Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакый Урманченың 125 еллыгы: «Халык үз рәссамына лаек булырга тиеш»

23 февраль - рәссам Бакый Урманченың туган көнендә аның 125 еллыгына багышланган кичә булды. Очрашуга рәссамнар, рәссамның замандашлары, дуслары һәм укучылары да килгән иде.

news_top_970_100
Бакый Урманченың 125 еллыгы: «Халык үз рәссамына лаек булырга тиеш»
Расих Фәсхетдинов фотолары

23 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә скульптор, рәссам Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган очрашу булды. Биредә олуг рәссамның төрле елларда иҗат ителгән картиналары белән беррәттән Бакый Урманченың шәхси архивында сакланган материаллар: мәкаләләр, шигырьләр, хатлар да урын алган. Алар бүген тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителде. Хатыны Флора ханымга багышлап язылган шигырьләре белән дә танышу мөмкинлеге бар иде.

Картиналар берничә залда эленгән, шунда ук «Сагыш», «Сөембикә», «Язгы аһәңнәр» сыны да урын алган. Кичәгә рәссамнар, Бакый Урманченың замандашлары, аның дуслары һәм укучылары да килгән иде. Беренчеләрдән булып сүз ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага бирелде.

Без барыгызны да күрүебезгә бик шат. Рәссманың соңгы юбилееннан соң 5 ел гомер узды. Безгә вакытлыча саклауга Бакый Идрисовичның зур архивын тапшырдылар. Анда аның кулъязмалары, шигырьләре кергән. Бакый Урманче заманының фәлсәфәчесе, шагыйре булган, — дип сүз башлады ул.

Директор Бакый Урманченың «Ибн Фазланның Болгарга килүен» хезмәтенең күчермәсен аның төзәтмәләре, аңлатмалары һәм иллюстрацияләре белән бастырып чыгарырга теләвен әйтте. Әлеге китап һәм рәссамның Казахстан, Үзбәкстандагы мирасы хакында күбрәк белергә теләп, соңыннан Розалия ханым белән сөйләшеп алдык.

Бакый Урманченың күргәзмәләрен бик күп ясадык. 5 ел элек төрле җирләрдән җыйган идек, быел исә үзебезнең фонд әйберләре генә. Күргәзмәдә аның да 60 проценты гына урын алган. Бөтенесен дә күрсәтәсе килә, әлбәттә. Аның тормышының төрле этапларын күрсәтү теләге дә бар, ә моңа бик зур урын кирәк. Биш ел эчендә Бакый Урманченың архивын системалаштырып эшләдек. Быел без Бакый Урманченың «Ибн Фазланның Болгарга килүе» күчермәсен татар телендә эшләп чыгарырга ниятлибез. Ул аны күчереп кенә язмаган, ә аңлатмалар да биреп барган.

Шулай ук Бакый Урманченың шигырьләрен дә китап итеп чыгару теләге бар. Алар гарәп графикасында да, татар һәм рус телләрендә булыр дип көтелә.

Бакый Урманче мирасының шактый өлеше әле Казахстан, Үзбәкстан музейларында кала. Хәзер аны монда кайтару бик кыен. Берничә көн элек кенә бу хакта консул белән дә сөйләштем. Тора-бара мондый мөмкинлек булыр дип уйлыйбыз. Анда ул бик күп танылган кешеләрнең этнографик портретларын ясаган. Ул андагы халык белән дә бик дус булган. Казахстанда казах телендә, үзбәкләр белән алар телендә сөйләшкән.

Рәссамның 120 еллыгына без ул җырлаган җырлардан төзелгән җыентык та чыгарган идек. Анда җыр сүзләре, ноталары урын алган һәм әле Бакый Урманченың тавышы сакланган дискы да бар иде, — дип аңлатты Розалия ханым.

«Кулъязмаларының 99 проценты гарәп графикасында»

Бакый Урманченың архивы белән эшләгән филология фәннәре докторы Зөфәр Мөхәммәтшин белән дә әңгәмә кордык.

Кулъязмаларын, шигырьләрен дә күргәзмәдә халыкка күрсәтергә теләдек. Бакый Урманче — олуг шәхес. Ул татар сынлы сәнгатенең йөзек кашын булдырган, беренчеләрдән булып шушы юнәлештә татар шәкертләре тәрбияләгән. Аның укучылары, дәвамчылары сынлы сәнгатьне дөньякүләм мәйданга чыгара алды.

Аның кулъязмаларының 99 проценты гарәп графикасында. Ул мемуарлар өчен бик күп материал туплый. XX йөз башының бик күп шәхесләре турында язып калдырган истәлекләре дә бар. Үзе күреп белгән кайчан, ничек күргән, алар турындагы фикерләренең барысын да теркәп барган, — диде ул.

Бакый Урманченың ике шигыре залга җыелган кунакларга да тәкъдим ителде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Яруллина Энҗе һәм Гибадуллин Илфат Бакый Урманченың «Салтык җирен узганда», «Айгөлем» дип аталган шигырьләрен укыдылар.

