Безнең каллиграфия үзенчәлеге: Төркиядә ирләр генә эшләгәнне татарда кызлар башкара | intertat.tatar

Безнең каллиграфия үзенчәлеге: Төркиядә ирләр генә эшләгәнне татарда кызлар башкара

Җомга көнне Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе ачылды. Анда рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге, Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның кырыктан артык эше тәкъдим ителде. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында да сүз күргәзмә турында барды.

«Гөлназ Исмәгыйлева-Гатауллина кебек осталар Татарстанда берничәү генә»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев Татарстанда иҗат итүче осталарның профессиональ үсешен билгеләп үтте.

Үзебезнең осталарның профессиональлеге арта. Без аларның шәхси күргәзмәләрен оештырырга әзер. Бу күргәзмәгә соңгы бер ел эчендә әзерләндек. Күргәзмә 2 ай дәвам итәр дип уйлыйбыз. Казан халкы, Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән килгән кунаклар әлеге күргәзмәне күрә ала, — диде ул.

Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Рөстәм Шәмсутов Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның осталыгын, аның башкалардан аерылып торуын әйтте.

Гөлназ иҗатын 10 еллап күзәтәм. Ул — каллиграфия үсешенең икенче дулкынының иң актив рәссамнарының берсе. Ни өчен икенче дулкынмы? Чөнки аның беренчесе туксанынчы елларда иде. Ул вакытта каллиграфия нигезендә күренекле рәссамыбыз Бакый Урманче торды. Ул җитмешенче елларда беренчеләрдән булып каллиграфия сәнгатен профессиональ дәрәҗәдә торгыза башлады.

21 гасыр башында рәссамнарның яңа, икенче дулкыны формалаша башлады. Алар элеккеге рәссамнардан профессиональ белемнәре белән дә, берничә тел белүләре белән дә аерыла. Алар арасыннан Гөлназ аерылып тора. Чөнки аның профессиональлеге дә, шул ук вакытта сәнгатьчә тоемлавы да бар. Каллиграфия кагыйдәләрен генә түгел, ә иҗатыңны заманча итеп халыкка да тәкъдим итә белергә кирәк бит.

Гөлназ иҗатын күзәтсәң, анда төрле этаплар булуын күрергә була. Баштарак аның эшләрендә гарәп телендәге фәлсәфи язмалар төшерелгән геометрик бизәкләр урын алса, соңрак ул, төрки тамырларыбызга мөрәҗәгать итеп, әсәрләрендә төрле билгеләрне сурәтли башлады. Өченче этапта безнең татар шамаилләрен яңадан торгыза. Ул Казан татарларының элек-электән пыяла артына рәсем төшерү сәнгатен яңарта. Мондый осталар бездә берничәү генә. Шуңа күрә Гөлназыбызга зур өметләр баглыйбыз, — диде ул.

  • Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул бит читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр 10 ел дәвамында ясалган

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе авторы Гөлназ-Исмәгыйлева-Гатиатуллина үзе әңгәмәгә тыйнак кына кушылды.

Әлеге күргәзмәдә 10 ел дәвамында эшләнгән шамаил, тәзхибләр тәкъдим ителә. Аларның һәркайсының үз юлы, үз тарихы бар. Кайсындыр аерып әйтеп тә булмый. Чөнки аның һәркайсында тирән мәгънә ята. Эш булсын, дип кенә эшләнгән әйберләр түгел ул. Тематикасыннан алып, кәгазен эшләвенә кадәр — барысын да баштан ахырына кадәр яратып ясадым.

Гадәттә, күргәзмәгә килгән кунаклар: «Шуның кадәр күп мәгълүмат белдек», — дип шаккатып китә. Чыннан да, эшләрнең һәрберсенә зур мәгънә салынган. Монда Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр кергәннәре, пәйгамбәребез хәдисләренең үрнәкләре төшерелгәннәре дә бар, — диде рәссам.

Төркия алтыныннан ясалган тәзхибләр турында

Аның сүзләренчә, күргәзмәдә алтыннан ясалган тәзхибләрне дә күрергә мөмкин. «Күргәзмәдә төрледән-төрле техникалар белән танышып була. Монда татар шамаиле техникасы да, тәзхиб алымы да бар. Тәзхибтә чын алтын кулланып эшләнә. Ул нечкәдән-нечкә кыл, каләм белән башкарыла, ювелир эш дисәм дә була. Аларны башкарып чыгар өчен күп вакыт таләп ителде.

Алтынны Төркиядән алып кайттым. Ул тоз сыман була. Аны кулланыр алдыннан әзерләргә, берничә сәгать дәвамында изәргә кирәк. Шуннан соң гына ул кулланылышка әзер була. Алтынны эшкә төшердек тә, бетте дигән сүз түгел. Аны махсус ташлар белән ялтыратасы да бар. Мәсәлән, Үзбәкстанда алтынны бүре теше белән ялтыраталар. Бу минем өчен ачыш булды», — диде каллиграфия остасы.

