Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Алмаз Монасыйпов: «Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы»

Җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы Алмаз Монасыйповның (1925-2008) "Ватаным Татарстан" газетасында 1998 елның 3 апрелендә чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Композитор Алмаз Монасыйпов: «Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы»

(Әңгәмәдәш — Ирина Маврина)

Казан Нәҗип Җиһанов, Фуат Мансуров, Софья Гобәйдуллина, Алмаз Монасыйпов һ.б.шәхесләре белән горурлана ала.

Алмаз Закир улы Монасыйпов үзенең яраткан Казанында еш булмаса да, килүендә журналистлар белән очрашырга да, җырчылар белән эшләргә дә вакыт таба. Ул февраль аенда «Шәрык клубы»ның кунагы булды. Мин аның белән шунда очрашып, берничә сорау бирдем.

Сез инде берничә ел Мәскәүдә яшисез. Сезнең өчен Казан нәрсә ул?

Казан — туган җирем, миңа аның ташларына хәтле якын.

Музыкаль биографиягездә мәгърифәтле ата-анагыз нинди роль уйнады?

Безнең гаилә музыканы ярата иде. Әти — скрипкада, әни рояльдә уйнады. Аларның йогынтысы зур булды.

Беренче әсәрегезне кайчан яздыгыз?

Беренче әсәремне 28 яшьтә яздым. Әхмәт Ерикәй шигырьләренә язылган романс иде алар.

Элеккеге әсәрләрегезне бүгенге концертларыгызга кертәсезме?

Аларга карашым бүген дә үзгәрмәде, мин алар өчен оялмыйм.

Мәскәүдә яшәп һәм иҗат итеп, сез үзегезне татар композиторы дип саныйсызмы?

Кайда гына булсам да, мин, һичшиксез, татар композиторы. Гәрчә кайчак рус көйләре язсам да. Мәсәлән, русча иҗат итүче татар авторы В.Абдуллинаның шигыренә язган көем бар.

Мәскәүдә соңгы концертыгыз кайчан булды?

Мәдәни элита җыела торган «Интеллектуал» клубында 1996 елда узды ул. Аны шәһәрнең «яңа татарлары» оештырган иде. Шул ук елны шул ук концерт Санкт- Петербургта да уңышлы үтте. Аларда мин көй язган җырлар башкарылды. Оныгым Мартина фортепианода пьесалар уйнады. Уфадан җырчы Идрис Газиев килгән иде. Ул минем «Тукай ритмнарында» дигән вокаль-симфоник поэмамны башкарды.

Мәскәү музыкантларыннан кем белән аралашасыз?

Андыйлар юк. Үзара яхшы мөнәсәбәтне дусларча мөнәсәбәт белән бутарга кирәкми. Бәлки, чын дуслык яшьлектә башланадыр?..

Күп кенә композиторлар шәһәрдән читтә иҗат итәләр. Ә сез?

Өйдә эшлим. Үз вакытында музыканы иҗат йортларында яза идем.

Сезнең әсәрләрне оныкларыгыз башкара. Алар өчен махсус язасызмы?

Юк, мин бөтен кеше өчен язам, ә алар уйный.

Аларның уенына бик катгый күзлектән карамыйсызмы?

Алар миннән курка, чөнки бик кырысмын. Ләкин оныкларым әйткәнне тиз отучан, шундук кирәгенчә эшлиләр.

Сез ничектер, хыяллану зарур нәрсә, дигән идегез…

Мин болай хыялый кеше түгел. Бервакыт тормыш шундый катлаулы, хыялланырга ярамый, дигәннәр иде. Моның белән риза түгел мин. Тормыш гүзәл һәм гаҗәеп нәрсә, шуңа күрә хыялланырга кирәк.

Эшне кайчан онытып торасыз?

Дуслар арасында булганда. Мин ял итә белмим. Кайчак балык тотарга китсәм генә инде…

Хәзерге вакытта нәрсә иҗат итәсез?

Ел ярым инде Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге радио һәм телевидение оркестры белән эшлим: аларга яңа язмаларымны алып кайтам. Гадәттә, алар бик җитди аккомпанемент башкаруында гына җырлана. Оркестрга кушылып башкарыла торган ул әсәләрем җыр да, романс та, ария дә түгел. Алар… үсешле, бик драматик музыка.

Алмаз Закир улы Монасыйпов (1925 елның 11 июле — 2008 елның 23 июле) — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.Ул — җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы.

Аның иҗатында төп урынны симфоник әсәрләр алып тора. Алмаз Монасыйпов 1963 елда Беренче симфониясен яза. Икенчесендә — Муса Җәлил симфониясендә (ми минор, 1968) — ул шагыйрьнең батырлыгын һәм трагик язмышын сурәтли. 1974 елда ул 3 симфония яза, 1980 елда 4 симфониясенең премьерасын күрсәтә. «Тукай аһәңнәре» дигән әсәрен композитор вокал-симфоник поэма дип билгели.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100