Күргәзмә залының берсендә 4-5 рәт итеп тезелгән урындыклар гына җитмәде. Музей хезмәткәрләре килә барган тамашачылар өчен урындыклар чыгарып тордылар. Иң сөендергәне: әлеге чарада яшьләр дә бар иде. Ә менә рәссамның улы Илдар Урманче кичәгә чакырулы булса да, килмәгән.

«Татар җанлы, татар рухлы кеше»

Татарстанның мәдәният эшлеклесе, хор дирижеры, педагог, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Лима ханым Кустабаева рәссамны шәхсән белгән. Бүген ул бирегә оныгы белән килгән иде.

Бакый Идрисович — бик кызык, күпкырлы кеше иде. Ул рәссам гына түгел, бик яхшы скульптор да булды. Иң беренче урынга мин аның татар халык авыз иҗаты белемен куяр идем. Ул халык шигъриятен, көйләрен дә бик яхшы белде. Берсендә үзенең юбилее вакытында ул сәхнәгә чыгып бераз эндәшми торганнан соң, матур итеп татар халык җырын башкарды. Менә шундый иде ул: татар җанлы, татар рухлы кеше.

Безнең танышу мин җыр һәм бию ансамблендә эшләгән вакытта булды. Алар хатыны Флора ханым белән ансамбль концертларына бик еш килә иделәр. Мин аның «Биюче» картинасын күреп, татар халык милли костюмнары эскизларын сорап мөрәҗәгать иткән идем. Шуннан без дуслашып киттек. Без бик еш кунакка йөрешә идек. Шундый очрашуларның берсендә ул минем портретымны да ясады. Ул безнең мәдәниятта үзе бер тулы эпоха, чор.

Соловки утауларына сөрелгән чаклары турында ул еш кына «Минем өчен ул чын академия булды. Анда булмаган булсам, бүгенге Урманче була да алмаган булыр идем, бәлки. Мин анда бик күп белем алдым», — дия иде. Ул анда заманының олы шәхесләре белән утырган.

Тагын бер очракны гына сөйләм үтәм. Бакый Урманченың 90 еллыгы тарафыннан оештырылган күргәзмәгә япон профессорын алып килгән идем. Ул аның эшләрен күреп шаккаткан, бик илһамланган иде. Бакый ага бик якты, рәхәт кеше иде ул, — дип сүзен тәмамлады Лима ханым.

«Аның турында эшләнгән 90 минутлык фильм сакланмады»

Бакый Урманче актриса, тележурналист, директор ТАССРның халык артисты Россия Федерациясенең атказанган артисты Лия Заһидуллинаның ике портретын ясаган булган.

Аның 90 еллыгына мин 90 минутлык зур фильм эшләдем. Кызганычка каршы, фильм сакланмаган. Анда минем шундый җөмләм урын алган иде: рәссам үз халкына лаек булырга тиеш, әмма халык та үз рәссамына лаек булырга тиеш. Бу инде аңа үзе исән чагында ук музей ачарга кирәклеге турында иде.

Аның белән аралашу үзе бер бәхет иде. Минем бер портретымны озак ясады ул — өч елга якын. Миңа ул портрет өчен биек үкчәдә өчәр сәгать басып торырга да туры килгәләде. Ясаганда Бакый Урманче я җырлый, я фарсы телендә шигырьләр укый иде.

Икенче портретымны берничә атна эчендә ясап чыкты. Еллар узган саен мондый олы шәхесләрнең аралашуда никадәр җиңел икәнлеген аңлый барасың. Бакый Урманче — бөек шәхес. Тормыш юлыңда мондый шәхесләр очрату насыйп була икән, димәк, бу сиңа Аллаһның бүләге. Хатыны Флора ханым себер татарлары ризыкларын бик тәмле пешерә иде. Вак кына кияү пилмәннәрен хәтерлим, аның боткалары да үзгә, башка төрле була иде, — дип искә алды легендар диктор.

Бакый Урманченың Казанга кайткач иң беренче зур күргәзмәсе 1960 еллар ахырында булган. Сәнгать белгече, сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Бакый Урманчены мәктәптә укыган чакларыннан ук белгән.

Бакый Урманче минем әтием белән бик дуслар иде. Безгә өйгә еш кына татар интеллигенциясе вәкилләре җыела иде, алар арасында хатыны белән Бакый ага да була иде. Безнең аның белән җитди сөйләшүебез мин институтны бетереп аспирантурага укырга кергәч булды.

Минем дәү әтием Мәскәүдә укучы студентларга стипендия түли торган булган. Бакый ага бу хакта: «Синең дәү әтиең булмаса, мин ул вакытта ачтан үлгән булыр идем», — дип искә ала иде.

