буенча белгече:

Үзем Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан. Алмалы суда беренче тапкыр коендым. Чөнки безнең якларда мондый йолаларны үтәмиләр. Йолаларны күтәрергә кирәк. Чөнки аларны саклап калу, киләсе буынга тапшыру — иң төп бурычларыбызның берсе.

Коенганнан соң күңелгә ниндидер тынычлык иңә, рәхәт булып китте. Кызу көндә өскә су сипкәч, тән дә сулап куя. Бу су безнең киләчәк тормышыбызга зур йогынты ясаячак. Теләгән теләкләребез дә торышка аша. Әлегә кияүдә түгел, кияүгә чыгарга җыенам. Булачак ирем бүген миңа көч биреп торырга килде.

Кызлардан соң, апалар үзләре дә алма суы белән юынды. Тулысынча түгел, ә битләрен генә. «Битләребез алмадай ал булсын, яшәреп китик», — дип битләренә алма суы тидерде алар.

Аннан соң бәйрәм кунаклары чирәмгә җәелгән җәймә артына узды. Табын иде ул. Анда алмадан пешерелгән төрле тәм-томнар, коймак, бакчада үскән сый-нигъмәтләр иде. Беренче эш итеп, коенган кызларны алма компоты белән сыйладылар.

«Тазалыкка-байлыкка, исәнлеккә булсын», — дип ширбәтле алма суын кызларга тапшырды Аграфена түти. Алардан соң алма суы белән башкалар да сыйланды. Табын артында рәхәтләнеп керәшен җырларын көйләп, үзара аралашып утырды кунаклар. Бу табын Алма спасы көнендә кызларны матурлыкка алма суы белән коендыру йоласының матур азагы булды.