Шушы урында Рөстәм Шәмсутов Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызларның гына, ә каллиграфия белән күбесенчә ир-атларның шөгыльләнүен әйтте.

«Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызлар гына, каллиграфия белән күбрәк ир кешеләр шөгыльләнә. Ир-атлар тәзхиб белән шөгыльләнә алмый. Чөнки анда вак детальләр белән эшләргә кирәк. Ир кешенең характерында мондый вак әйберләр белән эшләү сыйфаты җитеп бетми. Бу сәнгатьтә бик кызык күренеш», — диде ул.

Рөстәм Шәмсутов сүзләренчә, Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина тәзхиб белән дә, каллиграфия белән дә оста шөгыльләнә. «Гөлназда синтез бар: ул каллиграфиядә дә бик оста эшли, тәзхибне дә уңышлы торгыза», — диде рәссам.

Бу сүзләргә Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина тәзхибләрнең кайберләрен ясауга берничә ай китүен әйтте. «Тәзхибләрнең кайсыберләрен берничә ай эшләргә кирәк. Әлбәттә, бу бары тик шушы эш белән шөгыльләнүгә дә карый. Сабырлык белән әллә ничә сәгать бер эшне эшләргә кирәк», — диде ул.

Сабырлык турында сүз чыккач, әңгәмәгә Илнур Низамиев та кушылды. «Күргәзмәгә әзерләнгәндә, яңа эшләр дә язылды. Шуңа күрә анда „кайнар табадан“ төшкән эшләр дә бар. Без сабыр гына бу әсәрләрнең әзер булуын көттек. Күргәзмәгә килүчеләр бу эшләрне беренчеләрдән булып күрә», — диде Ислам мәдәнияте музее мөдире.

Шамаилләрдә купшы төсләр кулланырга ярыймы?

Чыннан да, татар халкы элек-электән шамаил, шәҗәрәләр ясау белән бик оста шөгыльләнгән. Ул чордагы шамаилләр, гадәттә, бераз тонык төсләрдә: зәңгәр, сары, яшел булса, бүгенге авторлар борынгы сәнгатькә үз алымнарын кертә. «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе авторы да эшләрендә үз карашын чагылдырган: кайбер шамаилләрдә әллә кайдан күренеп торган кызыл, якты төсләр кулланган. Болай эшләү дөресме икән? Моңа динебезнең карашы нинди? Әлбәттә, автор дин белгече түгел. Шулай да, бу сорауны мин аңа бирергә булдым.

Элек буяуларны кул астында булган материаллардан осталар үзләре әзерләгән. Мәсәлән, Һиндстан осталары буяуларны төрле-төрле ташлардан ясый. Күргәзмәнең берсенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Ул эшләрне карап, үз фикерен белдерде. Бик ошатты. Дин әһеле буларак, аннан андый сорау ишетмәдем.

Дөресен генә әйткәндә, 21 гасырда халыкка ниндидер яңалык кирәк. Бу тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. «Элек алай эшләмәгәннәр бит, мин дә шулай тыйнак кына итеп, соры төсләрдә эшлим әле», — дип булмый. Яңа буын яңача күрергә, яңа алымнар кертергә тиеш.

Эшкә керешер алдыннан, аның ничек булуын алдан уйлап куясың. Кайчак, планлаштырылмаган әсәр дә килеп чыгарга мөмкин. Төс мәсьәләсе дә шулайрак. Чөнки ул иҗат иткән вакытта кичергән хис-тойгыларга бәйле. Кызыл шамаилдә мәхәббәт темасы күтәрелгән, — диде Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина.

Бу сорауга Рөстәм Шәмсутов та җавап бирергә булды: «Берничә ел элек Габделхак хәзрәт күргәзмәсен әзерләгән идек. Аннан: „Нишләп күп эшләрегез кара төстә?“ — дип сорадылар. Ул: „Җитмешенче елларда буяулар юк бөтенләй иде. Мин дегет белән ягулыкны катыштырып, фон ясадым. Пыяласын ватылган теплицадан алдым, рамнарын үзем ясадым“, — дип җавап бирде. Шуңа күрә монда кеше ничек булдыра ала, төсләрне шулай куллана», — диде.

Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев төсләр турында болай диде:

Дөрестән дә, элек шамаилләр башка төстә булган, буяулар да башка материаллардан ясалган. Дини сәнгатьнең үзенчәлеге нинди, аның кысалары кайда? Вакыт узу, буыннар алышыну белән, һәр рәссамның үз үзенчәлеген өстәргә теләве бу кануннар белән ничек тәңгәл килә? Бу — бик катлаулы, четрекле, зур, мәңгелек сорау. Аның турында уйланып әдәбият, сәнгать, фәлсәфәдә йөзәр ел дәвамында «кылычлар сынган». Бу сорауны ачык калдырасым килә. Күргәзмәгә килгән кеше аны үзенә бирсә, бәхетле булыр идем. Җавап бирәме-юкмы — анысы мөһим түгел, — диде ул.