Заманында рәссамнар берлеге җитәкчелеге ягыннан Бакый агага карата салкын караш бар иде. Әзрәк көнләшү идеме ул. Бакый ага рәссамнар берлеге кысаларына сыймаган. Аңа алар берничек тә йогынты ясый алмыйлар, Бакый аганың үз фикере бар иде, — диде Гүзәл ханым.

«Бакый Урманче дәресләре иҗатымда тирән эз калдырды»

Әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы Нәҗип Нәккаш та Бакый Урманче белән бәйле үзе белгән, үзе күргән истәлекләре белән уртаклашты:

Минем иҗатымда Бакый ага белән очрашу, аннан дәресләр алу, аның шәкерте булу тирән эз калдырды. 1978 елда без 4 кеше: 2 студент һәм укытучылар аның йортына килдек, аның фатиры да, остаханәсе дә шунда иде. Ул вакытта Бакый ага Тукай музее өчен әсәрләр иҗат итеп маташа иде. Алдына калын алъяпкыч киеп, өтерге белән эшләп утырган чагы. Ул безне каләм тотарга, беренче хәрефләрне язарга өйрәтте, өйгә эшләр дә биргәләде. Каллиграфия үрнәкләрен күчереп яза идек. Бакый ага шушы гарәп язуын өзмичә саклап килгән профессионалларның иң соңгысы булгандыр дип уйлыйм мин.

Рәссам Фәрит Вәлиуллин ул үз хис-кичерешләре белән бүлеште:

Аның картиналарына карагач, боларны бәхетле кеше ясаган дигән уй килә. Сөргендә дә, төрмәдә дә булган дип уйламыйсың да. Ул бервакытта да тормышка зарланмый иде.

Шүрәлене күпләр ясап караган, ләкин нәкъ менә Бакый Урманче аны татарлар тоемлавынча тойган кеше. Шүрәле ул бит шайтан түгел, ул иронияле, җиңел бер күренеш. Менә татарларда шушы усаллык, агрессия булмауны тойган Бакый Урманче. Аның бар иҗаты да шундый якты, — диде рәссам.

 «Аның эшләрен беркемнеке белән бутамыйсың»

Сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова:

Бакый Урманченың һәр эше күңелгә якын. Аның әсәрләре стилистик, тематик яктан да бик төрле. Иң мөһиме: ул һәрвакытта да үз сүзен әйтә белә. Моны иҗатчы өчен иң кирәкле сыйфат дип әйтер идем мин. Үз йөзен, индивидуаль манерасын тапкан һәм милли булып та калганнар бик сирәк. Бөтен төрки, мөселман дөньясы һәм Европа өчен дә ул якын, чөнки анда көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы баланс бар.

Бакый Урманче да һәрбер рәссам кебек эволюция кичергән. Аның баштагы рәсемнәрендә импрессионистик чалымнарны, реализмны күрергә була. Урта Азиядә яшәгән вакытта сеңеп калган төрки дөньяның көнкүрешен дә тоемларга мөмкин. Алар барысы да укмашкан дип әйтер идем мин. Аңарда коры иллюстрация юк, бервакытта да. Ул — хиссиятле рәссам. Күңеленнән, йөрәгеннән чыгарып яза ул.

Төрле стилистик алымнарны үзләштергән вакытта аның миллилеге бигрәк тә калку булып күренә. Ул үзенең тамырын ныграк ачып бирә. Миллилеген ассызыклап күрсәтә. Милли рух күп компонентлардан тора бит. Анда безнең халык сәнгатенең төсмерләрен дә тоясың, анда музыка аһәңе дә яңгырый. Безнең типажларны сурәтләүдә дә чагылыш таба.

Бакый Урманче һәрбер алымны иҗади үзләштерә, һәм шуңа күрә дә ул аерылып тора. Аны Бакый Урманче дип кенә әйтәсең, аның эшләрен башка кешенеке белән бутамыйсың, — дип аңлатты рәссам иҗатын Рауза ханым.

Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган кичә Казан консерваториясенең опера студиясе артистлары концерты белән тәмамланды. 



Галерея: Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган кичәдән фоторепортаж

Урманче Габделбакый Идрис улы - нәкышьче, сынчы, график, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы.

1897 елның 10 (23) февралендә Казан губерниясе Тәтеш өязе Күл Черкене авылында (хәзер Буа районына керә) мулла гаиләсендә туа, башлангыч белемне өендә ала. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1916–1917 елларда – Россия армиясендә. Казан ирекле сәнгать остаханәләрендә, 1920–1926 елларда Мәскәү Югары сәнгать-техника остаханәләрендә укый.

1927 елда И.Сталинга 82 кеше исеменнән язган хатка кул куя. Шуның өчен 1929 елда кулга алына, 1930 елда «милли дошманлык җәелдергән өчен» 5 елга лагерьларга ябылуга хөкем ителә, тоткынлык срогын 1933 елга кадәр Соловки утрауларында үткәрә. 1990 елда аклана.

100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.

Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.

1990 елның 6 августында Казанда вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100